16+

Рөстәм Миңнеханов: «Укытучы һөнәренең нинди авыр икәнен сез генә беләсез!»

Рөстәм Миңнеханов: «Укытучы һөнәренең нинди авыр икәнен сез генә беләсез!»

"Укытучы һөнәренең нинди авыр икәнен сез генә беләсез", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Укытучылар көненә багышланган бәйрәмдә.
Тантана Казанның "Корстон" комплексында узды.

"Хәерле көн, укытучыларыбыз, ветераннарыбыз! Киләчәктә дә республиканы шатландырырга, яшь кадрларны аякка бастырырга язсын! Киләчәктә дә республика гөрләп торсын! Бу җаваплы, катлаулы, кирәкле һөнәр. Ашаган белми, тураган белә. Сез генә укытуның ничек авыр икәнен беләсез. Безгә дә кайчак кемне дә булса өйрәтергә туры килә, әмма килеп чыкмый, шуңа күрә без укытуның ничек авыр булуын аңлыйбыз", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент бүген кеше капиталы беренче урында торуын билгеләп узды. "Бүген теләсә кайсы дәүләт, төбәкнең потенциалы финанслар, производство куәте белән түгел, ә кеше капиталы белән бәяләнә. Елдан-ел интеллект, көндәшлеккә сәләтле кешеләр республика, илнең көндәшлеге нигезе була бара. Сез республика уңышларына саллы өлеш кертәсез. Бу уңышлар безнең белем бирү системасына нигезләнә. Барлык бу юнәлешләр өстенлекле, без зур игътибар юнәлдерәчәкбез. Бу эштә иң мөһиме - сез - безнең укытучыларыбыз! Сезгә зур рәхмәт! Бәйрәм белән! Республика гел чәчәк атсын!"- дигән теләктә калды Рөстәм Миңнеханов.

Президент хезмәт алдынгыларына Дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бүген шулай ук Татарстанның "Ел укытучысы" да билгеле булды. Әлеге мактаулы исемгә Казанның 2 нче лицей-интернатының математика укытучысы Алмаз Хәмидуллин Татарстанның лаек булды.

Алмаз Хәмидуллин Россиянең иң көчле укытучылары бишлегенә эләккән. Аларны Мәскәүдә Россия Президенты Владиии Путин тәбрикләгән.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading