16+

Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән бергә республиканың иң күркәм гаиләләрен кабул итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән бергә республиканың иң күркәм гаиләләрен кабул итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

«Гаилә ул - җылылык, мәхәббәт һәм игелек учагы. Мондагы мөнәсәбәтләр аша кеше шәфкатьле, ихлас күңелле һәм ярдәмчел булырга өйрәнә, милләтнең әхлакый сәламәтлеге формалаша. Буыннан-буынга халкыбызның иң яхшы борынгы гореф-гадәтләре тапшырыла".

Бу сүзләрне бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кремльдә тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән бергә республиканың иң күркәм гаиләләрен кабул итү тантанасында әйтте. Киләсе елга аларның гаилә коруларына да 30 ел булачак.
Республика көне алдыннан дүртенче ел рәттән уздырыла торган әлеге бәйрәм озак еллар кулга-кул тотынышып, тормыш юлын бергә атлаган, күп балалы, уллыкка бала алган; спортчы, төзүче, хәрби, табиб, мәдәният өлкәсендә, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче 53 гаиләне бергә җыйды. Иң яшь гаилә Арча районыннан килгән Зилә һәм Булат Мортазиннар булса, иң өлкәннәре быел бриллиант туйларын уздырган Зоя һәм Иван Костиннар иде.

- Иң мөһиме - гаиләнең гомер озынлыгы түгел, ә аларның бәхетле булуы, бала тәрбияләүгә зур игътибар бирелү һәм республика, үзләре яши торган район үсешенә зур өлеш кертүләре. Безнең бурыч республика халкын әлеге гаиләләр белән таныштыру, - ди Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева.
Әлеге бәйрәмгә чакыру кабул иткән гаиләләр дә менә шушы барлык таләпләргә дә җавап бирә, ди ул. Альбина Шәвәлиева әйтүенчә, моны ачыклар өчен һәр районда оештыру комитетлары булдырылган. Шунысы мөһим: бәйрәмгә ел саен төрле гаиләләр чакырыла.

Рушания һәм Равил Шәрәфиевләр



Кунаклар арасында Рушания һәм Равил Шәрәфиевләрнең дә гаиләсе бар иде. Быел аларның тормыш корганнарына 45 ел тулган.
- Гадәттә, мин беркайчан да беркем каршында да борчылмыйм, әмма бүген дулкынланам. Президентыбыз һәм аның тормыш иптәше белән бер өстәл артында утыру үзенекен итә торгандыр, күрәсең. Әлеге чакыру безнең өчен көтелмәгәнчә булды. Башта гаҗәпләндек. "Без бит әле 45 ел гына бергә яшибез, әллә 50 елга кадәр бергә тора алмаслар дип уйладылар микән?" - дип уйладык. Алай булган очракта да бик әйбәт. Чакырып калыйк, күңелләре булсын дип әйткәнсездер. 50 ел да бергә яшәргә мөмкинбез әле, - дип шаяртып алды Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев.

Шуннан соң ул мондый бәйрәмгә чакыруны, бер яктан, Президент тарафыннан күрсәтелгән зур хөрмәт дип, икенчедән, яшьләргә үрнәк күрсәтү дип кабул итүен әйтте.
- Мин үземне әллә нинди зур, үрнәк булырлык гаилә төзедем дип әйтә алмыйм. Ләкин 45 ел бергә тору, гаиләне саклау ул үзе бер батырлык. Тормышта төрле хәлләр була, ике кеше ярашып та бетәсе бар бит әле. Мондый чакларда мин ачуланышмыйм, дәшми генә торам. Гаилә мәхәббәтсез корылмый, ләкин гомер буена аны саклый белергә кирәк. Гомер көзенә якынлашканда Ромео һәм Джульетта мәхәббәте бетә, аның урынына шуның истәлеге кала. Шашкын гашыйклык хөрмәткә һәм рәхмәт хисләренә әверелә. Раушанияны мин тыйнаклыгы, чиста-пакъ булганы өчен яраттым. Без икебез дә чисталык яратабыз, шул сыйфатларыбыз туры килде. Аннан соң ул ир хатыны булып яратылган. Миңа шундый хатын кирәк иде. Ул минем өчен яшәде. Бәлки, шуның белән кайвакыт үз тормышына авырлык та китергәндер, - диде ул "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесе белән аралашканда.

- Бу бәйрәмгә чакыруны бик гаҗәпләнеп кабул иттек, чөнки мондый очрашуларга күп бала тәрбияләп үстергән, аларны зур шәхес итеп тәрбияләгән гаиләләр килә дип саный идек. Ә без бер ул һәм кыз үстергән гап-гади гаилә. Дөрес, төрле хәлләр булды, утны да, суны да кичтек. Мин гаиләне иң нечкә музыка уен коралы скрипкага тиңлим. Кылларны артык бушатмаска да, тартмаска да кирәк. Гаилә тормышында һәр нәрсәдә дә чама булырга тиеш. Мин гаиләдә смычок ролен үтәдем, - диде Раушания ханым.

Ләйсән һәм Салават Фәтхетдиновлар



Президент гаиләсе белән тантаналы очрашуга тагын бер шәхес - Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов белән хәләле Ләйсән ханым да чакырулы иде. Аларга бу көн икеләтә бәйрәм булды, чөнки нәкъ менә кичә Фәтхетдиновларның туй көне иде.

- Мин ул көнне бик яхшы хәтерлим. Дулкынландым, чөнки мин соң өйләндем. Миңа - 28, Ләйсәнгә 18 яшь иде. Мин шаяртып: "Ул минем хатыным булачак", - дип әйткәндә Ләйсән өченче сыйныфта укый иде. Мин үз сүзендә тора торган кеше! (көлә - Авт.) Ныклы гаиләдә бер-береңә хөрмәт булу кирәк. Хаталарны гафу итә белү дә күп нәрсә турында сөйли. Бервакытта да гаиләләргә ничек яшәргә кирәклеген өйрәтергә кирәкми, һәр гаиләнең үз кагыйдәләре. Ул - аерым бер дәүләт, - диде Салават Зәкиевич.
- Яши башлаган елларны ныграк көнләшә идем, "бу кеше минеке генә" дигән уй әле дә яши, - ди Ләйсән ханым. Аның сүзләрен Салават шаярту белән күтәреп ала: "Хәзер инде минем беркемгә дә кирәгем юк".
Фәтхетдиновлар 1987 елның 5 нче августында никах укыткан булган.

- Быел без 5 нче августны беренче тапкыр билгеләп үтми калдык, чөнки минем шәһәрдән киткән чак иде, Салаватның концертлары булды. Ә болай никах көнен без ел саен билгеләп үтәбез, - ди Ләйсән ханым.
- Чынлыкта бәйрәмгә безнең вакыт бик сирәк кала. Өебездә бәйрәм мин гастрольләрдән туктагач башлана. Барысы да минем планга корылган. Шуңа күрә кайберләрен мин бозып атам. Соңгы елларда безнең гаиләдә уза торган иң зур бәйрәмнәр - оныкларыбызның туган көне. Бу көннәр безнең өчен иң кадерлесе, - ди Салават.

Гүзәлия һәм Айдар Хәйретдиновлар



Мәҗлес кунаклары арасында спортчы гаиләләре дә бар иде. Шуларның берсе -Балтачтан Татарстанның атказанган спорт остасы, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, бүгенге көндә Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлеге җитәкчесе Айдар Хәйретдиновлар гаиләсе. Хәләле Гүзәлия ханым белән 12 ел корган ныклы гаиләдә өч бала - бер кыз һәм ике ул тәрбияләнә.

- Гаиләдә иң мөһиме - татулык, бер-береңне аңлау, юл кую, уртак хыяллар, өметләр, максатлар. Безнең өчен әти-әни үрнәк булды. Үзебез дә балалар, аларның киләчәкләре дип яшибез. Гаиләбезнең ирешкән иң зур уңышы - сау-сәламәт балалар алып кайтуыбыз. Аларның ирешкән уңышлары безнең өчен дә иң зур уңыш булыр, дип саныйм. Ике улыбыз да көрәш белән кызыксына. Мин аларны мәҗбүр итмим, ләкин бу юлны сайласалар, бик шат булачакмын, - ди гаилә башлыгы.

Иренең киң җилкәсенә ышыкланып яшәүче Гүзәлия ханым исә:
- Айдар гаиләдә кайгыртучан ир, яратучы әти. Эше башка район белән бәйле булса да, балалар, гаилә дигәндә вакытын табарга тырыша. Буш вакытларын балалар белән файдалы итеп үткәрергә тырыша. Мин моның өчен аңа бик рәхмәтле, - диде Гүзәлия ханым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading