16+

“Шәһри Казан” - икеләтә җиңүче булды!

"Шәһри Казан" газетасында милләт һәм динара мөнәсәбәтләргә багышланган темалар еш яктыртыла.

“Шәһри Казан” - икеләтә җиңүче булды!

"Шәһри Казан" газетасында милләт һәм динара мөнәсәбәтләргә багышланган темалар еш яктыртыла.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан экстремизмга каршы проблематиканы һәм этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне яктырту буенча Татарстанның матбугат чаралары арасында үткәрелгән конкурсларда да газетабызда басылган язмалар югары бәяләнә. Быел оештырылган бәйгедә "Шәһри Казан" берьюлы ике конкурста җиңүче булды. Татарстан массакүләм матбугат чараларында этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасын яктырту конкурсында хезмәттәшебез Дилбәр Гарифуллина беренче урынны алды, массакүләм матбугат чараларында экстремизм проблематикасын яктырту буенча конкурста "Шәһри Казан" газетасы - икенче урынга лаек булды. Хезмәттәшләребезне әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар һәм үткер каләм теләп калабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading