16+

Рульне исереккә тапшырсаң, җавабын үзең бирәсең

Россия юлларында исерек хәлдә транспорт чараларын идарә итүчеләр гаебе белән генә дә ел саен 2 меңнән артык (Татарстанда 80гә якын) кешенең гомере өзелә.

Рульне исереккә тапшырсаң, җавабын үзең бирәсең

Россия юлларында исерек хәлдә транспорт чараларын идарә итүчеләр гаебе белән генә дә ел саен 2 меңнән артык (Татарстанда 80гә якын) кешенең гомере өзелә.

РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 нче маддәсенең 1 нче һәм 2 нче өлешләрендә язылганча, транспорт чарасын исерек хәлдә идарә итүченең таныклыгы 1,5-2 елга кадәр вакытка алына. Рульне исерек кешегә тапшырган транспорт чарасы хуҗасына да шушы ук административ җәза кулланыла, ягъни ул да таныклыксыз кала. Әгәр кеше, таныклыгын кайтарганнан соң, бер ел эчендә янә руль артында исерек килеш эләгә икән, ул очракта инде транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыгыннан 3 елга мәхрүм ка­ла. Таныклыгы булмаган яки таныклыгы вакытлыча алынган килеш исерек хәлдә машина (трактор) йөрткән кешегә 5 тәү­леккә кадәр административ кулга алыну яный.
Юл хәрәкәтендә катнашучылар онытмасыннар: транспорт чарасын идарә итүче, исерек булган очракта авариягә юлыкса, ОСАГОдан ярдәм ала алуын. Ләкин иминият компаниясе ул акчаны регресс тәртибендә барыбер кире түләттерә. КАСКО исә исерек хәлдә юл-транспорт һәлакәте тудыручыларга иминият акчасын гомумән түләми.
Киров районы автоинспекторлары тарафыннан быел инде 147 исерек шофер һәм автоһәвәскәр тотылды. Спиртлы эчемлек кулланганнан соң, руль артына утырмау сорала. Исерек үзенең дә, якыннарының да һәм тирә-юньдәге кешеләрнең дә гомеренә куркыныч тудыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading