16+

Сайлаучылар: "Киләчәгебезне ышанычлы кулларга тапшырасыбыз килә" (фото)

Казанның Совет районындагы 365 нче сайлау участогы. Сәгать көндезге 12 нче яртылар тирәсе. Участокта алма төшәрлек тә урын юк. Бюллетень алу өчен кешеләр чират тора. Һәркемнең дә кәефе күтәренке, кешеләрдә бәйрәм рухы.

Сайлаучылар: "Киләчәгебезне ышанычлы кулларга тапшырасыбыз килә" (фото)

Казанның Совет районындагы 365 нче сайлау участогы. Сәгать көндезге 12 нче яртылар тирәсе. Участокта алма төшәрлек тә урын юк. Бюллетень алу өчен кешеләр чират тора. Һәркемнең дә кәефе күтәренке, кешеләрдә бәйрәм рухы.

Сайлауга күпләр гаилә белән килгән, кечкенә сабыен коляскага утыркан яшь аналар, таякка таянган пенсионерлар да очрый. Беркем дә киләчәге өчен битараф түгел, һәркем үз тавышын мөһим дип саный.

Илсия белән Римир Сәлимгәрәевләр сайлауларны беркайчан да калдырганыбыз юк, диләр.

Римир абый газетабызның даими укучысы да булып чыкты. Шигырьләр дә яза икән. Балачагында сайлауга барган чакларын искә алып шигъри юллар да укыды:

- Әти-әни, сигез бала

Бара идек сайлауларга...

Сайлауларга бармый калу мөмкин түгел. Башкача ярамый да, киләчәгебезне үзебез хәл итәргә, үзебез сайларга тиешбез. Сайлаудан сайлауга яшибез шулай, өмет яшәтә. Киләчәгебез якты, өметле булсын иде дип телибез, - ди Римир абый.

Гөлүсә Шәрәфиева һөнәре буенча укытучы, өч бала анасы, сайлауга ике кызын: Ләйсән белән Зиләсен ияртеп килгән.

- Балалар кечкенәдән үк сайлауларның мөһим икәнен белеп, күреп үсеннәр. Сайлауга килү һәрберебезнең бурычы. Бүген үз фикереңне белдерү, киләчәгебезне кем кулына тапшыруны билгели торган көн! "Казан-Арена" стадионында булачак бәйрәм концертына да барырга әле исәп. Бүген бәйрәм бит! - ди Гөлүсә.

Бикчуриннар исә сайлауларга гаиләләре белән килгәннәр.

- Киләчәгебезгә битараф булмаганга бүген барыбыз да сайлауга килдек. Бу көн безнең өчен бик мөһим. Киләчәгебезне ышанычлы кулларга тапшырасыбыз килә, - ди алар.

365 нче сайлау участогының комиссия рәисе Елена Павлова әйтүенчә, биредә 2856 кеше теркәлгән. Беренче тапкыр килүчеләр - әле быел гына 18 яшен тутырган сайлаучыларга истәлекле бүләкләр: магнитлар белән рюкзаклар тапшырылса, сайлаучыларның һәрберсенә махсус беләзекләр бирелә. Сайлау тыныч уза, диде. Теләгән кешеләргә тамак ялгап алу өчен буфет та эшли.

365 нче сайлау участогыннан фоторепортаж (Эльвира МОЗАФФАР фотолары)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading