16+

“Шәфкать агачы” акциясе битараф булмаганнарны җыйды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Кремль урамында урнашкан "Татарстан почтасы" элемтә бүлегендә, инвалидлар декадасы кысаларында, «Шәфкать агачы" дигән хәйрия акциясе узды.

“Шәфкать агачы” акциясе битараф булмаганнарны җыйды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Кремль урамында урнашкан "Татарстан почтасы" элемтә бүлегендә, инвалидлар декадасы кысаларында, «Шәфкать агачы" дигән хәйрия акциясе узды.

Газета-журналларга язылу компаниясе барган вакытта оештырылган әлеге акциягә кеше күп килгән иде. Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, депутатлар, хәйрия оешмасы җитәкчеләре, җырчылар, театр әһелләре, җаваплы урыннарда эшләүчеләр дә әлеге хәйрия чарасыннан читтә калмады. Алар картлар һәм балалар йортларын, интернат-мәктәпләрне газета-журналларга яздырды.

- Әдәбият елында узган әлеге социаль акция үзенә күп кешеләрне җыйды. Газета-журналлар алар бер көнлек кенә бүләк түгел, алар атна саен килеп тора, син аларны көн саен диярлек кулыңа аласың. Балалар йортларында тәрбияләнүче балаларны газеталар укырга өйрәтү өчен дә бер сәбәп бу. Чарага килүчеләргә рәхмәтемне җиткерәм, - диде Эльмира Зарипова килгән кунакларга мөрәҗәгать итеп.

"Россия почтасы" федераль дәүләт унитар предприятиесе - "Татарстан почтасы" федераль почта хезмәте идарәсе директоры Регина Кузнецова сүзләренчә, әлеге акцияне үткәрү идеясе кинәттән генә туган.

- Әлегә кадәр мондый хәйрия чарасы узганы юк иде. Аны инвалидлар ункөнлеге кысаларында уздыру урынлы булыр дидек. Газета-журналларга язылучыларның саны буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында беренче урында тора. Әмма безнең картлар, инвалидлар йортларында яшәүчеләр, балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең газета яздырып уку мөмкинлеге юк. Шуларны күздә тотып, "Шәфкать агачы" акциясен оештырырга булдык. Ул Казанда гына түгел, республика район-авылларында да бара. Бүгенге чара җәмәгатьчелекнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата битараф түгеллеген күрсәтте, - диде ул.

Хәйрия акциясенә килгән "Благодарение" яшь буынга һәм социаль инициативаларга ярдәм итү фонды директоры Рүзилә Шәймәрданова мондый чараларда еш катнашуларын, кичә генә Баулы районында инвалид балаларның спектакль куюын сөйләде.

- Пьесаны шулай ук мөмкинлеге чикләнгән кеше язган. Спектакльгә махсус җырлар-көйләр яздырдык, аны балалар үзләре уйнады. Моның белән генә чикләнмичә, тагын бер пьеса өстендә эшли башладык. Фонд учредителе - Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов бер инвалид балага китабын чыгарырга булышты. "Татарстан почтасы" оештырган чарадан да читтә калмаска булдык. Берничә картлар йортларына "Шәһри Казан" газетасын яздырдык, - ди ул.

Акция барышында "Шәһри Казан" газетасын яздыртучылар күп булды. Яңа елдан картлар йортларында яшәүчеләр, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр "Шәһри Казан" газетасы килә башлаячак.
***
Казан шәһәр думасы депутаты, Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев:
- Яшьләр үзенә кирәк мәгълүматны интернеттан ала, әмма өлкәннәрнең андый мөмкинлеге юк. Аларның бөтен юанычы телевизор да гәҗитләр. Әби-бабайлар, апа-абыйлар газета-журналлар укып үскән буын бит. Көндәлек матбугатны уку традициясен югалтмаска, дәвам итәргә кирәк. Акциянең дә дәвамлы булуын телим.

"Россия юристлары ассоциациясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Илнар Гыйрфанов:
- Яңа ел алдыннан мондый чара оештыру куанычлы вакыйга. Әлеге акция квартал саен уздырылганда да яхшы булыр иде. Булышырга теләге булганнар күп, әмма аларның күбесе ничек итеп ярдәм итәргә мөмкин булуын белми. Рәхим ит, кил дә газета-журналга язылу компаниясендә катнаш. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне сөендерер өчен бер сәбәп ул.

Динә Гәрәева, "Татар радиосы" радиостанцияләр челтәре директоры:
- Газета укучыларның саны кимеде дибез, әлеге акция халыкның игътибарын газета-журналларга да юнәлтә.

Раил Садриев, Буа дәүләт драма теары директоры:
- Акцияләр алар бик кирәк. Беренче чиратта ул игътибар юнәлтү чарасы. Танылган кешеләр килгән бу чарага, алар үрнәгендә башкалар да кушылыр бу игелекле эшкә. Вакытым тыгыз булса да, үзем дә килеп чыгасы булдым, хәйрия эшеннән читтә каласым килмәде.

Фоторепортаж

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading