390 тәңкә. Мүк җиләгенең бәясен күреп күзләр шакмак булды. Янына элмә-өндәмәсен дә чәпегәннәр: «ОРЗ, гриппка каршы иң үтемле чара». Анысын инде аның өндәмәсез дә бик яхшы белә идек. Әмма дә ләкин ат бәясенә түгел бит инде. Бер уч үлчәтеп алган «әҗәл даруы»на 135 тәңкәне түләп кассада торганда ирексездән безнең илнең...
Шәһәрнең иң кыйбат саналган әлеге кибетенә юк-юкта керергә туры килә шул. Юл уңае да, кыйбат булса да, кирәкле һәр нәрсәне табып була. Әмма кыйбатлыгы сыйфатында әллә ни чагылыш тапмый үзе - әллә ничә кат кулланылу вакыты чыккан эремчек, сөт алып авыз пешкән булды. Инде килеп ике бәя арттырып түлисең икән, хет ялганы-мазары булмасын иде аның. Ә юк - безнең илдә кәкре каеннар чат саен шул.
Артык акча табылгач...
Күршебез туган көн уздырыр алдыннан бөтен кирәк азык-төлекне кибеттән алып, шәһәр читендәге йортларында кунак җыйды. Барып җитеп, өстәл тезә башлагач, утырып еладым, диде ул соңыннан. Алган салатларның ник берсен ашарлык булсын, ди бу. Берсе гомумән ачыганмы-күксегәнме, пакетын салдырып җибәргәч, начар исе таралды, ди. Кыздырырга дип алынган өч тавыгының икесенең кыяфәте артык шикле иде, эткә чыгарып бирдем, дип шаккатырып сөйләде. Соң мин дә инде, ник карап алмадың, дигән булдым. Әмма култык астыңа кечкенә балаңны кыстырып ашамлык төягәндә кем капшап, тикшереп тора ала инде. Иң кызганычы: кире чык та ал түгел бит - якында гына супер, гипермаркетлар калкып утырмый. Кире илтеп тә тапшырмады ул черегән ризыкларны - талашып йөрергә артык нервым юк, үзләреннән дә шулай чыксын, гына диде. Туган көнгә дип түккән 3-4 меңенең яртысы чүп чиләгенә киткәч, карганмас җиреңнән карганырсың шул.
Без, сатып алучылар, дурак түгел анысы. Азык-төлекне юкка чыгармас өчен, ничек итеп беренче, икенче, өченче юллар узуын бик яхшы беләбез. Чери башлаган алмалар, тәм кергән эремчек-каймаклар бәлешләргә кереп китә, бозыла башлаган тавыклар кыздырыла яисә салатларга турала, бозылудан кулга ябыша башлаган казылыкларның марганцовкалы суларда чайкалуы да сер түгел. Шулай бервакыт азык-төлек сайлап йөрим, шул 390 тәңкәгә җиләк саткан кибеттә консультант кыз бер кул арбасында ризыкның бәясен алып, бүген генә чыккан дигәнен чәпәп ята. «Бигрәк свежий ризык сатасыз икән», - дигән сүземә: «Бөтен претензия дә җитәкчелеккә», - диде ул. Соң аны хет башка бүлмәдә ябыштырсын иде! Бер туганыбыз бәясе беркетелгән адыгей сыры алып, хакын куптарып караган иде - сырның кулланылу вакыты өч ай элек чыккан булган. Юридик белеме булуы аркасында ул аның бәясен өчләтә чыгарды чыгаруын, әмма эш бит җиңүдә генә дә түгел. Ник шул дәрәҗәдә алдыйлар безне диген? Экологик чиста ризык ашамаганга, сәламәтлек какшый дип йөр син - бәлки ул саулык биш былтыр кулланылу вакыты чыккан бозык азык-төлек ашаган өчен какшыйдыр?
Балык башыннан чери
Әлбәттә, проблеманың төбе балык башына килеп терәлә. Кемнең кеме булмасаң, шундый кибетләр тотып, бозылган азык-төлек сатып ята аласыңмы син? Чат башына ничарадан бичара булып, оекбаш сатарга чыккан әбиләргә көн күрсәтмиләр, ә күрәләтә кеше алдаган эре сәүдәгәрләргә чуртым да булмый. Үзебез дә каргансак карганабыз, әмма экологик чиста ризык эзләп урманга да, гадел, намуслы ил эзләп океан артына да китә алмыйбыз. Барыбер алабыз, барыбер ашыйбыз шул «мәңгелек юлында клиент эзләүче» ризыкларны.
Кыйбат - димәк, сыйфатлы, формуласына туры килмәгәненә генә аптырап гаҗиз булам мин. Кулланылу вакыты чыккан балалар ризыгы саткан сәүдәгәрләргә карап шаккатам. Бәндәдән курыкмасаң, Алладан курык дигәндәй - барыбер тота бит инде ул. Андый акча белән, ай-һай, мантырсыңмы икән дә бәрәкәтен күрә алырсыңмы икән...
...Ә теге «әҗәл даруы» - мүк җиләге, дигәннән. Йөрмәгез кибеткә. Атна ахырында базарга кереп чыккач, мин аны табигать биргән бәясеннән ике кило итеп алдым. Бер дә 390 сум түгел ул, килосы өчен нибары 170 тәңкәне алып калды Лаеш ягыннан килгән Әнисә апа...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар