16+

Рөстәм Миңнехановка киләсе елда узачак Президент сайлауларында үзенең кандидатурасын куярга тәкъдим иттеләр

«Корстон» да узган Татарстан муниципаль берәмлекләре советының XIV съездында Апас районы Зур Күккүз авылы җирлеге башлыгы Рузия Низамова үзенең чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка киләсе елда узачак Президент сайлауларына үзенең кандидатурасын куярга тәкъдим итте.

– Киләсе 2020 ел бигрәк тә җаваплы булачак. Инде әйтелеп кителгәнчә, безне зур сайлаулар көтә. Бердәм тавыш бирү көнендә, сентябрь аенда, җирле үзидарә депутатларын сайлау белән беррәттән республикабыз Президенты өчен дә тавыш бирәчәкбез. Әлбәттә, сайлау кампаниясе кысаларында без җирлегебезнең бүгенге үсеше һәм киләчәге турында халкыбыз белән киңәш тотачакбыз. Шул ук вакытта, алдагы сайлауларның уңышлы үтүендә минем бернинди дә шигем юк. Чөнки соңгы елларда, республикабызның кайсы гына районын алсак та, халык мәнфәгатьләрен искә алып, кешеләрнең тормыш шартларын яхшырту йөзеннән күпсанлы максатчан чаралар тормышка ашырылды. Бу масштаблы эшләрне башкару, беренче чиратта, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов исеме белән бәйләнгән. Аның инициативасы белән тормышка ашырыла торган киңкүләм республика программалары безгә урыннарда халык өчен иң актуаль булган проблемаларны уңышлы хәл итү мөмкинлеге бирде. Болар өчен, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, сезгә халкыбыз исеменнән, шулай ук барлык коллегаларым исеменнән олы рәхмәтемне җиткерәм. Алга таба да шулай нәтиҗәле эшләү өчен безгә бүгенге Президентыбыз кирәк, – диде ул.
Бу тәкъдимгә залдагы халык дәррәү кул чапты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading