16+

Рөстәм Миңнеханов төрек эшмәкәрләре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов төрек эшмәкәрләре белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Turkuaz Textile компаниясе генераль директоры Атилла Шүкрү Зәйбәкче җитәкчелегендә Төрек эшмәкәрлеге вәкилләре делегациясе белән очрашуда алга таба нәтиҗәле хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты эш бүлмәсендә үтте.

Очрашуда шулай ук Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев, Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин катнашты.

Яклар төрек партнерларына кагылышлы хезмәттәшлек һәм башка темаларга тукталды.

Искәртеп үтик, Төркия Татарстанның сәүдә-икътисади өлкәсендә хезмәттәшлек буенча әйдәп баручы партнерларының берсе. Татарстанда төрек предприятиеләре уңышлы эшли. Энергетика, машина төзелеше, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә уртак проектлар эшләнелә.

Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading