1 февральдә Россия мәктәләрендә балалары беренче сыйныфка баручы әти-әниләрдән гаризалар кабул итү башланды. Быел Казан мәктәпләрендә 21 меңгә якын бала тәүге тапкыр белем йорты бусагасын атлап керәчәк, дип фаразлана.
– Бу узган елга караганда 1,8 меңгә күбрәк, – дип белдерде Казанның Мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Светлана Захарова.
Иртәнге дүрттән
Казанның “Салават Күпере” микрорайонында бердәнбер уку йорты – 182нче политехник лицей. 2020-2021 уку елына бирегә 150 укучы кабул итү планлаштырыла. Чөнки уку йортында урыннар санаулы. Узган ел, мәсәлән, шул ук күләмдә сабый кабул итү урынына беренче сыйныфта укытылу 10 сыйныфта оештырылган. Сүз дә юк, шуның кадәр баланы укыту бернинди санитар-эпидемиологик таләпләргә дә сыймый. Һәм уку йорты күп мәртәбә бу хакта кисәтү алган.
Хәзерге вакытта биредә 1870 бала белем ала. Сыйныфлардагы балаларның уртача саны – 37 кеше. Әлбәттә, моның чаклы балага сыйфатлы белем бирү турында нинди сүз булырга мөмкин. Әмма “Салават Күпере”ндә яшәүчеләрнең башка чарасы юк, якында гына лицей булып, алар шәһәргә сәгатьләр буе бөкеләрдә торып, балаларын йөртә алмый бит инде. Менә шуларны исәпкә алып, 1 февральдә салаватлылар гариза тапшырыр өчен иртәнге сәгать дүрттән уку йортының капка төбен сагалый башлаган иде.
Сүз уңаеннан, шуны әйтеп китим, үземнең кызым быел тәүге тапкыр беренче сыйныфка барачак. Мин дә тиешле бар документларымны җыеп, киттем лицейга таба. Сәгать иртәнге тугыз иде. Гаризаларны нәкь бер сәгатьтән соң кабул итә башлаячаклар, барам үзем. Юлда очраган Айгөл исемле танышымның нәкь менә шуннан кайтып барышы.
– Исемлек иртә таңнан төзелә башланган инде – ата-аналар үзләре алып бара. Килгән бар кеше шуларга фамилиясен, исемен яздыра, һәм үз чиратын көтеп тора. Мин 111нче, чират килеп җитәргә ерак, дип, чәй эчәргә кайтышым, - дип кызу-кызу атлап кереп китте ул Тансык урамы 5нче йортка.
Чыннан да, лицей янына якын килерлек түгел, умарта күчен хәтерләткән ата-аналар төркеме бер урында сикерә-сикерә үз чиратын көтә. Мин 159нчы булып язылдым.
Исемлекне алып баручы ир-ат: “Барлыгы 150 урын диләр. Димәк, сезнең эләгүегез икеле”, - дип ярама тоз салып куймасынмы? Мин дә югалып калмадым.
- Без сабыр халык, көтәрбез, - дидем. Миннән соң да килүчеләр күп булды. Исемлек 290га кадәр җитте.
Ябык капка
Нәкь сәгать 10да кабул итү башланды, дип хәбәр итте безгә сакчы хезмәтен башкаручы олы яшьтәге абзый. Капкадан 15-20 кешене үткәрәләр, төгәл исемлек буенча. Аны алып баручы ата-аналар санап кертә тора. Бер караганда, тәртип инде. Шул рәвешле, 9дан алып көндезге сәгать 2гә кадәр тордык без урамда лицей капкасын сагалап. Көн җылы иде әле, алай да алты сәгать салкында басып тору үзенекен иткән, аяк-куллар чемер-чемер килә башлаган иде.
Чират 150 санына җиткәндә генә, теге каравылчы абзый чыгып:
- Башка документлар кабул итү булмый, кертмим, - димәсенме!
Шуның кадәр сират күперен узган, ничә сәгать салкында басып торган ата-аналар, шул абзыйны ашап бетерерлек булдык. 10-15 минут торганнан соң, чыкты үзе. Соңрак аңлатканнарча, кайберләр прописка буенча түгел икән, боларны кире борганнар. Безгә бераз урын калган, димәк. Менә шул рәвешле, мәктәп эченә үтеп, гариза язып чыктык. Бездән кала урамда әле тагын 60-70ләп кеше калды. Алар, кайбер сүзләргә караганда, мәктәп җитәкчелегеннән бу гаугалы хәл хакында шәрех (комментарий) бирүләрен сорап, хәтта, уку йорты эченә үтеп кергәннәр. Әмма, бүген кабул итү вакыты бетте, сишәмбе көнне килегез, дип кире борганнар. Биредә урын санаулы булганга, күпчелек ата-ана борчыла да инде.
Кайбер сүзләргә караганда, бәлкем, монда уку ике сменада алып барылыр, дигән имеш-мимеш сүзләр йөри.
Тагын шунысын билгеләп үтик, бу лицейда дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар бернинди әһәмияткә ия түгел икән. Үзең килеп, гариза язсаң гына. Югыйсә, урынсыз калуың да бар.
Гаилә ташламасы буенча
Беренче сыйныфка язылганда, мөһим үзгәреш барлыкка килде. Әлеге мәктәптә инде абыйлары һәм сеңелләре укыган балалар өстенлеккә ия. Мондый канун проектын узган ел Дәүләт Думасы кабул итте. Бу практикада ничек тормышка ашырыла соң?
Мәсәлән, кайбер мәктәпләрдә абыйлы-энеле һәм сеңелләрнең тууы турында таныклык алып килергә сорыйлар. Шулай ук балаларның бергә, бер гаиләдә яшәвен раслаучы документлар да кирәк икән. Бу очракта мәктәп беркетелгән территориягә теркәлү мәҗбүри түгел.
Лилия Гайнуллина
Комментарийлар
0
0
Кешелэрне буш утрауга илтеп тыктылар, на выживание, хэзер мескенкэйльр ни эшлэргэ белми: Анда бит барысы да бюдет олкэсендэ эшлэучелэр, дэулэт файдасына коч куялар: Э дэулэт аларга карата менэ шундый монэсэбэттэ6 Мэктэп юк, балалар бакчасына кытлык: Э бу район ускэннэн усэ бара, кая барсын сон алар(
0
0