Шәһри Казан

Сагынам мин гыйнварның салкыннарын...

Авылдагы картлар, хәтта әтиләр, без малай чакта кыш көне кар шуның кадәр күп ява торган иде, дип сөйләргә яраталар. Имеш, электр чыбыгына кадәр кул җитеп, аңа «тотынып» барып булган. Ялгыз торган берәр әбине еш кына йортыннан казып чыгаруларын бер кызык итеп искә алалар. Ул чакларда «кар да вакытында явып, яңгыр...

Хәзерге вакытта табигать саташуда. Җәй көннәрендә асфальтны эретерлек эссе, корылык. Кышларын да салкын димәс идек. Әле Яңа ел бәйрәмнәреннән соң бер суык көн булдымы икән?!. Юк шикелле: кар аяк астында эри, кибетләрдән туннар алып мәшәкатьләнәсе дә юк, язгы-көзге куртка да ярап тора. Минем бер дустым хәтта кышкы ботинка да кими, гел машинада йөргәч, аяк туңарлык булмый. Кышның «адәм төсле» булмавы аркасында гасырлар буе итек басып, шуны сатып гомер иткән гаиләләргә авырга туры килә. Җитмәсә, укалап-чукаланган Кытайда җитештерелгән итекләрне кибетләргә кертә башладылар. Киләчәктә чәкчәк пешерергә дә аларга заказ бирмәсәк ярар иде...
Кышның болай җылы килүе халыкка соңгы ун елда нык тәэсир итә башлады. Дөрес, элегрәк кышның җылынуына авыл халкы сөенде, тик хәзер инде күпкә китте. Чалган хайваннарның итләрен дә келәтләрдә саклап булмый. Шәһәр халкы да җәфа чигә: элек кыш көне балконны суыткыч урынына тотса, хәзер юк, нинди генә ризыкны чыгарып куйсаң да, бозыла. Бу кышның җылы килүеннән студент халкына да бик рәхәт түгел. Авылдан килгән итләрне пакетта тәрәзә аркылы бау белән асып кую заманалары үтеп бара. Элек без - бишенче курслар яңа килгән «дух»ларга итне ничек саклау технологиясен җентекләп сөйли, күрсәтә идек.
Быелгы кышның яз кебек булуын түбәләрдә эленеп торучы боз сөңгеләре дә искәртә. Элек аларны яз көне генә чистарталар иде, хәзер исә атна саен.
Кышның җылы килүе хәрбиләр, солдатлар өчен сөенеп туймаслык хәл анысы. Владивосток яки Хабаровскига эләксәң, халык әйтмешли, «шыкраеп катачаксың». Бу сиңа Идел буе гына түгел.
Гыйнвар аенда көндез температура 15 градустан артмый, кичкә таба гына төшә төшүен, әмма күп дигәндә дә 17-18 градустан артмый. Нәтиҗәдә көндез эрегән кар суы төнлә бозланып ката, иртә беләнгә руль артындагыларга һәм җәяүлеләргә менә дигән «сюрприз» ясый да куя. 25-30 градуслы суыкларны яшь буынга сагынып сөйләргә генә калып бара.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 апрель 2018 - 09:15
    Үрнәк йорт нинди була? 
    Сезнең үрнәк йорт күргәнегез бармы? Аны нинди дип күз алдына китерәсез? Ул башкалардан нәрсәсе белән аерыла да, аңа гына хас нинди үзенчәлекләре бар? Без дә шушы сорауларыбызга җавап табарга дип, Казанның Ямашев урамындагы 74нче йортка юл алдык, чөнки әлеге йортны барып күрергә җитди сәбәп бар иде. Узган атнада аңа рәсми рәвештә «үрнәк йорт» (дом образцового содержания) статусы бирелде.
    49
    0
    0
  • 13 март 2018 - 14:23
    Интернетта Хәния Фәрхинең гаиләсендәге вакыйгага бәйле ВИДЕО пәйда булды 2016 елның җәендә Хәния Фәрхинең кызы Алсу 18 яшендә кияүгә чыккан иде.
    13288
    1
    33
  • 13 март 2018 - 13:11
    «Ни хакым бар минем яшәргә?!» «Ун ел гомеремне заяга уздырдым, - дип уфтанып башлады Айдар сүзен. - Тамагымнан ризык үтмәде, кулым эшкә бармады. Бер караганда гаебем дә юк кебек, әмма дүрт-биш айлык сабыйны көпә-көндез пуля белән тишкән адәмнең җирдә яшәргә ни хакы бар соң?!»
    1064
    0
    5
  • 13 март 2018 - 10:52
    Сайлау көнне рәхәтләнеп бәйрәм итәчәкбез Казанда 2018 елның 1 гыйнварына 906 мең 586 сайлаучы исәпләнә. Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көнне, ягъни 18 мартта 450 сайлау участогы эшләячәк. «Эшлекле дүшәмбе»дә сайлау көнен ничек итеп бәйрәмгә әйләндерү турында сөйләштеләр.
    485
    0
    0
Ночной режим