16+

Сайлап хезмәт ит

1 октябрьдән армиягә көзге чакырылыш башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

1 октябрьдән армиягә көзге чакырылыш башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин югары белемле ир-егетләр, федераль закон нигезендә, армиядә бер ел чакырылыш срогын үтәү урынына, контракт хезмәтен дә сайлый алалар, дип белдерде.

- Контракт килешүе ике яки өч елга төзелә. Чакырылыш армия хезмәтендәге егетләрнең банк карталарына ай саен ике мең сум, ятимнәргә өч мең сум күчерелсә, контракттагыларга 50 мең сумга кадәр түләнелә. Аларның көнкүреш шартлары да яхшырак, - диде Сергей Погодин.

Югары уку йортларында хәрби кафедра әзерлеге үткән студентлар ахырда өч айлык сборда гына катнаша, шуннан соң аларга хәрби билет бирелә, ә банк картасы бирелми, димәк, акча да күчерелми. Казанда хәрби кафедра КАИда һәм КХТИда бар. Сәбәпләре булмаган килеш чакырылыш яки контракт хезмәте узмаган кешеләргә, чакырылышның ахыргы чиге - 27 яшь тулганнан соң, хәрби билетына «Законлы сәбәпләрсез, хәрби хезмәт узмаган килеш, запаска теркәлә» дип язылачак.

Татарстанда көзге чакырылышта 20 меңнән артык ир‑егет комиссия үтәчәк, шулардан дүрт меңнән артыгы хәрби частьләргә җибәреләчәк. Республиканың «Патриот» җыелу үзәгеннән тәүге төркемне озату ноябрь аеның беренче декадасына планлаштырылган. 1500 егет республика белән шефлык элемтәләрендәге хәрби частьләргә китәчәк.

Сергей Погодин:
- Армиягә китүчеләргә Татарстан Хөкүмәте көнкүреш кирәк-яраклары биштәре һәм кәрәзле телефон бүләк итә. Телефоннан аена 30 минут сөйләшү бушлай. Безнең өчен һәр егет кадерле, исән‑сау хезмәт итеп кайтсыннар! - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading