16+

Сата белмәсәң, акча керми

Кайбер районнар һәм агропредприятиеләр вәкилләре: «Авыл хуҗалыгы ярминкәләре безнең өчен зыян гына китерә», - дип әйтәләр, имеш.

Сата белмәсәң, акча керми

Кайбер районнар һәм агропредприятиеләр вәкилләре: «Авыл хуҗалыгы ярминкәләре безнең өчен зыян гына китерә», - дип әйтәләр, имеш.

- Мондый сүзне беренче ишетәбез. Бер генә районның һәм агропредприятиенең дә зарланганы юк, - дип, гаҗәпләнеп кабул итте соравымны республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге хезмәткәре Анатолий Никитин.
Министрлык мәгълүматларына караганда, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 32 район (республикада барлыгы 43 район) ярминкәләр үткәрә.
- Продукция министрлык тәкъдим иткән бәядән, ягъни базар бәясеннән арзанрак хакка сатыла, - диде Анатолий Никитин. - Ләкин ярминкәдә катнашучыларның транспортка тотылган ягулык-майлау материалларын министрлык каплый. Сәүдә урыны өчен дә түләү алынмый.
Министрлыкта әйткәннәренчә, 32 район да ярминкәләрдә теләп катнаша. Шулай ук «Татарстан кулланучылар җәмгыяте», «Татплодоовощпром», «ВАМИН», «Майский», «Юбилейное», «Агро-инвест», «Сервис-агро» кебек эре агрохолдинглар, Лаеш кошчылык фабрикасы, Буа һәм Нурлат шәһәрләре шикәр заводлары активлык күрсәтәләр.
- Казанда 15 сентябрьдә узган ярминкәгә генә дә 600 берәмлеккә якын техникада 37,2 миллион сумлык продукция китерелде», - диде Анатолий Никитин.
Зур сумма, әмма аны сатарга да кирәк бит әле. Авыл хезмәтчәннәре - тырышлар, мул уңышын да үстерәләр, продукция дә җитештерәләр. Тик аларга әлегә сату итү эше генә ятрак-өйрәнелмәгәнрәк нәрсә. Район үзешчәннәре концертларын алып баручыларга тавыш көчәйткечтән агрофирмаларның, предприятиеләрнең исемнәрен атый-атый сәүдә нокталарына халыкны җәлеп итеп тору да кирәктер, мөгаен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading