16+

Рөстәм Миңнеханов: «Максатыбыз Сабан туен ЮНЕСКОның материаль булмаган кыйммәтләр исемлегенә кертү» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Рөстәм Миңнеханов: «Максатыбыз Сабан туен ЮНЕСКОның материаль булмаган кыйммәтләр исемлегенә кертү» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мирный бистәсе янындагы Каенлыкта үткәрелгән Сабан туенда булды. Аның белән милли бәйрәмне ЮНЕСКО генераль директоры урынбасары Нада аль-Нашид та килгән иде.

Президент мәйданның иңеннән-буена тезелеп киткә районнар ишек алдына кереп чыкты. Кукмара ишек алдында кадерле кунакларны ипи-тоз, баллы чәк-чәк белән сыйлпдылар. Балык Бистәсе мәйданчыгында Президент үзе махсус әзерләнгән бассейнда балык тотып күрсәтте. Теләче көрәш батырларын да читләп үтмәде җитәкче. Рөстәм Миңнеханов агач калаклар да атты, тәңкә дә ясады, батырларга һәм кул кәрәшендә җиңүчеләргә бүләк тә өләште.

Сабантуй үзәгендә WorldSkills мәйданчыгы да әзерләнгән иде. Кунаклар 2019 елда булачак чемпионат символлары Алмаз һәм Алтын белән танышты.

- Бүген Казан, Татарстан өчен мөһим көн - без үзебезнең милли бәйрәмебезне оештырабыз. Бүген Сабантуйга килгән һәр район шулкадәр матур бәйрәм оештырган, рәхмәт сезгә! Безнең Успение соборы ЮНЕСКО исемлегенә керде, хәзер чираттагы максатыбыз Сабан туен ЮНЕСКОның материаль булмаган кыйммәтләр исемлегенә кертү. Бу безнең көчебездән килә, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading