16+

Сандык ясау остасы Рафаэль Галиуллин: «Хәзер дин куәтләнгәч, кызлар да кияүгә сандык белән бара башлады»

Бездә әле дә менә дигән итеп сандык ясаучы осталар бар икән. Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында яшәүче Рафаэль абый Галиуллин сандыкларын кайчан ясый башлаганын төгәл генә хәтерләми дә инде.

Сандык ясау остасы Рафаэль Галиуллин: «Хәзер дин куәтләнгәч, кызлар да кияүгә сандык белән бара башлады»

Бездә әле дә менә дигән итеп сандык ясаучы осталар бар икән. Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында яшәүче Рафаэль абый Галиуллин сандыкларын кайчан ясый башлаганын төгәл генә хәтерләми дә инде.

– 40 елга тулмый торгандыр әле, 35 елдан артыктыр. Башта районда машинада, авылда тракторда да эшләп карадым. Берсенә дә күңелем тартмады. Техниканы яратмадым. Армиядән кайтуга, авылда мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булдым. Баянда да, гитарада да уйный идем. Аннан колхозга рәссам булып та урнаштым, – дип сөйли ул.

Ә агач эше белән мавыгу һәм сандык ясау хирыслыгын Рафаэль абый бабасы Хөсәеннән күчкән дип саный. «Элек күп ясала иде. Сораучы булгач – ясыйсың. Бер кышны 13 сандык сатканым хәтердә. Моннан дүрт-биш ел элек булды ул. Хәзер дә сандыкларны сорап кына торалар. Әзерләп куям.  Күбесенчә кышын ясыйм. Җәй көне башка эшләр дә җитәрлек. Бер сандык ясарга кайчак икешәр атна вакыт кирәк», – дип  сөйли Рафаэль абый.

Сандыкны моңарчы кызлар кияүгә чыкканда ясатсалар, хәзер күбесенчә үзенчәлекле бүләк буларак сорыйлар икән. Кияүгә комод белән чыгучылар күбәйсә дә, яшь кызлар арасында да сандык сораучылар бар икән әле.
– Хәзер дин куәтләнгәч, кызлар да сандык белән бара башлады, ахрысы. Күрше апаның оныгына сандык ясап бирдем. Яшьләр хәзер төсен, размерын әйтәләр. Бу юлы яшел төс булсын, диделәр.  Аннан ул кияүгә барган якта су юлы күрсәтү йоласы яшәп килә икән. Киленгә чиләк-көянтә белән су алып кайттыралар. Шуңа иске көянтәне яңартып бизәкләргә, чиләкләргә бизәкләр төшерергә туры килде әле. Матурлап ясап бирдем, – ди оста.
Әнә шундый махсус заказлар эшләп мәш килә Рафаэль абый. Башка районнардан да сандыклар сораучылар күп икән. Бүләккә дип тартмачык урынына йөртә торган сандыкларны да шактый ясаган ул. «Берсе Англиягә китте. Апаның кызы туйга бүләк итеп салырга ясатып алды.  Бүтән  әйбер юк, бар нәрсә дә бар, ди. Ә менә кулдан эшләнгән бүләкләр бигрәк тә үзенчәлекле була. Эченә конфет тутырып алып барган инде. Шаккатканнар. Сорыйлар, Мәскәүдә дә әллә ничә сандык инде минем. Заказ белән генә эшләтәләр», – дип тә сөйләде.

Кулың эш белгәч тә рәхәт. Башкаларны сөендерү тагын күңелгә канәгатьлек бирә.  «Чималларны каян юнәтергә?» – дип сүз катам Рафаэль абыйга.

– Такта сатып алам. Калайны малай Алабугадан алып кайта. Сандыкны 45 сум вакытыннан ук ясый башладык. Ул вакытта бөтенесен кул белән. Калай юк, кибетчеләргә балык һәм повидло салынган зур калай савытларны калдырырга кушам. Алар җыеп баралар, үзем хәтта кечкенә консерва банкаларын да җыя идем. Аннары капкачлардан ясый башладым. Бер сандыкка 70 капкач кирәк. Банка капкачын тартмасы белән алам. Шуның кырыйларын һәм резинкасын алып кисәргә кирәк. Капкачны урталай бөкләсәң, эшләргә 6 сантиметры кала. Шундый матур чыга, – дип сөйли сандык­лар ясаучы оста. – Кофе банкаларын кисеп, күгәрченнәр ясыйм. Төрлесе төрлечә бизәкләргә заказ бирә. Бер кыз җәнлекләр куймаска кушты. Бүре башы куймыйм инде, ике пар күгәрчен куям, дигәч тә – риза булмады. Язылышып чыгуга, пар күгәрчен очырталар ич. Сандыкларга күгәрченнәр куярга яратам. Зәңгәргә буяма, ул безнең төс түгел, диючеләр бар. Аллаһы Тәгалә күкне дә зәңгәр иткән дигән идем, барыбер яшел булсын, диде бер кыз.

Рафаэль абый һөнәрен улы да белүен, үзенә булышуын, бизәкләр ясашуын да сөйләде. Бер сандыкның бәясе 7 мең сум тирәсе. Ә менә күпме сандык ясадыгыз дигән сорау­га төгәл генә җавап таба алмадык. «Элек кибеткә дә сандык кайта иде. Шуларны хәтерлим әле мин. Әбиләрнең зур-зур сандыклары булган. Бик зурларына икешәр тотка куя торган булганнар», – дип искә ала ул әүвәлгеләрне.

Рәсимә Галиева

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading