16+

Сатучысы – бар, алучысы – юк: ел әйләнәсе эшли торган ярминкәләр хакында Казан халкы әллә белмиме?

Сатучысы – бар, алучысы – юк: ел әйләнәсе эшли торган ярминкәләр хакында Казан халкы әллә белмиме?

Газетабызның узган бер санында, фермерларга үзләре җитештергән продукцияне сату өчен Казанда ел әйләнәсендә эшли торган түләүсез сату нокталары барлыкка киләчәк, алар җиде урында булачак, дип язган идек. Аның беренчесе сентябрь аенда ачылды. Яңа елдан соң көндәлек чатырлы ярминкәләр бөтен җирдә дә тулы куәтенә эшли башлады. Алар көзге, язгы ярминкәләр чорында гына түгел, кышын да, җәен дә эшләячәк.

«Эко-фермер» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы идарә рәисе Нурҗиһан Хәйретдинова безгә ул вакытта, сату нокталары фәкать фермерлар өчен генә булачак, алыпсатарларга анда урын булмаячак, дип кат-кат басым ясап әйтте. Ярминкәләр шимбә, якшәмбедә генә түгел, көндәлек булачак, дип тә өстәде ул. Сәүдә ничек бара икән дип, сишәмбе көнне өч сату ноктасын карап кайттык. Атна уртасы булгангамы, сату итүчеләр юк иде. Зәкиев урамында урнашканында шимбә көнне сату булган, өстәл өстендә калган сөяк кыйпылчыклары шуны әйтеп тора. Фучик урамында чатырлар шулай ук буш, анда да ярминкә шимбәдә генә булган. Аның тирәсендә сату иткән әбиләр әйтүенә караганда, бирегә фермерлар килеп сата. Алар, чатырларның бик тә матур итеп ясалганын, утлар кертелгәнен дә әйтеп, өстәлләренең бик биек булуыннан зарланып алды. Өстәлләрен тәбәнәгрәк ясасалар, без дә шунда кереп сату итәр идек, диделәр. Фермерларга дигән урында аларга сату рөхсәт ителәме икән соң? Казан мэриясенә без шул сорау белән мөрәҗәгать иттек. Чатырлы ярминкәдә республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, фермерлар, крестьян-фермер хуҗалыклары, терлек асраучы, яшелчә үстерүче ­шәх­с­и­ хуҗалыклар, бакчачылар сату итә ала, дип язылган безгә килгән җавапта. Өстәлләрнең биеклегенә килгәндә, Нурҗиһан Хәйретдинова әйтүенчә, алар барысы да фермерларның теләкләрен искә алып эшләнгән.



- Озынлыгы да, биеклеге дә кат-кат уйланып эшләнгән. Әлеге ярминкәләр иң беренче чиратта фермерларның мәнфәгатен күз уңында тота. Аларны булдыру идеясе белән фермерлар ассоциациясе һәм безнең кооператив чыкты. Сату урыннары кайда урнашачагын, аларның ни рәвешле булачагын без киңәшләшеп эшләдек. Әлбәттә, анда әбиләр дә сата ала, әмма бакчачылар кереп тулып, фермерларга урын калмаса, күңелле булмаячак. Ә боларны контрольдә тоту өчен, идарәче компания булдырырга кирәк. Без бу мәсьәлә буенча Казан шәһәре Башкарма комитетына да мөрәҗәгать иттек, әмма әлегә бернинди дә җавап юк. Сату урыннарын чиста тотарга, анда тәртип булдырырга, бәхәсләр чыкса, аларны хәл итәргә кирәк, башка хуҗалык мәсьәләләре белән дә шул компания шөгыльләнер иде. Ни өчен дигәндә, көз көне ул урыннарны бомжлар үз иткән дигән сүзләр дә ишетелде, - дип сөйләде ул безгә.



Идарәче компания булдыру турындагы сорау белән без Казанның Кулланучылар базары комитетына мөрәҗәгать иттек. Алар биргән мәгълүматлар буенча, мондый мөрәҗәгатьләр булган.
- Бу мәсьәлә өстендә эш бара. Якын араларда ачык конкурс игълан итәчәкбез, - диделәр безгә.



Нурҗиһан Хәйретдинова сату урыннарының әлегә алар теләгәнчә үк тулы түгеллеген дә әйтте.
- Реклама җитми. Атна уртасында анда килүче юк, шимбә көнне генә сату итәләр, - диде ул.
Шимбә ярминкәләре ничек уза икән дип, Лаврентьев урамындагы сәүдә ноктасына киттек. Суыктан куркып килмәгәннәрдер әле дисәм, Аксубайдан ук килүчеләр дә бар иде. Яңа Үзи авылыннан Фәнис Алимбәков ит белән сату итә.



- Бу урында сентябрь аеннан бирле сатам. ­Шәхси­ хуҗалыгымда 50 баш сыер асрыйм, 400 баш казны да шушында алып килеп саттым. Көзге ярминкәләр тукталды дип борчылып торганда гына, әлеге сәүдә нокталары ел әйләнәсендә эшләячәк, дип сөендерделәр. Үстергән малны тизрәк урнаштырасы да килә бит. Хөкүмәтнең ярдәме зур. Авыл хуҗалыгы министрлыгы ай саен транспорт чыгымнарын каплый, ярминкәләрдә актив катнашучыларны бүләкли. Рәхәтләнеп эшлибез. Сәүдә урыннары бик җайлы, палаткалар корып утырасы юк. Әмма бер ягын каплаулы итсәләр, ышык булыр иде, - дигән теләген дә җиткерде ул.
Ярминкәләрнең көндәлек эшләвеннән ул хәбәрдар, ләкин Аксубайдан көн дә килеп йөреп булмый, өлгерә алмыйбыз, ди Фәнис абый. Халык та әлегә көн дә ярминкәгә йөрергә әзер түгел бугай, дип тә өстәде.



Балтач районы Түбән Кенә авылыннан Айдар Сәмигуллин бал сата.
- Бал сезоны бетсә дә, бүре гел урманга карап торган кебек, ярминкәгә чыгасы гына килеп тора. Ярминкәләргә актив йөргән өчен, Авыл хуҗалыгы министрлыгы 5000 сум премия дә бирде. Фермерларга теләктәшлек сизелә, - ди ул.

Пилмән ише ярымфабрикатлар сата торган ханым элек «Бәхетле» янында сату итүен, анда сәүдәнең яхшы баруын, ә биредә сатып алучыларның аз булуыннан зарланып алды.

Зөядән килгән Газизә (фамилиясен әйтергә теләмәде) биредә ноябрьдән бирле сата икән. Ул да, чатырлы сәүдә нокталарының уңайлы булуын әйткәннән соң, «көндәлек» сүзенең үзен акламавын белдерде.



- Җомга көнне килеп карадык, сатып алучылар юк. Халык базарга, гадәттәгечә, шимбә көнне генә чыга. Булганнары да йокылары туйгач кына чыга бугай. Ә без монда кичкә кадәр басып тора алмыйбыз. Сатып алучы булса, һәр көн килер идек. Казан халкы бәлкем белеп тә бетермидер, реклама бирсеннәр иде, - ди ул.
Базарга чыгып ит сата башлаганнарына әле ярты ел гына икән. Моңа кадәр продукцияләрен алыпсатарларга тапшыра торган булганнар. «Үзең сатканда керемлерәк», - ди Газизә.

Арча районының Айван авылында яшәп, яшелчәчелек белән шөгыльләнүче Нәфил Гатауллин ярминкәләргә атна саен йөри. Ә менә аның таныш-белеш фермерлары ярминкәләрнең тукталмавын, анда сату өчен түләүсез урыннар барлыгын белмәгәннәр. Нәфилдән, шәхси хуҗалыклар да анда барып сата аламы, дип кызыксынганнар.

Чатырлы сәүдә нокталары Лаврентьев базарының бер читендә урнашкан. Анда таба барганда базарның уртасыннан үтәсең. Кечкенә генә тәбәнәк өстәлләр өстенә сөт, эремчекләрен тезеп куйган Шәле апалары янына тукталдым. Нишләп чатыр астындагы өстәлләр янына басып сатмыйсыз дигән соравыбызга, бу урында дистә еллар сатабыз, халык безне шушыннан гына таба ала, диделәр. Тозлы кыяр, кәбестә сатып торучы абзыйга да шул ук сорауны бирдем. Ул әлеге урыннар турында белми булып чыкты. Аның каравы алыпсатарлар үз иткән ул чатырлы базарны. Бер дә кыенсынмыйча гына: «мин - алыпсатар», - диде сөт продуктлары сатып торучы ханым. Нурҗиһан Хәйретдинова әйтмешли, боларны контрольдә тотарлык, реклама белән дә шөгыльләнерлек, хуҗалык мәсьәләләрен дә чишәрлек идарәче компания җитмидер монда, мөгаен.




Чатырлы ярминкә урыннары

Фучик урамы, 64; Липатов урамы, 7; Зәкиев урамы, 12; Дементьев урамы, 7; Беломорская һәм Гудованцев урамнары чаты; Батыршин урамы, 20; Лаврентьев урамы, 10 адреслары буенча урнашкан.

Алар иртәнге 7дән көндезге 12гә кадәр эшли.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading