16+

Рөстәм Миңнеханов: Болгар ислам академиясе Россия исламының әйдәп баручы интелектуаль мәйданчыгы булырга тиеш

Сәламләү сүзендә Сергей Кириенко ассызыклаганча, Россия Президенты традицион ислам белеме мәктәбен үстерү бурычын куйган иде. "Безнең илебездә ислам тарихы бай, күп гасырлы тарихы, мәдәнияты, үз традицияләре бар. Бу Россия кебек күп милләтле һәм күп конфессиональ ил өчен бу аеруча мөһим", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов: Болгар ислам академиясе Россия исламының әйдәп баручы интелектуаль мәйданчыгы булырга тиеш

Сәламләү сүзендә Сергей Кириенко ассызыклаганча, Россия Президенты традицион ислам белеме мәктәбен үстерү бурычын куйган иде. "Безнең илебездә ислам тарихы бай, күп гасырлы тарихы, мәдәнияты, үз традицияләре бар. Бу Россия кебек күп милләтле һәм күп конфессиональ ил өчен бу аеруча мөһим", - диде ул.

Болгар ислам академиясен ачу хәзерге заманда Россиядә исламны белемен үстерүдә беренче зур күләмле проект булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясенең Попечительләр советы утырышында белдерде.

Утырыш Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко рәислегендә Болгарда узды. 

Башта Сергей Кириенко өчен таныштыру экскурсиясе уздырдылар. БИА ректоры Данияр Абдрахманов Академиянең укыту-мәгариф һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук Сергей Кириенко һәм Рөстәм Миңнеханов музейны, китапханәне һәм аудиторияләрне карадылар.

Сәламләү сүзендә Сергей Кириенко ассызыклаганча, Россия Президенты традицион ислам белеме мәктәбен үстерү бурычын куйган иде. "Безнең илебездә ислам тарихы бай, күп гасырлы тарихы, мәдәнияты, үз традицияләре бар. Бу Россия кебек күп милләтле һәм күп конфессиональ ил өчен бу аеруча мөһим. Россия исламының үзенчәлекле традицияләре сакланып, дин әһелләренең яңа буыннарына тапшырылып килде", - диде ул. 

Сергей Кириенко Татарстан җитәкчелегенә Академия инфраструктурасын үстерүләр өчен рәхмәтен белдерде. "Биредә студентлар һәм укытучыларга җайлы искиткеч материаль база булдырылган. Безне әле инфраструктураны тагын да үстерү эше көтә. Шулай ук дин әһелләренә белем бирү программаларына бәйле эш тә әһәмиятле. Ислам дине таралган Россия төбәкләренең катнашуы да бик мөһим. Без баштан ук илебезнең төрле төбәкләренән абитуриентларның бирегә килүен теләгән идек, алар белем алгач, үз төбәкләренә дөрес белем, мәдәният һәм традицияләрне үз төбәкләренә алып кайтырлар иде. Бу макстаттан безгә җитди эш башкарасы була", - диде РФ Президенты Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары. 

Аның сүзләренчә, Россия Президенты Болгар ислам академиясенә ярдәм, Ислам мәдәнияты, фәне һәм белеме фондын финанслауны арттыру буенча берничә карар кылды. Болгар ислам академиясенә чит ил мәгариф учреждениеләре белән конкурентлык җиңел булмый, диде Сергей Кириенко. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, 922 елда исламны кабул итү - уникаль Евразия цивилизациясе формалашуының төп этабы. "Ислам дине белеменең мең еллык традицияләре бар. Бабаларыбыз калдырган бай мирасыбыз XIX гасыр -  XX гасыр башындагы мәгрифәтчеләребез һәм дин әһелләребез хезмәтләрендә лаеклы чагылыш тапты", - диде ТР Президенты. 

Ул ассызыклаганча, проблемалар барлыгын тану һәм хокук саклау органнары белән төпле карарлар кабул итү вәзгыятьне үзгәртергә ярдәм итте Кабул ителгән карарлар арасында Россия ислам университетын оештыру, исламны тирәнтен өйрәнү чаралары буенча федераль план, ислам белеме Советын оештыру бар. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Ислам мәдәнияты, фәне һәм белеме фондының тәэсире дә зур булуын ассызыклады. 

ТР Президенты сүзләренчә, Болгар ислам академиясен оештыру шул зур эшнең логик дәвамы булды. Ул алдынгы ислам фәнни-мәгариф, дини белем үзәге булырга тиеш. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, илебездә дин әһелләре һәм Татарстан җитәкчелегенең Академияне оештыру инициативасын Россия Президенты Владимир Путин хуплады. ТР Президенты шулай ук Сергей Кириенкога әлеге проектка ярдәме өчен рәхмәт белдерде. 

"Проектны гамәлгә ашыру башыннан күп эш эшләнде. Уку һәм белем алу корпуслары төзелде. Академия составына "Ак мәчет" кушылды. Административ һәм укытучылар составы формалашты. Илебездәге эре вузлар белән элемтә җайланды. Ислам хезмәттәшлеге илләрнең фәнни-мәгариф үзәкләре белән хезмәттәшлек киңәйтелә", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading