Казанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә 200-350 мең сум бурычы җыелган кешеләр бар.
Декабристлар урамындагы 100нче йорттагы кебек электрон аппаратларны Казандагы күп фатирлы барлык йортларга да урнаштыра башласалар, бурычлыларның эше харап.
Декабристлар урамындагы 100нче йорт 1965 елда төзелгән булган.
– Биш катлы йортта бу җәйдә 16,5 миллион сумга капиталь ремонт үткәрелде. Түбә, подъезд, дивар, подвал яңартылды, салкын һәм җылы су торбалары, башка инженерлык челтәрләре яңага алмаштырылды, – ди «Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компаниясе җитәкчесе Олег Калимов.
игътибарга иң лаеклысы – йортка заманча технологияләр көйләнгән. «Акыллы домофон» –шуның берсе. Кәрәзле телефоныңа махсус кушымта урнаштырсаң, үзең юк чакта да фатирга кем килгәнлеген белеп торырга була. Башка кеше фатир санын җыйса, домофоннан кәрәзле телефонга шунда ук хәбәр килә, кунакның сурәтенә кадәр күренә.
– Йортларга тәүлек дәвамында эшләүче видеокамералар куела. Алар «Имин шәһәр» челтәренә ялгана, – ди Олег Калимов.
«Акыллы домофон» ярдәмендә ашыгыч медицина ярдәмен, полиция һәм газ хезмәтләрен чакыртырга да мөмкин. Махсус ачкыч алсаң, «Bluetooth» сервисы ишекне, кеше якын килүгә үк, үзеннән-үзе ача. Бу бала арбалы ата-аналар яки авылдан, дачадан һәм кибеттән күтәренеп кайткан кешеләр өчен аеруча уңайлы. «Али баба һәм кырык карак» әкияте хәтергә төшә, биредә хәтта: «Сим-сим, ишекне ач!» – дип тә әйтәсе түгел, җәмәгать.
Тагын бер яңалык: подъездларга «антиспам» почта тартмалары беркетелгән. Тартма капкачларын шушы йортта яшәүчеләр белән почта хезмәткәре генә ача ала. Реклама белдерүләрен һәм башка «кирәкмәс» кәгазьләрне тутырып китә алмыйсың.
«Акыллы домофон»ның янә бер хикмәте: ул йортта яшәүче бурычлы кешеләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары барлыгын искәртә. Экранда язу гына чыкса, түзәр дә идең әле, юк шул: домофон аваз белән «әрли». Авазлы текст тәмамланмыйча торып, ишек ачылмый, подъездга кереп кача алмыйсың. Туганнарың кунакка килгәндә, домофон синең «җавапсыз, бурычлы һәм пошмас» кеше икәнлегеңне бөтен ишегалдына кычкырып торса, оятыңнан җир тишегенә качардай булырсың.
Беррәттән ишегалдысы да төзекләндерелгән әлеге йортның. Юлга асфальт түшәлгән, балалар уен мәйданчыгы, спорт мәйданчыгы ясалган. Көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыю өчен урын булдырылган. Чүпне дә, спорт уенындагы кебек, «мишень»га ыргытасың. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин чүпләрне төрләргә аерып җыюның файдасын әйтеп алды. Мәскәү районында гына да икенчел чималдан кергән акчага ишегалларына сигез таган, эскәмия һәм башка кече архитектура корылмасы урнаштырылган.
Декабристлар урамындагы бу үзенчәлекле йорт белән башкала мэры Илсур Метшин да танышты.
– Бөтенләй башка югарылыктагы сыйфаттагы йортны күрәбез. Югары үрнәктәге йорт. Монда башка мохит, башка Казан. Мондый матурлык кайбер яңа төзелгән йортларда да булмый, – дип, төзекләндерү чаралары барышында шушындый уңайлы мохиткә ирешергә чакырды шәһәр башлыгы.
Людмила Иншакова йортта яшәүчеләр исеменнән: «Капиталь төзекләндерүне күптән көткән идек инде. Хәзер яшәүләре күңелле биредә», – дип, шәһәр җитәкчеләренә рәхмәт әйтте.
– Ел саен гел ремонт ясап булмый, төзекләндерелгәнне сакларга да кирәк, балаларны да шуңа өйрәтергә кирәк, – диде мэр Илсур Метшин.
Казанда быел күп фатирлы 441 йорт капиталь төзекләндерелә.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар