Соңгы арада тормышыбызда заманча технологияләр киң кулланыла, акчаны да электрон карталар алыштыра бара. Интернетны еш куллану, үз чиратында, мошенниклык очракларын да арттыра.
Баксаң, Татарстанда быелның тугыз аенда интернет белән бәйле 5620 алдалау очрагы теркәлгән. Бу, былтыргы белән чагыштырганда, 3 мең тапкырга күбрәк дигән сүз.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Җинаять эшләре идарәсе башлыгы урынбасары Рамис Газыймов әйтүенчә, республика халкына мошенниклык аркасында атна саен 10 миллион сумлык зыян килә. Көн саен Татарстанда 30га якын кешене төп башына утырталар икән. Ни хикмәт, элегрәк өлкәнрәк яшьтәгеләр мошенниклар корбаны булса, хәзер яшьләрне дә оста алдыйлар.
«Балагыз авыр хәлдә, акча кирәк»
Телефон аша шалтыратып ялган хәбәр тарату очраклары күптәннән билгеле. Хокук саклаучылар: «Мәгълүматны кат-кат тикшерегез», – дип кисәтеп торса да, алдаланучылар җитәрлек.
– Без һәрчак тапталган мисал китерәбез: бер әбигә, оныгыгызны полиция тоткарлады, аңа ярдәм итәр өчен акча түләгез, дип шалтыраталар. Әби, куркуыннан, барысын да эшли. Ә баксаң, оныгы күрше бүлмәдә йоклап яткан. Туганыгыз юл һәлакәтенә эләкте, әти вафат булды, ярдәм кирәк, кебек хәбәрләр социаль челтәрләрдә дә еш килә. Кызганыч, әмма мошенникларны бернәрсә дә туктатмый. Алар кешегә психологик яктан басым ясау юлларын таба. Ничек кенә булмасын, шикле хәбәрләр килгәндә, шунда ук ярдәм итәм дип акча күчерергә ашыкканчы, башта шул танышыгызга шалтыратып, хәлне ачыклагыз, – ди Рамис Газыймов.
Әле узган атнада гына республика районнарының берсендә картлар һәм инвалидлар йорты директорына үзен ЮХИДИ хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез кешеләр шалтыраткан. Алар юлда кием-салымнар белән тулы машинаны тоткарлауларын һәм шул кирәк-яракларны картлар йортына тапшырырга теләүләрен әйткәннәр. Моның өчен комиссия акчасын күчерү дә җитә, дигәннәр. Барысын да «юл иминлеге инспекторлары» кушканча эшләгәч, директор кием-салымнарны алырга ЮХИДИ постына барган. Тик киемнәр белән тоткарлаган машина да юк, 60 мең сум акчадан да җилләр искән.
Мисаллар җитәрлек. Күптән түгел ватсапта да бер хәбәр таралган иде. Имеш, билгесез кешеләр шалтыраталар да, ишетмәгәнгә салышып, ачыклык кертер өчен, сораулар бирәләр. Шул вакытта «Әйе», дип җавап бирсәң, син ниндидер килешүгә ризалашкан буласың, дип кисәттеләр хәбәрдә. Күп танышларым, телефоннан сөйләшкәндә, «Әйе» дип әйтергә куркып йөрде. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының мошенниклык һәм урлауларны тикшерүне контрольдә тоту методик бүлегенең начальнигы Марина Шнитенкова әйтүенчә, телефоннан әйтелгән ризалык ул күп очракта юридик мәгънәгә ия түгел. Дөрес, хәзер мошенниклар төрле ысуллар куллана, сүзләрне яздырып үз кирәкләренә дә кулланырга мөмкиннәр. Әмма язмадагы тавышның кемнеке икәнне дәлилләү катлаулы икән.
Банк картасының номерын бирергә ярамый
Алдалау очракларының күбесе банк карталары белән бәйле. Хәзер алар халык арасында аеруча популяр, кеше кибетләрдә карта белән генә түли, хезмәт хакы да картага күчә. Мошенниклар да моннан оста файдалана. «Банктан дип шалтыратсалар, кешедә шик туарга тиеш», – ди «Татарстан Банкы» бүлегендә куркынычсызлык идарәсе җитәкчесе Сергей Григорьев. Аның әйтүенчә, банкның куркынычсызлык хезмәткәрләренә клиентларга шалтыратырга бөтенләй рөхсәт ителми. Банкның клиент хезмәте, кол-үзәк белгечләре клиентлар белән телефон аша элемтәгә керергә мөмкиннәр, ләкин алар беркайчан да банк картасының пин-кодын, номерларын сорамаячак.
– Шуңа да бу хакта кызыксына башлыйлар икән, сөйләшүне туктатыгыз, карта артында күрсәтелгән номер буенча шалтыратып, мәгълүматны ачыклагыз, ничек кенә булмасын, иң мөһиме – картаның номерларын, бигрәк тә арттагы өч санны кешегә әйтергә ярамый, – ди Сергей Григорьев.
Бу өлкәдә мошенниклык очракларын киметү максатында, банк хокук саклау органнары белән тыгыз элемтәдә тора. Пенсия яшендәгеләргә, студентларга интернет аша банк хезмәтләреннән файдалану буенча лекцияләр укыйлар.
«Кәкре каен»га терәтү күп вакытта сату-алу сайтларында очрый. Казанда бер хатын, бала коляскасын сатарга теләп, белдерүләр сайтына игълан урнаштырган. Товарны алырга теләгән кеше, акчаның бер өлешен алдан түләргә теләвен белдереп, хатынның карта номерын сораган һәм 2-3 минут эчендә мошенник он-лайн режимда хатынның 400 мең сум акчасын урлаган.
Интернет аша товар сатканда яки сатып алганда шулай ук игътибарлы булырга киңәш итә хокук саклаучылар.
Еш кына ялган сайтлар да төп башына утырта. Мошенниклар гамәлдә булган билгеле оешманың сайтын күчереп аз гына үзгәртәләр дә «акча эшләү»гә керешәләр. Әнә алдакчылар, «Казаньоргсинтез» оешмасы исеменнән полимер кисәкчекләр тәкъдим итеп, белдерүләр элгән. Барлык сөйләшүләр дә электрон почта аша башкарылган. Сайтларның исемнәре бик охшаш, аерма берничә хәрефтә генә булган. Алдакчыларның эзенә төшкәнче, алар 222 мең сум акча урларга өлгергән. Шуңа да Марина Шнитенкова, сайтлар белән эш иткәндә, өтеренә кадәр тикшерергә, кайтавазларны укырга куша.
Сихерне кайтарам, авырулардан дәвалыйм, дип алдалаучылар да җитәрлек. Теләсә нинди сәбәп табып фатирга үтеп керергә теләүчеләр мең төрле юлын таба, үзләрен социаль хезмәткәр дип таныштыра, газ счетчикларын алыштырырга кирәк, дип алдалый, су өчен фильтрлар тәкъдим итә... Сатып алынган дарулар өчен компенсация кайтарабыз дип, акча урлаучылар да очрый. Хокук саклаучылар белмәгән кешегә берүк ишек ачмаска, һәр сүзгә ышанмаска киңәш итә.
Татарстан урлау, мошенниклык очраклары буенча Россиядә дүртенче урында тора. Быел республикада мошенниклык эшләрендә гаепле дип табылган 92 кеше кулга алынган.
Мошенниклардан саклану өчен 10 киңәш
1. Белмәгән кешегә ишек ачмагыз, чит кешеләрне өйгә кертергә ашыкмагыз. Үзләрен полиция хезмәткәре, пенсия фонды белгече, башка социаль хезмәтләр дип таныштыручыларның шәхесен ачыкларга иренмәгез.
2. Телефон аша «туганыгыз авыр хәлдә», «балагыз юл һәлакәтенә очраган» дигән һәм башка шундый хәбәрләргә ышанмагыз. Дәвалау, коткару өчен сораган акчаны күчерергә ашыкмагыз. Барысын да тикшерегез, белешегез.
3. «Лотереяда зур суммада акча оттыгыз, бүләк уйнатуда катнашып җиңдегез» кебек тәкъдимнәргә ризалашмагыз.
4. Сихерне кайтарам, киләчәгеңне әйтәм дигән игъланнар да мошенниклыкның бер төре булырга мөмкин.
5. «Банк картагызны кулланып булмаячак, зыян килмәсен өчен фәлән номерга карта турында мәгълүмат җибәрегез» дигән хәбәрләр дә – мошенниклар эше.
6. Әгәр дә сезне алдаларга телиләр дип шикләнәсез икән, «02» телефонына шалтыратып хәбәр итәргә була.
7. «Газ анализаторы, су чистарта торган фильтр, башка шундый җайланмалар урнаштырабыз» дигән килешүләргә кул куярга ашыкмагыз, әлеге шикле хезмәткәрләрне өйгә кертмәгез. Гадәттә, бу җайланмаларны алдакчылар бик күпкә арттырып сата.
8. Интернет аша танышкан кешеләргә ышанып бетмәгез, «яратам, өйләнәм», дип еллар буе аралашкан билгесез зат мошенник булырга мөмкин.
9. Пенсия фонды белгечләре, банк хезмәткәрләре беркайчан да өйгә килми, коридорда гына документлар имзалауны сорамый.
10. Шикле тоелган штрафлар, коммуналь хезмәтләрнең квитанцияләрен кат-кат тикшерегез. Мәгълүматны идарәче компаниядән ачыкларга да була.
Фото: pixabay.com
Комментарийлар