Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов: "Бинаны төзү авыр түгел, иң мөһиме - мирасны саклау"

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Изге Ана иконасы соборын тергезү эшләре барышы белән таныштылар. "Бинаны төзү авыр түгел, иң мөһиме - мирасны саклау", - диде Президент сәфәр барышында.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Изге Ана иконасы соборын тергезү эшләре барышы белән таныштылар. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат үзәге хәбәр итә.

Искәртик, Изге Ана иконасы соборын тергезү 2016 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә башланды. «Татинвестгражданпроект» ДУП соборны тергезү буенча проект-смета документларын иганәчелек буларак башкарды. Тарихи материаллар, рәсемнәр һәм сызымнар буенча гыйбадәтханәнең баштагы күренеше тулысынча тергезелде. 

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Мәгарә храмын карадылар. Храм калдыклардан тергезелде, нигезе ныгытылды һәм яңадан храмның өске өлеше төзелде. 

Мәгарә храмында диварның бер өлешен һәм андагы бизәкләре сакаланды. Биредә кунаклар эчке төзекләндерү эшләрен карады, иконостасны карадылар. Чакырылган "Рестор" ҖЧҖ (Кострома ш.) белгечләре Мәгарә храмының гөмбәзен ясадылар. «МНРХУ» АҖ (Мәскәү ш.) белгечләре сакланган фрескалар һәм рәсемнәрне консервацияләделәр һәм реставрацияләделәр. 

Реклама

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, төзү эшләренең үзенчәлеге элеккеге урынында храмны тергезә алу. "Бинаны төзү авыр түгел, иң мөһиме - мирасны саклау", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Собор биеклеге - 49 метр. Собор конструкциясе авырлыгы - 124 мең тонна. Төп подрядчы «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ тышкы бизәлеш эшләрен тәмамлаган. 

Өске храмда эчке бизәлеш эшләре калган. Казан һәм Татарстан митрополиясе иконостасларн проектлау һәм башкару эшләрен үз акчаларына башкара. 

Кунакларга гыйбадәтханә әвәләп ясалган декор турында сөйләделәр. Алар архив документлары нигезендә эшләнгән - архитектор Иван Старов сызымнары. 

Аннары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиясе архиерейлары белән чәй эчеп сөйләште. Очрашуда Минтимер Шәймиев та катнашты. Башта Казан иконасы музее экспонатларын карадылар. Музей 2019 елның сентяберендә ачылганю Биредә Казан Богородица монастыре осталары ясаган иконалар саклана. Монастырьдагы остаханә 19-20 гасырлар чигендә иллеләп ел эшләгән һәм тирә-юньдә иң зурсы дип саналган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: