16+

«Шәһри Казан» уздырган «Әти хакы» бәйгесе җиңүчеләренә велосипедлар тапшырылды!

«Шәһри Казан» газетасының Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның «БлагоДарение» яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды белән берлектә уздырган «Әти хакы» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды.

«Шәһри Казан» уздырган «Әти хакы» бәйгесе җиңүчеләренә велосипедлар тапшырылды!

«Шәһри Казан» газетасының Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның «БлагоДарение» яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды белән берлектә уздырган «Әти хакы» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды.

Исегезгә төшерәбез, әти ролен күтәрүгә, үрнәк гаиләләрне барлауга юнәлтелгән бәйге апрель аенда башланган иде. Укучыларыбызның әтиләрен мактап-данлап язган язмалары газета битләрендә дөнья күрде. Әлеге эшләрне исә фонд вәкилләре һәм газета хезмәткәрләре катнашындагы жюри әгъзалары бәяләде. Һәм иң яхшы мәкаләләр дип Нурлат районының Биккол авылында яшәүче Гөлүсә Әһлиуллинаның, Актаныш районының Актаныш авылыннан Эльвира Сабированың, Актаныш муниципаль районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының VIII сыйныф укучысы Ләйсән Сәләхованың, Баулы районыннан Миләүшә Хәлиуллинаның язмалары иң яхшылары дип табылды.
 
Әлеге дүрт җиңүчебезне без редакциягә кунакка дәштек. “БлогаДарение" хәйрия фонды президенты Фәрит Салихов җиңүчеләргә велосипедлар тапшырды.

Җиңүчеләребезне тагын бер кат котлыйбыз һәм киләчәктә дә алардан матур язмалар көтеп калабыз.
Тулырак язма сайтта алдагы көннәрдә чыгачак.

Дамир Бәдриев фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алланың олы рәхмәте булсын оештыручыларга. Шәп булды, канатланып кайтып киләбез. Бәйгедә катнашучылар тагын да күп булыр дип уйлыйм, чөнки җиңүчеләр генә түгел, һәр язма авторы отышта кала: Әтиеңә чын күңелдән әйтелгән ихлас сүзләрдән һәйкәл саласың бит. Әти хакын хаклыйсың. Әтиләребез моңа лаек

    Мөһим

    loading