Мәгънәле кеше икән. Салаватта кунакта булып кайткач, мин аның турында шундый нәтиҗә чыгардым. Журналистлар телендә күптөрле фикер йөргән Салаватны белү өчен беренче тәэсиргә генә таянырга ярамаганын аның белән якыннан аралашкач кына аңладым. Җиде кат бик астындагы шәхес ул, әмма тулаем үзе генә булдырган дөньясында игелеккә дә, турылыкка да, авыллыкка да...
Һәркөнне - игелек
Салават өенә килеп туктауга, мине сак хезмәте каршы алды. Машинамнан төшүгә исә күзгә-күз... аю белән очраштык. Уенчык түгел инде, әлбәттә, читлектә утырган йөнтәс юанша, әрле-бирле йөренеп, минем фотосессиягә артык каршы булмавын белдертте. Алай усалга ошамаса да, язын вакытыннан алда шаяртып йокысыннан уятуга шат булмаган икән - өч көн буе бөтенесен утлы табага бастырып улаган. Ул вакытта читлеген җимереп чыгар инде дип курыккан хуҗалар, «урман малае» йоклап китүгә, читлекнең зуррагын-ныграгын хәстәрләп куйганнар.
Авылны алып килгән дигән идем - Салаватның биредә урнашкан «Салават җыр театры», тавыш яздыру студиясе һәм шәхси йорты моны урамнан ук дәлилләп каршылады. Чачаклап-чуклап ясалган биек агач капка, аңа кадәр сәнгать әсәре кебек тәртипләп тезелгән чуар утын өеме, капка түбәсеннән күренеп торган өч катлы агач йорт, яшеллек.
Капкадан керүгә үк хуҗаның кем икәнен аңлап була - Россия һәм Татарстан әләме янында «Салават җыр театры»ныкы белән «Ни дня без доброго дела» дип язылган Балалар фондыныкы беркетелгән. Аларга каршы - Салаватның төрле елларда төшкән фотосурәтләре. Ишегалдына керүгә, уңда студия, чәйханә һәм кунакханә урнашкан, сулда - җәйге аш бүлмәсе, беседка, турыга исә - хуҗалар йорты. Шушында ук чәчәк клумбалары, декоратив куаклар һәм бассейн урнашкан. Мондый матурлыкны күргәнегез бармы икән әле дип, кукыраеп, тәвә кошлары чәчәк чемченеп йөри.
Мин килгәндә, Салават кайтып җитмәгән иде әле. Ишегалдыннан да, студиядән дә кеше өзелеп тормый икән. Хуҗабикә каршы алырга чыкканчы, минем башка килгән беренче фикер дә шул булды: «Бу кадәр кеше мәш килгән җирдә гаилә булып яшәве уңайлымы икән?» Өйләре белән таныштырырга дип алып кереп киткән Ләйсән апа иң әүвәл шул соравыма җавап бирде: «Күчкән мәлне әллә ничек иде - 24 сәгать кеше күз алдында, уч төбендәгедәй яшә әле! Аннан ничектер өйрәндем, мин хәзер башкасын күз алдыма да китерә алмыйм, гаилә янында булгач, Салаватка да эшләве рәхәт». Өйләренә исә студиягә килгән, монда эшләгән һәркем керми, әлбәттә, шәхси биләмәгә иң якыннар гына уза. Студия, эш урынына кушылган өй үзенең зәвыклылыгы, рәхәт, уңайлы итеп яшәргә яраклаштырылган булуы белән күзне иркәли. («Аллага шөкер, хуҗалык эше буенча ярдәмчеләрем үземнән дә әйбәтрәк, - дип елмая хуҗабикә, - алар булмаса, бу кадәрлене ничек җыештырып бетермәк кирәк».) Бусы - Салават һәм Ләйсән бүлмәсе, бусы - кечкенә Рөстәм-Тутикныкы (сере соңрак!), бусы - Алинаныкы, бусы - Лиана-Фердинант белән кечкенә Хаятнеке. Чатыр чабып йөргән Рөстәм, тын алып, телевизор карарга чүмәшкән...
Башканы күз алдыма китермим
- Ләйсән апа, ике кыз үстерү ничек тә, малай үстерү ничегрәк?
- Бер кыенлыгы юк әлегә, Аллага шөкер. «Биш»кә генә укый. Мин үзем дә мәктәпне гел «бишле»гә тәмамлаган идем. Әмма хәзерге балалар безгә караганда башлырак. Әнә үзе велосипед төзәтеп маташа әле. Велосипедлары өчәү юкса, ә аңа ватылганын үзе төзәтү кызыграк.
- Минем монда күтәреп килгән иң саллы соравым Салават абыйның Сезгә карата булган игътибары белән бәйле. Матур хисләрне тормыш тузанында каралтмыйча саклар өчен, иманым камил, хатын-кызның зирәк акыллы булуы зарур. Сез Салават абый белән һәрчак янәшә.
- Шушы ук сорауны әле күптән түгел Америкадан бер атнага ял итәргә кайткан уртанчы кызым бирде. Аның инде кайткач-кайткач бер төн булса да әнисе белән серләшеп утырасы килә. Без Салават белән төнлә бер чарадан кайтырга тиеш идек. Салават бакча өендә йокларга ярата - шунда кайтып барабыз. Мин инде, имеш, шоферны җибәрмим, кире монда - кызым янына кайтам. Салават ай-вайга карамады - бакчада кунып калырга туры килде. Без һәрчак бергә - аерым йөрүне ничектер күз алдына да китереп булмый. Шуннан Алина үпкәләгән инде, үзе: «Ничек әтине шуның кадәр яраттыра алдың син, әни?» - дип аптырап сорау бирә. Аның өчен махсус нидер эшләгәнем юк. Усал мин, человек настроения дисәм дә була.
- Салават хатыны булуы авырмы?
- Мин башка тормышны күз алдыма китерә алмагач, белмим. Үземне белә башлаганнан бирле Салаватның янәшәсендә. 14 яшь тулгач, ул, әйдә, икебезгә бер һөнәр сайлыйк, диде - икебез дә җыр юлын сайладык. Аннан, балалар үстергәндә, сәхнәдән киттем.
- Үкенмәдегезме соң?
- Юк, әлбәттә. Сәхнә гомумән минеке түгел. Мин анда Салават өчен генә чыктым. Киң юнәлештә музыка тармагында эшли алам, бүген «Салават» яшьләр үзәген җитәклим. Ә болай Салават өчен тәнкыйтьче булып эшлим.
- Салават тәнкыйтьне күтәрәме?
- Мин бит аның шәхси тәнкыйтьчесе - кирәккә әйтәм. Кемдер кебек мактап, ярарга тырышып әйтмим.
Ипи кыерчыгы - икегә
Салават капкадан килеп кергәндә, минем белән беррәттән аны көтүчеләр күбәйгән иде инде. Кемдер кул куйдыра, кемдер үтенечен белдерә... Салават иң беренче эше итеп улын - Рөстәмен кулына-кочагына алды: «Ну, ничек, улым, класс?» (Рөстәм быелдан яңа сыйныфка укырга күчкән икән. - Г.Җ.)
- Нагловато.
Үз-үзеңне куя белергә кирәк. Елап кайтма. Беренче көнне үзеңне ничек куясың - шулай булачак. Аннан малай кеше тәрбияләүнең серләрен дә ача: «Малайны малайча тәрбияләргә кирәк. Әти тәрбиясе булса гына, ирлек сакланып калачак - мин аңа сугышырга да, кирәк икән, урыны белән сүгенергә дә не запрещаю. Үзем дә каты булырга тырышам. Малай әни итәгенә берегеп үсәргә тиеш түгел».
- Салават абый, ихатагызга кергәч, күзгә иң беренче ташланган сүз «Беркөн дә игелексез яшәмә» булды - бу Сезнең тормыш девизы бугай?
- Ул - балалар фонды әләме. Иганәчелек кычкырып йөри торган нәрсә түгел - эчтә, җанда булырга тиеш ул. Әнә бер дустым үзе беренче сентябрь иртәсендә, ярдәм кирәкмәсме икән дип, бер мәктәп линейкасына барып баскан. Иганәчелек шундый булырга тиеш. Үзем дә, дусларым да мохтаҗларга кулдан килгәнчә ярдәм итү яклы. Хәтерләмиммени мин балачакта туйганчы ашый алмаганны?! Ашарга дип биргән бер телем ипине ашап бетерми идем, чөнки урамга чыккач, малайлар сораячак, алар белән бүлешәсе бар.
- Нәселдән килгән сыйфатмы ул?
- Нәсел дип, безнең нәсел хәерче заты инде ул. Мин шуңа да, артык баеп китүдән Ходай Тәгалә үзе сакласын, дим. Иң зур сынау бирәм дисә, Ходай байлык бирә - аны дөрес файдалана белү зарур. Татар эстрадасында әнә иң акыллы җырны Хәния җырлады: «Бәхеткә түзеп кара!»
- Сез түзә алдыгызмы соң, баш әйләнеп киткән вакытлар булмадымы?
- Мин үземә баш әйләнергә вакыт калдырмыйм - эшлим дә эшлим, эшлим дә эшлим. Ходай Тәгалә исән вакытта әнә шул эштән аермасын. Әнә сез наркоманнарны карагыз - аларның берсе дә хәерче гаиләдән түгел, акчаларын, вакытларын кая куярга белми тинтерәгән бай балалары ул. Мин шуңа да аларның берсен дә жәлләмим - аларны төзәтеп тә, үзгәртеп тә булмый.
- Сез үзегез балаларыгызны ничек тәрбияләдегез?
- Бала үстергәндә аларны бер минут та күз уңыннан ычкындырырга, иркенәйтергә ярамый. Мин кызга да, унсигезе тулгач әйттем: «Менә, кызым, хәзер дүрт ягың кыйбла, ничек телисең, шулай яши аласың». «Мин хәзер башка төрле яши алмыйм инде, әти», - диде Лиана. Димәк, тәрбия үз вакытында кергән һәм дөрес булган.
- Кызлар алар күпчелек әни янында үсә, малайлы булу Сезне үзгәрттеме?
- Ничек кенә әле - иң туры мәгънәсендә. Малайның нинди булуы миннән тора. Әмма аның да әнә үз карашы формалашып килә - яңа классы турында «нагловатый» дип кайткан бит әле. Кеше аера белә. Аның бит хәзер иң тәртипсез нәрсәсе - телевизор, интернет. Ачуым да килмәгәе, бер татар мультфильмы юк бит! Үзебезнең татарча мультфильмнар булсын иде ул, татар телевидениесе көннәр буе татарча сөйләсен, спектакль-концертлары яңгырасын иде.
Мине үзгәртеп булмый
- Үзеннән-үзе миллилеккә килеп җиткәч, Сезнең, буыннар чылбырының төзеклеген саклап, өлкән буын артистларга карата булган хөрмәтегезгә тукталасы килә. Әлфия апа булсынмы ул, Илһам ага Шакировмы - Сез аларны олылый белүегез белән олы.
- Хөрмәт итәргә өйрәнмәсәк, кем булабыз соң без, кая барып терәләбез?! Минем яшь чагымнан да бер мисал бар. Ләйсән белән Уфада яшәүче унбер кат дөнья чемпионы булган Габдрахман Кадыйровка кунакка барган идек. Күңел ачып алгач, Габдрахман абый белән балконга чыктык. Карасам, балкон идәнендә ярты метр биеклегендә Илһам Шакиров пластинкалары тезелеп тора. Бер 200 данә бар да бар инде. Мин аларның күплегенә аптырагач, аңлатып бирде бу - кибет витринасында сатарга куелган пластинкаларга күзе төшкән моның. Бөтен башкорт җырчыларыныкы - 1 сум, ә Илһам Шакировныкы - 10 тиен, ди. Габдрахман абый кергән дә бөтен пластинканы сатып алып бетергән. Илһам Шакировны шулай түбәнсетергә тырышуларына гарьләнгән. Татарлык, миллилек әнә шулай булырга тиеш ул. Илһамнар, Әлфияләр ул - коллекционный, штучный байлык.
- Салават абый, дөнья Сезне үзгәрттеме, Сез дөньянымы?
- Мине үзгәртеп булмый. Мин, бәлки, бераз дөньяны үзгәрткәнмендер. Кемгәдер әйткән сүзем, киңәшем белән. Тыңлаган кеше бар, рәхмәт әйткәне.
Биләмче син, дәү әнием
Салават килгән кунакларын аш бүлмәсенә алып кереп китте, мин исә Ләйсән апа белән җырчының студиясен карап йөрим. Эш өчен дә, монда эшләүчеләр өчен дә бар шартлар да булдырылган - шушында ук яшәп эшләсәң дә, сүз әйткән кеше булмаячак. Барыннан да бигрәк Салаватның музее кызыксыну уятты: баксаң, ул үзенә бирелгән бер генә бүләкне дә югалтмый җыеп бара икән. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк дигәне шушы буладыр инде - монда гади каләм дә, кыйммәтле-затлы әйберләр дә очратып була.
Хуҗабикә чәй өстәле артында Салаватның ризыкта талымсыз икәнен әйтеп уза, мин исә сүзне кабат гаиләгә бәйлим.
- Онык туу картайттымы?
- Картаю сүзен Салават белән икебез дә яратмыйбыз. Без аны дүртенче балабыз итеп кабул иттек. Хаят искиткеч бала - яшь ярымда ул инде алфавитны тулаем белә иде. Беркөнне кунакка килгән дә: «Биләмче син, дәү әнием», - дип көлдертте. Бездә Фердинантның әнисе - беренче санлы дәү әни, мин, өйгә кайтып кермәгәч, икенче урында гына.
- Өйгә кайтып кермәү ялыктырмыймы соң?
- Кайчак, уф, туйдым, дип сөйләнеп алам инде. Берәр көн өйдә утырсак, гаҗәп тоела, күңелсез була башлый.
- Бергә яшәгән еллар дәвамында Салават үзгәрдеме?
- Өйләнешүебезгә 25 ел була. Мин аны туганнан бирле беләм, элек ничек иде - бүген дә бер тамчы да үзгәрмәгән, гап-гади авыл малае.
- Салаватның Салават булуында Сезнең дә өлеш бар дип саныйсызмы?
- Салават кебек кеше юк. Ул - шуның кадәр тырыш, үҗәтлек белән тормышта үз урынын, үзен-үзе булдырган көчле шәхес. Шуңа да аны мин шундый иттем дип әйтә алмыйм - ул Салаватның үзе булдырган юлы. Төпкә сөйрәмәгәнмендер - шул гына. Мин дөньяның бер пычраклыгын да күрми яшәдем, моны хәтта туганнарым да еш әйтә. Салават калкан кебек, безне, гаиләсен, һәрвакыт ышыкта яшәтте.
- Мин менә шунда аның кем икәнен аңладым дигән вакытны хәтерлисезме?
- Яшь вакыттагы бер тарих хәтергә теркәлгән - ул вакытта өстәлдәге иң тәмле әйберләргә Салават орынмый иде. Ашаса да, мин һәм балалар ашап-эчеп туйгач кына ашагандыр, баксаң, ул башта безнең ашаганны көткән икән. «Синең тәмләп ашаганыңны карарга яратам», - дигәч кенә белдем мин аның серен. Шуңа да миннән кайчан гына: «Салават белән яшәве авырмы?» - дип сорасалар, аптырап калам - аннан да рәхәтрәк кеше була аламы икән ул?
- Гаиләнең бөтенлеген саклар өчен, кеше сүзен дә ишетмәскә кирәк бит әле.
- Менә син язып чыккач та, әллә ниләр дип пычратучылар табылачак. Әйтсеннәр, уйласыннар - безгә барыбер. Без күңелебезгә ничек рәхәт - шулай яшибез.
Нәрсә ул Тутик?
Хуҗалык эшләрендә ярдәм итүчеләрнең өстендәге футболкалардагы язуга игътибар иткән идем инде. Аның чикләвеге имәндә булуын соңрак кына аңладым. Баксаң, Тутик дигәне Рустикны аңлата икән. Рөстәм кечкенә вакытында үзен Тутик дип атаган, ә хәзер әнә ул сүз футболкаларга, значокларга, тупларга күчкән. Әтисе кебек спортка битараф булмаган егеткә Салават клуб оештырып биргән - бүген аның аз сүзле хуҗасы исә үзенең футбол белән җенләнүен әйтеп узды.
- Үземнең әтиемнең әйткән сүзе бар иде, - дип искә ала Ләйсән апа, - балаңның дошманы булырга теләсәң, аны аздырганчы иркәлә. Безнең балалар, әлбәттә, рәхәт тормышта үсте, чит илдән чит илгә йөрде, идән юу, ашарга пешерүне белмәде. Әмма мин аларга дөрес тәрбия бирә алдык дип уйлыйм - кызларым да әллә нинди тәмле әйберләр пешереп куя, Рөстәм дә гадилекнең кадерен белеп үсә дип исәплим. Бала акчаның бүген бар, иртәгә булмаска да мөмкинлеген белергә тиеш.
Татар булып кала бел
Саубуллашыр алдыннан мин «ШК» футболкасын кигән Салават абый белән фотога да төштем. Ул футболкасына килеп кунган алтын капканы да кадрга кертергә теләп әй тырышты инде! Тыңлады бит тегесе дә, фотога төшкәнче очып китми торды. Шул сөенечтән өчебезнең дә авыз колакка кадәр җитте...
- Чисталык авылдан башлана, - дип түгәрәкләде сүзен Салават абый, - минем татарлыгым да, авыллыгым да үземнеке. Мин аны сакламыйм - мин шундый. Үзең булып, татар булып калсаң, кайда да рәхәт, кайда да үз дөньяңны булдырып була.
Комментарийлар