16+

Шиклеләр арта бара

Татарстанда мөселманнарның болай мәсхәрәләнгәне юк иде әле. Рамазан аена аяк баскан вакытта дин әһелләренә шушындый һөҗүм оештырырга кирәк бит, ә?! Бөтен Россияне шаулаткан әлеге хәл мөселманнарны тикшерә, тенти башларга менә дигән сәбәп, җирлек булды.

Шиклеләр арта бара

Татарстанда мөселманнарның болай мәсхәрәләнгәне юк иде әле. Рамазан аена аяк баскан вакытта дин әһелләренә шушындый һөҗүм оештырырга кирәк бит, ә?! Бөтен Россияне шаулаткан әлеге хәл мөселманнарны тикшерә, тенти башларга менә дигән сәбәп, җирлек булды.

Юк, бу гамәлне кылган бәндәләрне һич кенә дә «мөселманнар» дип атап булмый! Бер Аллаһка ышанган кардәшләр бер-берсенә ничек кул күтәрергә тиеш ди инде ул?! Бу бит башка сыймый! Шулай да ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең (ТР МДН) уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның атып үтерелүендә һәм ТР МДН рәисе мөфти Илдус Фәйзнең машинасын шартлатуда тикшерүчеләр мөселман өммәтендәге кешеләрдән дә шикләнә. Шул ук көнне «Идел Хаҗ» директорлар советы рәисе булган 57 яшьлек Рөстәм Гатауллинны, «Вакф» фонды җитәкчесе, 39 яшьлек Казан кешесе Мурат Галиевны, Биектау районында яшәүче 41 яшьлек Айрат Шакировны (Гомәр хәзрәт буларак билгеле), Казанда яшәүче Үзбәкстан вәкиле 26 яшьлек Абдунәҗиб Атабоевны, моннан ике ел элек ТР МДНендә хәрби көчләр белән эшләү бүлеген җитәкләгән 37 яшьлек Марат Кудакаевны, Лаеш районында яшәүче 31 яшьлек Азат хәзрәт Гайнетдиновны тоткарладылар. Шимбә көнне Вахитов районы суды тикшерү барышында шикләнелүчеләргә карата хөкемен дә чыгарып өлгерде. Аның нигезендә эшмәкәр Азат Гайнетдиновны суд залында ук иреккә чыгарсалар, Рөстәм Гатауллинның иреген чикләү өч тәүлеккә кадәр дәвам итәчәге, калган тоткарланучыларның ике ай чамасына иреге чикләнеләчәге мәгълүм булды. Бу шикләнелүче кешеләр шаһитларга басым ясамасын һәм тикшерү эшләренә комачау итмәсен өчен эшләнелә икән.
Абдунәҗиб Атабоев - мөфти машинасы шартлаган җирдән качкан, Айрат Шакиров - мөфтинең ваһһабчыларга каршы алып барган көрәшен ачыктан-ачык тәнкыйтьләгән, Мурат Галиев - быел «Вакф» фондын берничә мәхәллә белән берләштереп, мөфтияткә альтернатива төзергә җыенган булса, Рөстәм Гатауллиннан күптән түгел хаҗга юллама квоталары тартып алынган иде.
Хәзерге вакытта Россия тикшерү комитеты, Эчке эшләр министрлыгы, Федераль иминлек хезмәте төркемнәре барысы да Казанда булган террорчылык актын оештыручыларны эзләү белән мәшгуль. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов террорчыларны табарга ярдәм күрсәткән кешене бер миллион сум акча белән бүләкләргә вәгъдә итте. Чынлыкта республикадагы тоткарланучылар саны, кайбер мәгълүматлар буенча, 40тан 100 кешегә кадәр, дип хәбәр итә Интерфакс мәгълүмат агентлыгы.
PS. Соңгы мәгълүматлар буенча, Арча районының Яңа Кенәр авылының баш имамы Ирек Галиев, җирле мәчетнең элекке имамы Таһир Аксаков, мәчет хезмәткәре Феликс Фазылҗанов һәм Раил Шакирҗановлар да тоткарланган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading