Шәһри Казан

Сөенче: балалар бакчалары саны артырга тора

2015 ел ахырына кадәр республикада 30 мең урынлык балалар бакчалары төзеләчәк. Яңа балалар бакчалары төзүгә акчаны республикабыз федераль казнадан алырга планлаштыра. Мәгариф җитәкчеләре, мәктәпкәчә тәрбия йортлары төзү программасында актив катнашып, шул рәвешле өч яше тулган нарасыйлар арасында чиратны тәмам юкка чыгарырга уйлый.

Реклама

Мондый хәбәргә чынлап торып сөенерлек. Сабыена балалар бакчаларында урын бушаганын көткән гаиләләр бик яхшы белә бу проблеманың зурлыгын. Бигрәк тә башкаланың социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортларында яшәүче яшь гаиләләр интегә. Аларның күбесе икешәр бала үстерә, ә аларны урнаштырырга ни бакчасы, ни мәктәбе юк. Шуңа да күп кенә әти-әниләр балаларын үзләре яшәгән йорттан берничә тукталыш ераклыкта урнашкан бакчага, мәктәпкә йөртергә мәҗбүрләр. Фатирлы булдым дигәч кенә яшь гаиләләрнең әнә шундый проблемалары килеп чыкты.
Дөрес, соңгы елларда Татарстанда бу проблема азмы-күпме хәл ителде анысы. 2011 елда старт алган «Бәләкәч» программасы уңышлы гына эшләде. Программа нигезендә республикада 13 меңгә якын бала бакчага китте. Бүгенге көндә республикабызда 1950 балалар бакчасы эшли. Аларда 188 мең бала тәрбияләнә. Бу бик зур саннар, әлбәттә. Тик ни генә булмасын, балалар бакчасына чират әле дә саклана. Монда соңгы вакытта яңа туган балалар саны артып китүне дә истә тотарга кирәктер. Яңа федераль программа буенча төзеләчәк бакчалар киеренкелекне киметер дип ышанасы килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: