16+

Серле сүзне онытма: «Мин «Кол Шәриф» өчен тавыш бирәм»

Бу атнада җомга көнне «Кол Шәриф» мәчетенә керүчеләрдән пароль сораячаклар. «Россия 10» бәйгесе тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. 6 октябрь көнне, ягъни нәкъ алты көннән проектка йомгак ясар вакыт килеп җитә.

Серле сүзне онытма: «Мин «Кол Шәриф» өчен тавыш бирәм»

Бу атнада җомга көнне «Кол Шәриф» мәчетенә керүчеләрдән пароль сораячаклар. «Россия 10» бәйгесе тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. 6 октябрь көнне, ягъни нәкъ алты көннән проектка йомгак ясар вакыт килеп җитә.

Бу көнне бәйгенең беренче унлыгына кергән җиңүчеләр билгеле булачак. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы хезмәткәрләре дә, «Кол Шәриф» мәчете бәйгедә җиңеп чыксын өчен, ярдәм итәргә булганнар. Моның өчен алар бик тә кызыклы алым уйлап тапканнар. 4 октябрьдә, ягъни җомга көнне, сәгать 17.00дән 21.00гә кадәр «Кол Шәриф» мәчетенә керүчеләрдән пароль сораячаклар. Серле сүзне белгән кеше исә (ә ул исә бик гади - «Мин «Кол Шәриф» өчен тавыш бирәм» дип әйтергә кирәк) ул көнне ак стеналар артындагы теләсә кайсы музейга бушка керә ала. Ә аннары исә алар, музейларны карагач алган тәэсирләрдән соң, 10russia.ru сайтына кереп, мәчет өчен тавыш та бирер дип ышана оештыручылар. Бу турыда Казандагы «Эхо Москвы» хәбәр итә.
Казанның «Кол Шәриф» мәчете илебезнең төп символлары рәтенә эләгерме? Мәчетне җиңүчеләр унлыгына кертү өчен әле вакыт бар, шуңа күрә, тавыш биреп калырга ашыгыйк. Аны исә һәркем эшли ала, ул бернинди кыенлыклар да тудырмый. Моның өчен нибары 10russia.ru га, ягъни проектның рәсми сайтына керергә генә кирәк, шулай ук 1880 номерына 15 номеры белән SMS-хәбәр юллап та тавыш бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Россия 10» проекты быел март аенда башланган иде. Ул өч этаптан тора. Республикабызның «Кол Шәриф» мәчете, I һәм II этапларны үтеп, финалга узды. Бәйгенең II этабында ул 9 нчы урынны алган иде. Хәзерге вакытта финалга узган 30 объект арасында көрәш бара. Әлегә исә «Кол Шәриф» мәчете 16 нчы урында гына бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading