16+

«Шүрәле» сериалы да төшереләчәк

«Шүрәле» анимация фильмы халыкара анимация киносы базарында югары бәягә лаек булган, дип белдерә «Татар-информ» МА. «Татармультфильм» берләшмәсе җитәкчесе Марат Ганиев сөйләгәнчә, «Татармультфильм» инде икенче ел рәттән Франциягә үз мультфильмнарын тәкъдим итәргә бара. Быел монда 15 студия эше тәкъдим ителгән. «Франциядә «Шүрәле»не яхшы кабул иттеләр. Россиядә этник анимацияне без генә тәкъдим...

«Шүрәле» анимация фильмы халыкара анимация киносы базарында югары бәягә лаек булган, дип белдерә «Татар-информ» МА. «Татармультфильм» берләшмәсе җитәкчесе Марат Ганиев сөйләгәнчә, «Татармультфильм» инде икенче ел рәттән Франциягә үз мультфильмнарын тәкъдим итәргә бара. Быел монда 15 студия эше тәкъдим ителгән. «Франциядә «Шүрәле»не яхшы кабул иттеләр. Россиядә этник анимацияне без генә тәкъдим итәбез. Мультфильмнар совет мультфильмнары традицияләрендә иҗат ителә, аларда уңай персонажлар күрсәтелә, алар тәрбия һәм аң-белем тарату функциясен үти», - дип билгеләде ул.
Режиссер Сергей Киатров киләчәктә «Шүрәле» сериалы эшләнеләчәген белдерде. «Шүрәле» мультфильмы өстендә берләшмәнең 30дан артык профессиональ аниматоры эшләгән. Мультфильмның продюсеры - Азат Ганиев, баш режиссер һәм рәссам - Сергей Киатров. Көйне танылган композитор Азат Хөсәенов язган. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары геройларны тавышлы иткән. Мультфильм 8 телгә тәрҗемә ителгән.
«Татармультфильм»ның «Шүрәле» һәм башка мультфильмнарын Интернетта www.balarf.ru сайтында, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы порталында да карарга була. Ленталар 3 яшьтән узган балалар өчен каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading