16+

Сүриягә һөҗүм: тамашадан узды, сугышка барып җитмәсме?

Җир йөзендә булып узган күпсанлы сугышларның, хәрби бәрелешләрнең сәбәпләре төрле: ул хатын-кыз да, футбол да булырга мөмкин.

Сүриягә һөҗүм: тамашадан узды, сугышка барып җитмәсме?

Җир йөзендә булып узган күпсанлы сугышларның, хәрби бәрелешләрнең сәбәпләре төрле: ул хатын-кыз да, футбол да булырга мөмкин.

Дөнья дилбегәсен бүлешү

Сальвадор белән Гондурас арасындагы киеренкелек 1969 елда футбол уеныннан соң югары ноктасына менеп җитә һәм алты көнлек сугыш белән тәмамлана. Ә 1859 елда Сан-Хуан утравында бакчага кереп бәрәңге ашаган дуңгыз аркасында АКШ белән Бөекбритания чак кына чәкәләшми кала. Дүрт йөздән артык Америка солдаты һәм 2 меңнән күбрәк британлы берничә көн дәвамында бер-берсенә ямьсез сүзләр кычкырышып, ирештереп, һәркайсы каршы якның ут ачуын көтә, әмма аек акыл өскә чыга. Бакчага кереп зыян салган һәм атып үтерелгән дуңгыз өчен дә үзара сугышырга әзер булганннар дөнья дилбегәсен бүлешүдән баш тартамыни инде?  

Узган шимбә иртәсендә АКШ, Бөекбритания һәм Франция Сүриягә ракета һөҗүме оештырды. Берләшкән милләтләр оешмасының Куркынычсызлык советы санкцияләреннән тыш ясалган әлеге һөҗүм, Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, фәнни-тикшеренү үзәге, республика гвардиясе штабы, һава һөҗүменнән саклану объекты, берничә хәрби аэродром, складларга юнәлтелгән булган. Бер як 103 ракетаның 71е бәреп төшерелгән һәм өч кеше зыян күргән дип белдерә, икенчесе болай диючеләрне алдакчы дип атый. Америка моны Дума шәһәрендә химик корал куллануга каршы җавап дип белдергән. Әмма химик корал куллануга дәлилләр юк. Инспекторлар бу хәлне шимбә көнне тикшерергә тиеш булган, әмма аларга хәтле үк ракеталар үз эшен эшләп куйган инде – бәлки эзләрне яшерергә теләгәннәрдер?

АКШ һәрчак кайдадыр нәрсә дә булса “таба”. 2003 елда Гыйракта да шул ук хәл булган иде. Әмма хәзер аңа ышанучылар һәм хуплаучылар азрак. Американың оборона министры Джеймс Мэттис хәрби агрессия начар тәмамланырга мөмкин дип кисәткән. Сенатор Тим Кейн Трампны һөҗүм ясар өчен Конгресстан рөхсәт сорамауда гаепли һәм әлеге хәлне законсыз дип атый. Кайберәүләр, мондый адымга барып, Ак йорт Кремльгә сигнал җибәргән дип исәпли. Икенчеләре өстенлек Россия ягында һәм АКШка аның җавабын көтәргә генә кала дигән фикердә. Мәскәү моны җитди кабул итте һәм үз сүзен әйтте. “БМОның Куркынычсызлык советы санкцияләреннән тыш, БМО уставын, халыкара нормалар һәм принципларын бозып террорчылык белән көрәшнең алгы кырыенда торучы суверен дәүләткә  каршы агрессия акты башкарылды”, - дип белдергән Владимир Путин. Бу бик җитди белдерү. БМО уставы агрессиягә каршы сугыш белән җавап бирергә рөхсәт итә. Ә Россия белән Сүрия союздашлар һәм ул БМО Куркынычсызлык советының кичектергесез утырышын чакырды.

Җавапсыз калган “халыкара хулиганлык”

АКШ һәм аның союздашлары – Бөекбритания белән Франциянең агрессив адымын тикшерү буенча Мәскәү тәкъдим иткән резолюция проекты барып чыкмады, аны бары тик Россия, Кытай һәм Боливия генә хуплады. Шуңа да карамастан, Франция президенты Эмманюэль Макрон киләчәктә әлеге низагны җайга салу инициативасы БМОның Куркынычсызлык советына күчәргә тиеш белдерде. Ә мондый хулиганлык нәрсәгә кирәк иде соң? Каршы якка җитди зыян салу теләге булса, һөҗүм кинәттән ясала һәм аңа озак әзерләнмиләр. Твиттерда язу белән мавыгырга яраткан Дональд Трамп атна буена йә Россия белән Иранны Башар Асад яклы булган өчен куркытып утырды, йә Мәскәүне дуслашырга өндәде. Союздашлары белән белән дә сөйләшүләр алып барылды. Бер атна – аз вакыт түгел, һөҗүмгә каршы торырга әзерләнеп өлгереп була, җитмәсә мишень булырлык объектлар әллә ни күп түгел. АКШ һөҗүм алдыннан Мәскәүгә хәбәр иткән дигән мәгълүмат та бар. Алдан хәбәр биреп куеп, әзерләнергә мөмкинлек тудырып, бушка гына атуның максаты нинди?
Әлеге адым - АКШ, Франция һәм Бөекбританиянең шул рәвешле эчке аудитория абруен күтәрергә омтылуы. Сайлаулар барышында ук зур шау-шулар куптарып Ак йортка кереп утырган Дональд Трампка үзен тәвәккәл, кыю итеп күрсәтү кирәк - ул аңа хәтле булган президентлар кебек куркып тормый, янәсе.

Узган ел Эш-Шайрат аэродомына 59 ракета җибәрелгән иде, әмма соңыннан ачыкланганча, көчле рекламалаган әлеге һөҗүмнән зыян күрүче әллә ни күп булмаган  - америкалылар ул чакта да бушлыкка аткан. Аның каравы, сайлаучыларның хуплавына ирешелгән. Бөекбритания премьеры Тереза Мэйның рейтингы Европа союзыннан чыгу турында сүзләр фонында төшә бара. Көнбатыш сәясәтчеләренә шушы тискәре якларны нәрсә беләндер томалау кирәк – Сүриягә һөҗүмне оештыру игътибарны читкә юнәлтә һәм кайбер мәшәкатьләрдән арындыра.

Ак йорт хуҗасының элеккеге бизнесмен икәнен дә исәпкә алмыйча булмый. Элек ул нәрсә эшлисе килгән – шуны эшләгән. Үзбаш булып яшәве рәхәт бит: телисең - әлбә ашыйсың, телисең – прәннек. Бөтен кызыкны эшләп, тәмен татып карагач, президент булып алып, дөнья белән идарә итәсе килү хыялын да чынга ашырасы килә. Якын Көнчыгыш һәм Үзәк Азия илләрен өйрәнү үзәге директоры, запастагы полковник Семен Багдасаров бу уңайдан: “АКШның уңлы-суллы ракеталар ташлый торган президенты булуы - бөтен дөнья өчен куркыныч. Трамп – кичәге бизнесмен, аның нәрсә эшләячәген алдан белеп булмый. Өстәвенә, киңәшчесе Джон Болтон да  хәрби мәсъәләләрдән ерак кеше, әмма шул ук вакытта бик агрессив. Иртәме, соңмы, бу бик күңелсез тәмамланырга мөмкин”, - дип, фикере белән уртаклашкан.

Һөҗүмнең бәһасе нинди?

Америкалыларның фикер йөреше һәрчак икътисади исәпкә килеп төртелә. Сүриягә каршы эшләнгән агрессия АКШ, Франция, Бөекбританиянең салым түләүчеләренә күпмегә төшкән? “Томагавк” дип аталучы америка ракетасының бәясе - 832 мең доллар. Сириядәге “буш мишень”гә шундый 59 канатлы ракета очкан. Якынча – 50 миллион долларга якын. Британия авиациясе 1,4 миллион долларлык 8 ракета очырган – җәмгысы 11,2 миллион килеп чыга. Барысын бергә кушып белгечләр 150 миллион чамасы долларны санап чыгарган. Моңа тагын ягулык бәясен дә өстисе бар – сумма 20 поцентка артачак. Салым түләүчеләр өчен сизелерлек икән бу “бушлыкка атулар”.

Трамп элек Америка контингентын Сүриядән чыгарырга, Якын Көнчыгышта болай да инде 7 триллион доллар югалттык дип белдергән иде. Чыгарга кирәк, ачу да килә, җитмәсә кесәгә дә яхшы гына суга, ә нәтиҗә юк – шимбә көнне булган һөҗүм үпкәләгән кешенең киткәндә ишекне шапыдатып ябуын да хәтерләтә.

Гыйрактагы хәлләр белән охшашлык булса да, АКШ алга таба берьяклы һөҗүмнәр ясый алмый. Шимбә көнне оештырылган һөҗүмнәр күпсанлы корбаннарга (шул исәптән Россия хәрбиләре арасында) һәм җимерелүләргә китергән булса, җавап үзен озак көттермәгән булыр иде. Әмма АКШның кыяр-кыймас ясалган һөҗүме җитди низагларга тартылудан куркуын күрсәтә. Көнбатыш җәмәгатьчелегенә химик корал белән бәйле уйлап чыгарылган сценарий фаш ителгән очракта һөҗүмнәрне оештыручыларга аларның бәясе кыйммәткәрәк төшмәгәе.

Фото: inosmi.ru

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading