16+

Рөстәм Миңнеханов: «Без сезнең белән горурланабыз!»

Бөек Ватан сугышы башлангач та, илебез азатлыгы өчен көрәшкә 700 мең татарстанлы киткән.

Рөстәм Миңнеханов: «Без сезнең белән горурланабыз!»

Бөек Ватан сугышы башлангач та, илебез азатлыгы өчен көрәшкә 700 мең татарстанлы киткән.

 Аларның яртысы яу кырында ятып калган. Һәр өченчесе хәбәрсез югалган. Бүген республикабызда Бөек Ватан сугышында катнашкан 1214 кеше исәпләнә. Соңгы дүрт елда ветераннар саны ике тапкыр кимегән. Берәмләп кенә санарлык бу батырлар бүген аеруча ихтирам һәм игътибарга лаек. Тыныч күк өчен рәхмәт әйтеп, кадерләп калыйк аларны.
Кичә башкалабызның Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры орден-­медальләр чыңына күмелде. Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантанага республикабызның сугыш ветераннары, тыл батырлары, хәрбиләр җыелды. Аларны Президент Рөстәм Миңнеханов кайнар котлады.

– Без сезнең белән горурланабыз! Туган илебезне яратырга сездән өйрәнәбез, – диде Илбашы, ветераннарга һәм тыл хезмәткәрләренә олы ихтирам белән, аларга озын гомер һәм ныклы исәнлек теләп. – 9 Май – барлык милләтләрне һәм буыннарны берләштерә торган бәйрәм. Илебез тарихы битләренә батырлык, кыюлык,чыдамлык стимулы булып язылган. Бик күп югалтулар белән яулап алынган азатлык – халыкларның бердәмлеге, тырышлыгы нәтиҗәсе.
Ул елларда олысы-кечесе «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» дигән лозунг астында хезмәт куйды. Көнне төнгә ялгап, ач һәм ялангач килеш зур хезмәт куеп эшләгән тыл каһарманнары, бала­чаклары сугыш елларына туры килгән өлкәннәр олы ихтирамга лаек.
Президентыбызның: «Күгебез аяз, көннәребез имин, тормышыбыз матур булсын! Бәйрәм белән!» – дигән сүзләре көчле алкышларга күмелде. Яшьлекләре, дус-туганнарының гомерләре бәрабәренә яуланган тынычлык алар өчен аеруча кадерле булуын шулай аңлатты ветераннар.

Йолдыз ШӘРАПОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading