– Көрәш дигәннән, ел да бер үк кешенең батыр калуы һәм аның берничә җирдә җиңеп бүләк җыеп йөрүен кайберәүләр ошатып бетерми...
– Авылларда көрәшерлек кеше дә калмады бит хәзер. Күп кенә авылларда мәктәптә укучы балалар да юк. Дөнья шушы якка таба үзгәрә, аны бернишләтеп тә булмый. 60-90нчы елларда авыл сабан туе мәйданнарын үз авылының көрәшчеләре нәселе вәкилләре тота иде. Аңлашыла: ул вакытларда көрәш секцияләре юк, халык көрәшчеләрен үзе әзерли. Көрәшче ата нәсел данын тотучы улын көрәш серләренә үзе өйрәтә. Сабантуй батыры алган тәкә шулпасын авыз итәргә бар күрше-тирәне, туган-тумачаны дәшкәннәр. Батырның җиңүе авыл бәйрәменә әверелгән. Хәзер биредә дә беркадәр үзгәрешләр бар, әйтик, соңгы елларда күп очракта батыр тәкәсеннән шулпа түгел, ә шашлык пешерәләр, алай эшләмәгез дип тә булмыйдыр. Көрәшчеләр генә түгел, Сабантуйны үзгә бер аһәңгә күмә торган татар көйләрен уйнаучы гармунчылар да бик аз хәзер. Менә шул рәвешле соңгы елларда сабан туеның эчтәлеген баетып торучы күп кенә күренешләр үзеннән-үзе төшеп кала бара.
Инде сүзне район, шәһәр сабан туйлары тирәсендә дә йөртик. Авыл сабан туе белән шәһәр сабан туе арасында аермалык шактый зур. Шөкер, шәһәр, район үзәге сабан туйларында көрәш, ат чабышлары Сабантуйның иң мәртәбәле бәйгеләре буларак үткәрелеп килә. Әлбәттә, биредә профессиональ көрәшчеләр көрәшә. Ул гына да түгел, һәр район үз мәртәбәсе өчен үз көрәшчесен булдыру хәстәрен алдан ук күрә. Бу да табигый күренеш. Мәгълүм булганча, республикабызда көрәш федерациясе дә эшләп килә, ел әйләнәсендә Сабантуйлардан тыш ничәмә-ничә тапкыр көрәш ярышлары уздырыла. Бүгенге көндә көрәш – бик үзенчәлекле спорт тамашасы. Ул ХХ гасыр башында да Казан сабан туйларының менә дигән иң кызыклы тамашасы булган. Сабантуйлар өчәр көн барган, чөнки бер көндә генә батыр билгеләнеп бетә алмаган, мәйданның тәмамлануы Сабантуй батыры билгеләнүенә турыдан-туры бәйләнгән бит. Мисалга бер генә фоторәсемне искәртеп үтәсем килә. Анда күренекле әдибебез Фатих Әмирхан Сабантуй трибунасының иң алдагы рәтләрендә коляскасында утыра (фото ИЯЛИнең мирасханәсендә саклана), трибунада бар урыннар да номерланган, бу – Казан халкының Сабантуй мәйданына көрәш карарга билетлар сатып алып керүләренә ишарә. Халык көрәшчеләре институтын бик табигый рәвештә профессиональ көрәшчеләр алыштырды, монда борчылырлык урын юк.
– Сабан туйларына профессиональ җырчыларны махсус чакыруны да шуның белән аңлатасызмы?
– Халык артистны көтеп ала. Ул гына да түгел, сабан туе тарихын фәлән артист килгән елны булган Сабантуй дип хәтеренә сала. Авылларда Сабантуй битләрен элек фәлән нәселнең кешесе батыр булып калган елгы дип билгеләсәләр, хәзер артистка турылыйлар. Аннан Сабантуйларны оештыручылар артистларны беренче чиратта авылдашларының күңелен күрер өчен чакыра.
– Соңгы елларда Сабан туйлары татар рухына бик туры килеп бетмәгән бәйге төрләре белән шаккатыра. Мингәр сабан туенда квадроциклларда, ишәккә атланып узышу, пычрак ерып йөгерүләр дисеңме... Бәйрәмнең асылы югала баруга бер ишарә түгелме бу?
– Боларны да аңлатып була. Хәзер безгә чын татарча тоелган чиләк-көянтә белән ярышу, йомырка салынган кашыкны кабып йөгерү, капчык киеп йөгерү кебек шаярулы бәйгеләр ХIХ гасырның икенче яртысында Казан сабан туена әллә кай яклардан җыелган тамашачыга кызык ясау өчен кертелгән. Хәзер аларсыз сабан туен күз алдына да китереп булмый. Мингәр сабан туена килгәндә, анда бер мәйданга 20 меңләп кеше җыела. Бу очракта тамашасыз да булмый, аннан кемгә нәрсә кызык бит. Сез әйткән мондый бәйгеләрне бар Сабантуйларга да хас дип әйтмәс идем, ул бик аз урынга хас күренешләр, ничек кертелсә, шулай төшеп тә калачак. Халыкта мән әле дә бар. Теләсә нинди мәгънәсез гамәлләрне или торган иләге әлегә юкка чыкмаган. Аннан квадроциклларның кертелүендә дә беркадәр мантыйк бар. Сабантуйларны оештыручы иганәчеләрнең уллары атка атланып йөрүне абруйлы исәпләсәләр, әлбәттә, беренче урынга атка бәйле бәйгеләр күтәрелер иде. Ләкин аларның үсмер уллары квадроциклларны үз итә. Бу бәйгеләр Сабан туен тамаша итәргә килгән халык санын арттыру өчен дә эшләнә. Шунысы кызганыч, Сабантуй бәйгеләрендә катнашып, үз күңелен үзе күрүчеләр хисабын түгел, авыз ачып карап торучылар санын арттыру өчен.
– Бәлки, мондый бәйрәмнәрне сабан туе дип түгел, башкача атаргадыр?
– Анда бит шул ук Сабантуйның асыл бәйгеләре дә бар, көрәше дә, ат чабышы да. Бәлки, татар элитасы балалары арасында җаны атка бирелгәннәр күбәеп китсә, вазгыять беркадәр үзгәрер иде дигән өмет юк түгел.
Комментарийлар