Шәһри Казан

Шрек бар, ә Шүрәле юк

Казанда, 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көненә багышлап, 36 мәйданчыкта бәйрәм чаралары оештырылды.

Реклама

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ләйлә Фазлиева сөйләгәнчә, бәйрәмгә 50 мең бала килгән. Бу көнне әдәби әсәрләр һәм мультфильмнар геройлары Кремльдә, Истанбул һәм Казанның 1000 еллыгы паркларында, Җиңү паркында, «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда балалар катнашында төрле уеннар, викториналар оештырдылар.
Сабыйлар Шрек, Человек-Паук, Золушка, Белоснежка, Железный Человек, Супермен, Мальвина һәм пиратлар катнашында чәчәкләр утырттылар, рәшәткәләр буядылар, урам себерделәр, хәтта курчак өйнең түбәсен дә яптылар.
«Казан» гаилә үзәге янәшәсендәге мәйданчыкта журналистлар белән әңгәмә корганда, мэр Илсур Метшин: «Уеннарның шәһәр чисталыгын саклау эчтәлегендә үткәрелүен бик хуплыйм. Торак-коммуналь хуҗалык коллективлары иртәнге 4-5 сәгатьтә үк эшкә керешәләр бит. Без, әлбәттә, Шрекларны түгел, ә Буратино, Карлсон, Кот в сапогах кебек геройларны карап үстек. Совет чоры мультфильмнары җанга якынрак, чөнки ул - безнең балачак», - диде.
Шәһәр башлыгы социаль темага да тукталып үтеп: «Казанда балалар туу ел саен 1 меңгә арта бара. Бу - социаль тотрыклылык нәтиҗәсе. Бала туу күрсәткече буенча Чечня гына бездән алда. Казанда быел гына да сабыйлар өчен 30 бакча төзеләчәк», - дип ышандырды.
Балалар өчен оештырган бәйрәм чараларында киләчәктә татар әкиятләреннән Шүрәле, Камыр батыр кебек геройларны да күрербез дип өметләник. Югыйсә, сквер тулы Шрек, ә үзебезнеке юк...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: