16+

Синоптиклар бөтен фаразларга да ышанмаска куша: Татарстанда алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелүе билгеле булды

Синоптиклар бөтен фаразларга да ышанмаска куша: Татарстанда алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелүе билгеле булды

Мәскәүдә быелның 29 маендагы җил-давылда 16 кешенең гомере өзелде, 170 кеше төрле авырлыкта имгәнү алды. Әлеге табигый гарасат Мәскәүдә 1904 елдагы җил-давылга тиң булган.
- Татарстанда Мәскәүдәге кебек көчле гарасатлар көтелми,- дип өметләндерде республиканың Гидрометериология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь кичә "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Әмма дә ләкин, республикада мессенджер ягъни тиз мәгълүмат алмашу программасы нигезендә, халыкка "Татарстанда Мәскәүдәгедән дә җимергечерәк гарасат булачак" дигән хәбәр таратылган.

- "Билайн" үзенең клиентларына - өч миллион, "Мегафон" 230 меңнән артык SMS җибәргән. МТС та калышмаган. Элемтә операторларының "коткы тарату" гамәле тикшерелә, - диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең "Кризислы очраклардагы идарә үзәге" җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.

Татарстан Гидрометериология үзәге яки МЧС тарафыннан рәсми рәвештә таратылган мәгълүматка гына нигезләнергә кирәк.
- Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары әллә нинди чыганакларга таянып, ун көнгә һәм аннан да күбрәк вакытка һава торышын бирә. Имеш, унынчы көндә-яңгыр. Бу һич тә дөрес түгел. Һава торышын - өч, ә иң күбе биш көнгә фаразларга була, - дип, кистереп әйтте Феликс Гоголь.

Димәк, алтынчы көнгә нәрсә буласын бер Ходай гына белә.
- Климат үзгәреш кичерә-монысы хак. Егерменче гасырдан башлап, җир йөзендә температура акрынлап күтәрелә бара. Бу үзгәрешләр Татарстанга да тәэсир итәчәк. Туфрактагы һәм һавадагы корылыклар, җил-давыллар күзәтеләчәк. Климат үзгәрешенә төзелеш, энергетика, авыл хуҗалыгы тармакларының алдан ук әзерлек күрүләре зарур, - дип искәртте Феликс Гоголь.
Татарстан Гидрометериология үзәге мәгълүматларына караганда, 3 июньдә 9- 14 градус җылылык көтелә.

- Якшәмбедә ягъни 4 июньдә тагын салкынайта: көндез 4-9 градус,ә төнлә 3-8 градус кына җылы булачак. Яңгыр, урыны белән боз явачак. Секундына 20 метр тизлектә җил исәчәк,- дип, үзләренең фаразлары белән уртаклашты Феликс Гоголь.

- Җил секундына 20 метр тизлектә искәндә корган агачлар, реклама конструкцияләре аварга мөмкин, - дип өстәде Радик Гыйсмәтов.

Гарасат булган очракта истә тотарга кирәкле киңәшләр:

Давыл вакытында агач яки реклама корылмасы астында басып тормагыз, ышанычлы бина эченә керегез; тәрәзәләрне ябыгыз; эчәргә яраклы су запасы туплап куегыз; җил-давыл башланганда урамга чыкмагыз, ачык һавада калсагыз, чокырга төшеп яки җиргә сузылып ятыгыз; болконнарны төрле әйберләр белән тутырмагыз; җил-давыл башланачагы турындагы хәбәрне туганнарыгызга һәм башкаларга хәбәр итегез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading