16+

Соңгы кыңгырау ничә сум тора?

Мәктәпләрдә 11 ел буе бушлай чыңлаган кыңгырауның тиздән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгысы, кыштырдап торган акча тавышы кушылганы яңгыраячак. Матур бәйрәмнең бәясе дә «чибәр» генә. Дөрес, Соңгы кыңгырау белем йорты белән саубуллашуның беренче баскычы гына. Алда чыгарылыш кичәсе бар әле. Шулай да әти-әниләр 25 май көнне үк кесәләрен капшап, 11...

Соңгы кыңгырау ничә сум тора?

Мәктәпләрдә 11 ел буе бушлай чыңлаган кыңгырауның тиздән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгысы, кыштырдап торган акча тавышы кушылганы яңгыраячак. Матур бәйрәмнең бәясе дә «чибәр» генә. Дөрес, Соңгы кыңгырау белем йорты белән саубуллашуның беренче баскычы гына. Алда чыгарылыш кичәсе бар әле. Шулай да әти-әниләр 25 май көнне үк кесәләрен капшап, 11...

Хәзер шунысы җайлы: һәр мәктәп үз формасын кертте. Берәүләрдә дресс-код ак-кара булса, икенчеләргә алъяпкыч-күлмәк кию мәҗбүри. Аның каравы, Соңгы кыңгырау җитә, дип, совет заманындагы мәктәп формасы эзләп йөрисе юк. Кем нәрсә тели - шуны киеп йөргән заман балалары хәтерли булыр: майның 25ләре җитә башласа, таныш-белешләрне барлау, аларда юк икән, күлмәк-алъяпкыч тектерергә заказ бирү башлана иде. Күпчелек мәктәпләрдә, Соңгы кыңгырауда гына булса да кызлар шундый форма кияргә тиеш, дигән язылмаган канун бар иде шул. Хәзер анысы өчен баш ватарга кирәкми ичмасам.
Ак бантиклы, алъяпкычлы кызлар, костюм-чалбар кигән көяз егетләр, чәчәк бәйләмнәре, шарлар, матур сүзләр язылган плакатлар белән бизәлгән зал... Бәйрәмнең матур, күңелле якларын кайсыбыз да күрә, менә тантананың сәхнә артында калган өлеше 11 нче сыйныф бусагасына килеп җитүчеләргә, бигрәк тә аларның әти-әниләренә яхшы таныш. Истә калырлык, шәп итеп уздырырга телисең икән, «шәп» сумманы да чыгарып салырга әзер бул.
Һәр мәктәпнең үз гадәт-йолалары. Акчасы чыкса чыксын, булгач-булгач, яхшы бәйрәм булсын, диючеләр дә бар, бәйрәмнең бәясен ничек тә киметергә тырышучылар да юк түгел. Татарстанның төрле почмакларындагы таныш чыгарылыш сыйныф укучыларын барлап, Соңгы кыңгырауга әзерлекнең ничек баруы белән кызыксындым. Тел төбемдә бәйрәмнең ничә сумга төшәчәген белү иде, билгеле.
Актаныш районының бер мәктәбендә якынча 2000 сумнан җыялар. Сыйныфта 25 бала укыганын исәпкә алсаң, барлык сумманы исәпләп чыгару авыр түгел. Акчаның күпчелек өлеше укытучыга бүләккә һәм чәчәкләргә тотылачак. Әлеге мәктәптә укучылар Соңгы кыңгырауны да ресторанда билгеләп үтәргә булган. Анысы - бер кешегә мең сумнан.
Саба районының танышым укыган мәктәбе шунысы белән игътибарга лаек: бу белем бирү йортында ике генә бала. Кыйммәткә чыга дип кенә, бәйрәмне үткәрүдән баш тартмаганнар тагын. Һәр укытучыга берешәр роза, беренче укытучыга, сыйныф җитәкчесенә, мәктәпкә, техник хезмәткәрләргә һәм беренче сыйныфларга бүләкләр, залны бизәргә шарлар, плакатлар, чәй эчәргә тәм-томнар - җәмгысы 8-9 мең тирәсендә биешә дип исәпләп чыгарганнар. Бер укучыга 4-4,5 мең сум дигән сүз инде бу.
Апас районының мин элемтәгә кергән мәктәбе укучылары 25 май көнне табигатькә таңны каршыларга чыгарга җыена. Пикникка бер кешедән 300 сум тирәсе җыйганнар (сыйныфта барлыгы 28 укучы). Көндез бәйрәм гадәт буенча мәктәптә узачак. Укучылар мәктәпкә бүләк - җиде компьютер кәнәфие (берсе 1500 сум) алган. Бер укучыдан - 375 сум. Чәчәкләрсез нинди бәйрәм ди инде - анысы бер укучыга мең сум тирәсе чыга. Һәр укытучыга, кечкенә генә булса да, бүләк тә алырга тели апаслылар. Барысын да кушып, бер укучыдан ике мең сумга якын җыялар, дип исәпләп чыгардым.
Шәһәр булгач, Чаллыда кыйммәтрәкме икән әллә дигән идем, юк, шул чама булып чыкты. 21 бала укучы сыйныф һәр кешедән 1500-2000 сумлап җыйган. Бу суммага шул ук чәчәкләр, бүләкләр, бераз чәйләп алу да керә.
Менә Арча районында Соңгы кыңгырауга бер тиен дә акча чыгармый торган бер мәктәп таптым. Укучылар көче белән районда ярминкә оештырылган булган, 11 нче сыйныф анда шактый гына акча туплаган. Үзләре эшләп тапкан шул байлыкны бәйрәм үткәрүгә тотмакчылар.
Гадәттә, акчаны туйлар узгач, туннар тузгач чутлыйлар. Без исәп-хисапны алдан ук башкарып куйдык. Әле бу суммага чыгарылыш альбомы (анысының бәясе 1000-1500 тирәсендә тирбәлә), туфли, бантик ише һәркем үзе сатып ала торган нәрсәләрнең бәясе кермәде. Хәер, чыгарылыш сыйныф укучыларының акча санап баш катырасылары да килми - аның өчен әти-әни бар бит. Унберенчеләрнең төп теләге - мәктәп белән матур итеп саубуллашу.
Редакциядән. Хезмәттәшебез Фәнзилә Мостафина, «ТНВ» каналыннан бара торган «Башваткыч» тапшыруында катнашып, әлеге интеллектуаль уенның җиңүчесе булды. Без, Фәнзиләне бу уңышы белән котлап, аңа сәламәтлек, бәхет һәм иҗат уңышлары теләп калабыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading