Шәһри Казан

Сабан туе – татарларның көтеп алган бәйрәме

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 ел Сабантуенда катнашучыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады.

- Татарстан Республикасының Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Язгы кыр эшләре тәмамлануны билгеләүче әлеге бәйрәм безне тәүге чыганакларга һәм милли гореф-гадәтләргә кайтара, буыннар арасындагы рухи бәйләнешне ныгыта.

Сабан туе - барлык татарларның һәм татарстанлыларның иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәме. Матур көйләрдә, очкынлы биюләрдә, мавыктыргыч бәйгеләрдә яшәп килүче халык күңеленең көзгесе булган бу тантана безгә үзенә бер күтәренке кәеф бирә, көч һәм киләчәккә өмет өсти. Беренче чиратта, без бүген игенчеләрне һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Аларның фидакарь хезмәте яңа уңышка, республикабызның иминлегенә нигез сала. Без хезмәт кешесен данлыйбыз һәм бәйрәм мәйданында төрле яшьтәге төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштергән кабатланмас, бай милли мәдәниятебезгә сокланабыз.Сабан туенда катнашучылар кунакчыл бәйрәм рухын тояр, татар халкының үзенчәлекле мәдәнияте белән якыннан танышыр, матур җырлар, биюләр һәм ярышлар белән хозурланыр дип ышанам.

Реклама

Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим, - ди Татарстан лидеры котлавында. Иртәгә һәм якшәмбе көннәрендә исә республика районнарында, авылларда сабантуйлары узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: