Бүген Казанда Сабан туе. Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта гармун тавышы, җыр моң өзелми. Халык рәхәтләнеп күңел ача. Сабан туенда гадәттәгечә, махсус мәйданда республиканың төрле районнарыннан килгән иҗат коллективларының бизәлгән алаукларын, күрерә мөмкин булачак.
Һәрберсендә кунакларны төрле уеннар, милли аш су, җыр-бию көтә.
Быелның Габдула Туканый тууына 130 ел тулу уңаеннан, сабан туенда да театральләштерелгән тамашаларда Габдулла Тукай әкиятләре геройлары урын алачак.
11сәгать 40 минутта танылган җырчылар Ришат Төхфәтуллин, Резеда Шәрәфиева, Раяз Фасихов һәм башкалар концерт пргораммасын ачып җибәрәчәк.
Көрәштә җиңгән батырларны бүләкләү тантанасы 15.00 сәгатькә билгеләнгән. Бу вакытта шулай ук Казан ипподромында ат чабышлары узар дип тә көтелә. Анда бәйрәм кичкә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: www.tatarmilk.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар