16+

Сиңа – шешәсе, миңа – акчасы

Татарстанда пластик һәм пыяла шешәләрне кабул итә торган фандоматлар куярга җыеналар, дип яза «Российская газета». Фандоматка буш пластик шешәне салганнан соң, ул сиңа 5 сум акча бирә.

Сиңа – шешәсе, миңа – акчасы

Татарстанда пластик һәм пыяла шешәләрне кабул итә торган фандоматлар куярга җыеналар, дип яза «Российская газета». Фандоматка буш пластик шешәне салганнан соң, ул сиңа 5 сум акча бирә.

Шул рәвешле пластик һәм пыяла савытларны икенчел чимал итеп кулланырга була. Кемгәдер 5 сум бик арзан булып тоелырга мөмкин, әмма кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, шуның белән халыкны чүпне аерып җыярга да өйрәтмәкчеләр.

Беренче фандоматлар Мәскәү өлкәсендәге һәм миллионлы шәһәрләрдәге, шул исәптән Казандагы кибетләрдә барлыкка киләчәк. Мәскәүдәге «РТ-Инвест» төбәк операторы бу проектны, сынау рәвешендә, быелдан ук Мәскәү өлкәсендә һәм Татарстанда эшләтеп карарга җыена. Алар үзләрен өч-дүрт ел эчендә аклар дип көтелә.

Европада мондый фандоматлар күптән бар инде. Кытайда алар автобус һәм метро тукталышлары янында тора. Пластик шешәне фандоматка саласың һәм син аны юлда йөрү өчен билет алганда бонус буларак куллана аласың. Күбрәк салсаң – бушка барасың дигән сүз.

фото - vk.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менэ бусы яхшы хэбэр. Без бэлэкэй чакта бер жирдэ дэ шешэ аунар ятмый иде. Ике шешэ тапсак, бер пачка вэфли алып ашый идек. Ин мохиме, экологиягэ зыян салу кимиячэк.

    Мөһим

    loading