16+

Рөстәм Миңнеханов: «Без сезнең һәрберегезгә ышандык»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә WorldSkills дөнья чемпионаты җиңүчеләре, призерлары һәм экспертлары белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов: «Без сезнең һәрберегезгә ышандык»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә WorldSkills дөнья чемпионаты җиңүчеләре, призерлары һәм экспертлары белән очрашты.

Президент билгеләп үткәнчә, Ворлдскиллс чемпионатында Россия җыелма командасы икенче урынны алды һәм анда Татарстаннан катнашучыларның да өлеше зур. Алар бер алтын, бер көмеш һәм бер бронза медальгә ия булды.

– Без сезнең һәрберегезгә ышандык. Чемпионатта катнашу ул карьерагызга һәм киләчәк җиңүләрегезгә старт. Сезнең белем һәм тәҗрибәгез икътисад секторында бик кирәк. Чемпионатта югары нәтиҗәләр безнең дөрес юлда булуыбызны күрсәтә. Ул республикада кадрлар потенциалын үстерүгә дә зур йогынты ясый. Яшь профессионалларга, тренерларга, остазларга һәм укытучыларга рәхмәтемне җиткерәм, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Ворлдскиллс чемпионатында җиңүчеләргә, аларны әзерләгән остазларга, уку йортларына, ярышларны оештыруда катнашкан предприятие вәкилләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.
"Прототиплар җитештерү" компетенциясендә беренче урынны алган Айдар Минеев чарада катнашучылар исеменнән Президентка Ворлдскиллс хәрәкәтенә теләктәш булганы һәм һәр яклап ярдәм күрсәтелүе өчен рәхмәтен әйтте.

Дәүләт бүләгенә ия булган сәнәгать дизайны буенча эксперт Энҗе Хәйруллина “ШК”га сөйләгәнчә, эшче һөнәрләр чемпионатыннан яңа белем, тәҗрибәләр алган, яңа дуслар тапкан.

– Алган белемнәрне хәзер тизрәк бирәсе, аны эшемдә кулланасы килә. Чемпионатта катнашучыларга гына түгел, без остазларны, экспертларны да профессиональ яктан үстерде. Үзебездә ышаныч туды. Алда яңа үрләргә ирешергә стимул бирде, – диде ул.  

Фото: Татар-информ

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading