Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
Быелгы юллманың яңалыгы – чарага рәсми затлар гына түгел, “Ворлдскиллс”та җиңү яулаган егетләр, уку алдынгыларын, үзмәшгульләр, авылларда үз эшләрен булдырган авыл уңганнары чакырылган иде. Президент чыгышының төп тезисларын газета укучыларыбызга да җиткерәбез.
Мөһим вакыйгалар
– Татарстан үз тарихына һәрчак сакчыл мөнәсәбәттә булды. Киләсе 2020 ел ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителде. Без Россия Президенты Владимир Путинга бу датаны федераль дәрәҗәдә билгеләп үтү турындагы Указы өчен рәхмәтле. Якын арада юбилей чаралары программасы башланачак.
Тиздән композитор Җәүдәт Фәйзинең, күренекле татар язучысы һәм драматургы Нәкый Исәнбәтнең, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевның юбилейлары билгеләп үтеләчәк.
Киләсе елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Кадерле ветераннарыбызга, шулай ук сугыш һәм хезмәт геройларының истәлеген мәңгеләштерүгә аеруча зур игътибар бирү мөһим.
2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула. Бу датага багышланган тантаналы чараларны әзерли башларга кирәк.
Яшьләр
– Яшьләр – теләсә кайсы илнең һәм милләтнең киләчәге. Яшьләр министрлыгын аерым төзү дөрес карар булды. Министрлыкның төп бурычы – яшьләрнең барлык категорияләре белән нәтиҗәле эшләү. Бу эштә сыналган эш рәвешләре белән беррәттән, яңалыкларны, заманча технологияләрне һәм юнәлешләрне дә кыюрак кулланырга кирәк.
Телне саклау
– Республикада милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны тәэмин итү элеккечә өстенлекле бурычларыбызның берсе булып тора. Федераль үзәк белән бергәләп, халыкларның туган телләрен һәм Татарстанның дәүләт телләрен саклап калу һәм аларга ярдәм күрсәтү өчен уңай шартлар тудыру бурычы һаман да әһәмиятен югалтмый. Минтимер Шәймиевның күп телләр укытыла торган полилингваль комплекслар төзү турындагы башлангычы бик мөһим проект.
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу барышында кешеләрнең үз-үзләрен нинди дә булса бер милләт вәкиле буларак тануы, халыкның милли составы үзгәрү мәсьәләләренә зур игътибар биреләчәк. Оештыручыларга бу эшнең җитди сизгерлек һәм сак мөнәсәбәт таләп итүен истән чыгармаска кирәк.
Традицион конфессияләрнең иҗтимагый роле артуын билгеләп китәргә кирәк. Аларның абруе, актив гамәлләре һәм карашлары дини җирлектәге экстремистлыкның таралуына киртә булып тора.
Республика программалары
– Хакимият органнары үз эшчәнлегендә кеше капиталын үстерү, халыкның тормышын яхшырту кебек бурычларга өстенлек бирелә. Биш ел элек бездә 27 программа гамәлдә булса, хәзер алар 40ка җитте. Бу программаларны гамәлгә ашыруга агымдагы елда 40 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде. Яңа йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, сырхауханәләр һәм фельдшерлык-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары төзелә. Парклар, скверлар үзгәреш кичерә.
Авылларда эчә торган чиста су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, авыл клублары төзү эшләре бара.
Татарстан сырхауханәләрен яңартып кору программасы тәмамланганнан соң, хастаханә комплекслары стационарларын төзекләндерү буенча 5 елга исәпләнгән яңа программаны гамәлгә ашыра башлыйбыз.
Балалар лагерьларын капиталь төзекләндерү, яңаларын төзү буенча «Җәй – балаларга» дигән программа эшли башлады. Өч ел эчендә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә 7 млрд сумнан артык суммага 94 объектны яңарту эшләре башкарылырга тиеш.
Гражданнарның тәкъдимнәрен исәпкә алып, 3 ел эчендә республиканың барлык күпфатирлы йортлары ишегалларын кешеләргә уңайлы итәр өчен шартлар булдырачакбыз.
Торак
– Гражданнарыбыз өчен бик әһәмиятле тагын бер тема – һәркем сатып ала алырлык торак белән тәэмин итү. Шул исәптән түбән бәядән ипотека алу, социаль арендага торак бирү, шулай ук экономия классына керә торган торак төзү кебек чаралар кулланып, федераль үзәк белән бергәләп хәл итү юлларын табарга кирәк. Торакны төзеп кую белән генә эш бетми әле. Аны инженерлык, транспорт челтәре белән тәэмин итәргә, социаль тирәлекне дә булдыру кирәк. Шуңа күрә, торак микрорайоннар торгызганда төзелешнең комплекслы алып барылуы тәэмин ителергә тиеш.
Сәламәтлек
– Медицина ярдәменнән һәркем файдалана алуны тәэмин итәргә, авыруларны алдан кисәтү юнәлешендә эшләргә тиешбез. Бу уңайдан диспансерлаштыруга иң зур әһәмият бирелә. Авылларда яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, районнарда 4 күчмә сырхауханә һәм 118 күчмә медицина бригадасы эшли башлады. Басым ясап әйтәм: диспансерлаштыруны сыйфатлы итеп уздыру мөһим.
Спорт
– Узган ел футбол буенча дөнья чемпионаты уздырылганнан соң, бу спорт төренә үз итүче балалар саны арта. Җәй кыска булуны исәпкә алып, без Казанда – 2, Чаллыда һәм Түбән Камада 1әр ябык футбол мәйданчыгы төзергә булдык. Шунда ук спорт мәктәпләре ачылачак.
Демография
– Күп балалы гаиләләрнең саны 35 меңнән артты инде. Аларга социаль ярдәм күрсәтү чаралары каралган. Киләсе елдан биш яки аннан күбрәк бала тәрбияләгән гаиләләргә айлык пособие, 3 яше тулмаган балаларга дарулар алырга елына 10 мең сумга электрон сертификат бирү, җан башына исәпләнгән кереме яшәү минимумыннан азрак булган күпбалалы гаиләләрне балалар бакчасына түләүдән азат итү кебек ярдәм чаралары өстәргә карар кылдык.
Хатын-кызга тормышта зур җаваплылык йөкләнә. Ул эшкә дә бара, балалар да тәрбияли, өйдәге эшләр дә аның җилкәсендә. Шуңа да эш урынында мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Моның белән бәйле рәвештә 3 яше тулмаган сабыйларны балалар бакчаларында урын белән тәэмин итү мәсьәләсе игътибар үзәгенә чыга. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру шушы мәсьәләне хәл итүгә юнәлтелгән. 4 мең урынга исәпләнгән 22 балалар бакчасы эшли башлады, тагын 8 бакча ачылачак. Киләсе ике елда тагын 49 яңа балалар бакчасы төзергә ниятлибез.
Мәгариф
– Заман таләпләренә җавап бирүче укытучылар әзерләү, аларның һөнәри үсеше тармак министрлыгы һәм фәнни-мәгариф оешмалары өчен төп өстенлекле бурыч булырга тиеш. Укытучының компетенция паспортын булдырырга кирәк. Аттестация узганда һәм эшнең нәтиҗәлелегенә бәя биргәндә ул паспорт педагогның эшен күрсәтәчәк.
Кызганыч, кайбер мәктәпләрдә укучыларга 10-11 сыйныфка барып, укуын дәвам итү мөмкинлеген чикләү күренешләре бар. Шуның белән начар билгеләргә укучыларны мәктәптән җибәреп, рейтингларын күтәрергә омтылалар. Теләге булган һәр укучыга тулы урта белем алу мөмкинлеге бирелергә тиеш.
Икътисад
– Социаль бурычларны уңышлы хәл итү һәм татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен ныклы икътисад кирәк. Республика икътисадының төп нигезе булып нефть-газ-химия һәм машина төзү комплекслары тора. Алабуга һәм Иннополис махсус икътисади зоналары уңышлы эшләп килә. Әлмәт, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында АлмА дигән тагын бер шундый зона төзү планлаштырыла.
Быел Татарстанда үзен-үзе эш белән тәэмин итүче гражданнар өчен яңа салым режимын гамәлгә кертү буенча сынау проектында катнаша. Бүген республикада шундый 30 меңнән артык кеше теркәлгән. Безгә киң колачлы мәгълүмат кампаниясе уздыру һәм үзен-үзе эш белән тәэмин итүче гражданнарга ярдәм күрсәтү чаралары системасын камилләштерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк.
Авыл
– Агросәнәгать комплексында нәтиҗәлерәк эшләргә кирәк. Районнарның эш күрсәткечләрендә зур аерма бар. Чәчүлек җирләре Кама Тамагы, Баулы, Әгерҗе һәм Алабуга районнары белән бертигез мәйданда булуга карамастан, Саба һәм Балтач районнарының акчалата кереме әлеге дүрт районның тулаем кеременнән артыграк чыга. Түбән Кама районындагы яңа “Орсис-Агро” хуҗалыгында, ул оешканга бер ел да юк әле, тәүлегенә 44 тонна сөт җитештерелә. Бу, тулаем алганда, савым сыерларының баш саны 2,5 тапкырга артыграк булган Минзәлә районы белән чагыштырганда, шактый югары күрсәткеч. Нәтиҗәле эшләүче хуҗалыклар һәм көчле җитәкчеләр тәҗрибәсен кулланырга кирәк.
Бүген республикабыз илдә сөт, бәрәңге, ит, ашлык җитештерү буенча алдынгылар сафында. Шул ук вакытта, логистикага һәм продукцияне сату өчен төяп-озатуга зур чыгымнар тотып, базарга эшкәртелмәгән продукция чыгарабыз. Авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучыларга сату дәрәҗәсенә җитәрлек итеп эшкәртүне оештыру әлеге тармак өчен төп бурычларның берсе булып кала.
Хуҗалык итүдә кече предприятиеләрнең үсеше, беренче чиратта, продукцияне сату һәм аны эшкәртү мәсьәләләрен хәл итү белән бәйле. Бу юнәлештә кулланучылар кооперативлары мөһим роль уйный. Кооперация хәрәкәтен көчәйтү өчен Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм район башлыкларының бергә килешеп эшләве таләп ителә.
Айрат Фәррахов, Дәүләт Думасы депутаты:
– Президент бөтен бурычларны төгәл итеп әйтеп чыкты. Аның миңа “Ышаныч ул безне бәяли торган критерий, аның кадерен белергә кирәк” диюе ошады. Ул чыгышында халыкны борчый торган мәсьәләләргә тукталды. Сәламәтлек саклау өлкәсе миңа якын булгач, сырхауханәләрнең төзекләндерелеп бетүе, хәзер стационарларга чират җитүе сөендерә. Медицина ярдәмен сыйфатлы итү мәсьәләләре хәл ителәчәк. Бигрәк тә диспансерлаштыру сыйфатына басым ясалачак. Күз буяу өчен генә эшләргә ярамаганлыгын билгеләп үтте Президент. Белем бирү өлкәсендә дә хәл ителәсе бурычлар бар.
Миңа шунысы да ошады: җитәкчеләр генә түгел, республика икътисадына өлеш керткән кешеләр, үз хуҗалыкларында продукция җитештерүчеләрне, Эшче һөнәрләр чемпионатында үз хезмәте белән җиңгән яшьләрне чакырганнар иде. Бу бик яхшы тенденция, ул алга таба да дәвам итү яхшы булыр иде.
Марат Садыйков, Татарстанның сәламәтлек саклау министры:
– Алдагы бер елга гына түгел, биш елга безнең тармак алдына зур бурыч куелды. Сәламәтлек саклау тармагын яңарту эше дәвам итәчәк. Амбулатор-сырхауханәләрне яңарткач, хастаханә комплекслары стационарларын төзекләндерә башлаячакбыз. Төп игътибар диспансерлаштыруга булачак. Президентыбыз аны сыйфатлы итеп башкарырга кушты. Гомумән илкүләм проектларны атап үтте ул. Алар буенча шактый эшләнде, моны безнең казанышыбыз дип әйтергә була. Алда исә тагын да зуррак эшләр көтә.
Марат Җәббаров, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры:
– Президантыбыз бик тирән анализ ясады. Авыл хуҗалыгы продукциясен читкә чыгару, кооперация мәсьәләләре бүген актуаль. Мәйданнары бер үк булган районнар арасында акча кереме буенча аерма чынлап та бар. Саба яки Балтач районнарының акчалата кереме дүрт район: Кама Тамагы, Баулы, Әгерҗе һәм Алабугага караганда күбрәк. Шушы мәсьәләне хәл итәсе була. Атап үткән районнардагы инвесторлар белән ныклап эшләргә кирәк. Фермер хуҗалыкларын күбрәк ачарга дигән уй бар. Һәрберсе белән шәхсән аерым эшләргә тиеш булабыз.
Рамил Төхвәтуллин, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– Президент үзенең эчтәлекле чыгышында милли мәгариф, мәдәният, тел мәсьәләләренә дә игътибар юнәтте. Бу бүген бик актуаль тема. Аны ул аллегория форматында, туган телебезне юкка гына ана теле дип әйтмиләр, без барыбыз да бишек җырлары тыңлап үстек, киләчәк буынга да шулай булсын иде, дип әйтүе ошады. Җәүдәт Фәйзи, Нәкый Исәнбәт, Салих Сәйдәшевның булачак юбилей даталары билгеләп үтеләчәк диюе, гомумән мәдәният, сәнгатькә кагылышлы проблемаларны әйтүе безнең тармакка игътибарлы булуын күрсәтә.
Камияр Байтемиров, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе:
– Президент Юлламада барлык мөһим бурычларны атады. Ул бөтен тармакларны да үз эченә алган иде. Шуның белән һәр тармак үз эш бурычын билгели. Безнең фермер һәм шәхси хуҗалыклар акрынлап көч җыеп, ныклап эшләп китте. Авыл хуҗалыгы тулаем продуктының 54 процентын алар бирә. Безнең алга авыл хезмәтчәннәренең продукциясен башка илләргә чыгару бурычы куелды. Моның өчен шактый тырышасы була. Продукциянең сыйфатыннан алып, аны сата белүгә кадәр. Хәзер базар сатыласы товар җитештерүче алдына бик зур таләпләр куя. Димәк, эш алымнары турында да уйлыйсы була.
Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтие:
– Юлламаны тыңлаганнан соң, минем күңелдә олы канәгатьләнү хисе калды. Мөрәҗәгатен татар телендә башлап җибәреп, Рөстәм Нургалиевич аның эчтәлегендә дә иң беренче урынны рухи-мәдәни кыйммәтләргә бирде. Диннәр һәм милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне республика казанышларының нигезе дип атады. Аерым игътибарны якынлашып килүче олы юбилей — 2020 елда Исламны кабул итүгә 1100 ел тулуга юнәлдерде. Бу датага бүгеннән үк әзерләнә башларга чакыруы һәм аның мөһимлеген ассызыклавы өчен Рөстәм Нургалиевичка чиксез рәхмәт. Тагын бер зур юбилей — ТАССРның 100 еллыгы кысаларында рухи мирасны саклау буенча чаралар күреләчәге хакындагы хәбәр дә куандырды. Аллаһы Тәгалә дингә, өммәткә, Ватанга бергәләп күп һәм нәтиҗәле хезмәтләр куярга язсын һәм Рөстәм Нургалиевичның бу өлкәдәге тырышлыкларын кабул итсен иде!
Фото: Татар-информ /Владимир Васильев
Комментарийлар