16+

Шәһәр көнендә «BrainStorm» рок группасы чыгыш ясаячак

30 августта Шәһәр көне уңаеннан уздырылачак концертта Латвиянең «BrainStorm» рок группасы чыгыш ясаячак. Аңардан кала «Kazan-Arena» футбол стадионы каршындагы мәйданчыкта башкаланың яшьләр коллективларын да күреп булачак.

Шәһәр көнендә «BrainStorm» рок группасы чыгыш ясаячак

30 августта Шәһәр көне уңаеннан уздырылачак концертта Латвиянең «BrainStorm» рок группасы чыгыш ясаячак. Аңардан кала «Kazan-Arena» футбол стадионы каршындагы мәйданчыкта башкаланың яшьләр коллективларын да күреп булачак.

Шәһәр башлыгы Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, яңа стадион янындагы яңа мәйданчыкның өстенлекле яклары күп. Анда транспорт күп йөри, халык күп яши торган районда урнашкан, мәйданы зур. Ул казанлыларның яраткан ял итү урыны да булып китәр әле. Элеккеге еллардан аермалы буларак, хәзер бәйрәм чаралары вакытында юлларны да ябарга кирәкмәячәк.
Шәһәр көне, традиция буенча, 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамлана. Салютны Игенчеләр сарае каршында, Казансу ярында, Казан ЗАГСы территориясендә һәм «Kazan-Arena» стадионы парковкасы мәйданчыгыннан карарга мөмкин. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җтәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерүенчә, салют ике ноктадан атыла. Икесе дә Казансу елгасы акваториясендә булачак.
Бәйрәм чаралары тәмамлангач, салюттан соң җәмәгатьчелек транспорты йөреше тәэмин ителәчәк. Шәһәр башкарма комитетының транспорт комитеты җитәкчесе Айдар Габделхаков хәбәр иткәнчә, барлык җәмәгатьчелек транспорты, шул исәптән метро да ял көне графигы белән озайтылган эш режимы буенча 24.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Игенчеләр сарае территориясендә «Казанская осень» халыкара опера фестивале һәм «Казан» ат-спорт комплексында ат чабышлары үткәрелү сәбәпле, эш көне графигы буенча 5 автобус һәм 1 троллейбус маршруты йөриячәк. 22, 28, 28а, 83 нче һәм 89 нчы автобус, 3 нче троллейбус маршруты турында сүз бара. Җәмәгатьчелек транспорты, Универсиада ачылышы һәм ябылышы көннәрендәге кебек, «Kazan-Arena» футбол стадионы тукталышына куелачак. Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар Юдино, Жилплощадка, Северный бистәсе, Габишев, РКБ, Мирный һәм Дәрвишләр бистәсе юнәлешләрендә йөри ала. Шулай итеп, бәйрәм көннәрендә пассажирларны 142 автобус һәм 32 трамвай йөртәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading