16+

Сүрия. Кешелекне юкка чыгаруга бер адым

Дөнья җәмәгатьчелегенең игътибары Сүриягә төбәлгән - Берләшкән Милләтләр Оешмасы санкцияләреннән башка, АКШ аңа сугыш башлармы? Америка сәясәтчеләре белдергәнчә, аның халкына каршы «Асад режимы» тарафыннан химик корал кулланылган һәм ул үч алырга хаклы. АКШ, Асадны гомумхалык алдында «тәрбияләү» максатыннан, аның иленә һөҗүм итәргә ниятли. Химик һөҗүмнән соң исән калган Сүрия халкы...

Сүрия. Кешелекне юкка чыгаруга бер адым

Дөнья җәмәгатьчелегенең игътибары Сүриягә төбәлгән - Берләшкән Милләтләр Оешмасы санкцияләреннән башка, АКШ аңа сугыш башлармы? Америка сәясәтчеләре белдергәнчә, аның халкына каршы «Асад режимы» тарафыннан химик корал кулланылган һәм ул үч алырга хаклы. АКШ, Асадны гомумхалык алдында «тәрбияләү» максатыннан, аның иленә һөҗүм итәргә ниятли. Химик һөҗүмнән соң исән калган Сүрия халкы...

Дөнья җәмәгатьчелегенең игътибары Сүриягә төбәлгән - Берләшкән Милләтләр Оешмасы санкцияләреннән башка, АКШ аңа сугыш башлармы? Америка сәясәтчеләре белдергәнчә, аның халкына каршы «Асад режимы» тарафыннан химик корал кулланылган һәм ул үч алырга хаклы. АКШ, Асадны гомумхалык алдында «тәрбияләү» максатыннан, аның иленә һөҗүм итәргә ниятли. Химик һөҗүмнән соң исән калган Сүрия халкы читтән кертелгән демократия җимешләре - ракеталар һәм оккупация белән «сыйланачак».
Мәгълүм ки, сәясәт югарырак булган саен, гади халык тормышы белән элемтәләр азая. Америка хәрбиләре һөҗүмгә соңгы хәзерлек эшләре алып барганда, көнбатыш сәясәтчеләренең һәм массакүләм мәгълүмат чараларының үз бурычы - булачак вакыйгаларны «цивилизацияле җәмгыять» тарафыннан яклана дип күрсәтергә маташу. Парламентлар хәрби операцияләргә каршы тавыш бирә, ә премьер-министрлар аны уздыру турындагы документларга кул куя. Хәлләр АКШ уйлаганча ук шома һәм җиңел генә бармый. Сугыш булган очракта, аның ничек тәмамланасын азмы-күпме күзалларга була. Моны Гыйрак мисалында карасак - бүлгәләнгән дәүләт, терактлар һәм шуның нәтиҗәсендә геометрик прогрессия буенча үсә барган үлүчеләр саны. Шул ук хәл Ливиядә дә күзәтелә. Монда ук «демократик» Мисырны да кушарга була - ул да бүген-иртәгә таркалырга тора. Әмма гади халык бик яхшы аңлаган бу хәлләр АКШ хөкүмәтен күпләгән гомерне өзәчәк яңа сугыш утын кабызудан чиркандырмый.

АКШның максатлары
АКШка бу сугыш нигә кирәк? Тагын бер кат дөнья күләмендә тәкәбберлеген, көчен күрсәтү өченме? Аның шундый икәнен берәү дә инкарь итми бит. Сәбәпләре тирәндәрәк. Британиянең «The Telegraph» газетасы Америка разведкасының химик һөҗүмне исбатлаган мәгълүматларын бастырып чыгарды. «Әлеге мәгълүматлар Вашингтонның теләсә кайсы юл белән Якын Көнчыгышта үз максатларына ирешәчәген дәлилли. Сүрия оппозициясенә сәяси чаралар һәм корал белән ярдәм итү бернинди нәтиҗәләргә китермәгәч, АКШ, БМО тарафыннан хуплау көтмичә, сугыш башларга әзер. Дөнья шул ук - сәясәт эшләмәсә, ракеталар ярдәмгә килә», - дип яза Британия басмасы.
АКШның икенче максаты - Иран. Сүрияне басып алганнан соң, Якын Көнчыгышта хәл тулысынча үзгәрәчәк һәм бу Иран белән Россиянең әлеге регионга йогынтысын киметәчәк. Шул ук вакытта, АКШтан калаыы, бу төбәктә Израиль, Төркия һәм кайбер гарәп дәүләтләре - беренче чиратта Согуд Гарәбстанының йогынтысы артачак. Бүгенге көндә Израиль белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр яхшыруга таба бара һәм ул, Әнкара вәкиле белдергәнчә, тиз арада төгәлләнергә мөмкин. «Тиз ара» дигәне, әлбәттә, АКШның беренче ракетасы Сүриягә җибәрелгәнчегә хәтле буласына берәү дә шикләнми.

Россия кайсы тарафта?
Россия белән АКШ бу очракта кабат капма-каршы якларда һәм алар тагын бер тапкыр киләчәк дөнья төзелеше мәсьәләләрендә чәкәләшә. Башка вакытлардан аермалы буларак, әлеге вакыйга буенча Көнбатыш җәмәгатьчелеге фикере Россия файдасына. Gallup социологик сораштырулары күрсәткәнчә, АКШ хөкүмәтенең Сүриягә каршы сугыш башларга җыенуын америкалыларның 36 проценты хуплый, 51 проценты исә моңа каршы.
АКШ халыкара сәясәттә кулына чукмар тоткан, кем аның белән килешми - шуның башына тондыручы «начар малайга» әверелеп бара. 2007 елда Мюнхенда Россия Президенты, АКШ сәясәте бер полярлы дөньяны күзаллый, ә бу киләчәктә җимерелергә мөмкин һәм халыкара куркынычсызлыкны тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип белдергән иде.
Америка исә башкача уйлый. Аның өчен бер полярлы дөнья төзү - ул инде эшләнгән эш, анда бары тик лидерлыкны гына сакларга кирәк. Шунлыктан, көрәш сәяси дә, икътисади-финанс фронтында да алып барыла. Шуңа күрә ул теге яки бу илгә һөҗүм итеп торуын дәвам итә.
Әмма бар да шулай җиңел һәм җайлы гына барса икән. Тәкәбберлек һәм бар нәрсәгә өстән карау сәясәте аек акыллы үз гражданнарының фикерен аяк астына салып таптарга мөмкинлек бирә, ләкин халыкара сәясәт тулысынча җимерелгән шартларда үсеш ала алмый. Бөтен дөньяны куркыныч итеп ясап бетереп, АКШ һәм аның союздашлары куркынычсызлыкта кала алмаячак. Сүриягә каршы сугыш башлап, Америка кешелекне юкка чыгаруга таба тагын бер адым ясармы - монысын якын киләчәктә белә алырбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading