16+

Өстәмә компенсация якын көннәрдә түләнә башлый

Балалары бакчага йөрүче әти-әниләр 2014 ел башыннан гамәлгә кергән өстәмә социаль ярдәмне 15 февральдән соң ала башлаячак. ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева шулай дип хәбәр итте.

Өстәмә компенсация якын көннәрдә түләнә башлый

Балалары бакчага йөрүче әти-әниләр 2014 ел башыннан гамәлгә кергән өстәмә социаль ярдәмне 15 февральдән соң ала башлаячак. ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева шулай дип хәбәр итте.

Сүзнең балалар бакчасы өчен түләгән акчаның бер өлешен кайтару турында баруын аны үзе юллап йөргән татарстанлылар яхшы аңлый. Белгәнебезчә, «Мәгариф турында»гы яңа федераль канун гамәлгә керү белән, агымдагы елның 1 гыйнварыннан бакча өчен түләү күләме артты. Әлеге өстәмә компенсациягә баласы бакчага йөргән һәр гаиләнең дә дәгъва итә алмаячагы, аның адреслы билгеләнәчәге хәбәр ителгән иде. Мәсәлән, гаиләдә җан башына керем 20 мең сум туры килә икән, өстәмә ярдәм каралмаган.
1 февральгә булган мәгълүматларга караганда, республикада бакчага йөрүче балаларның 42,6 процентының (83317 баланың) әти-әнисеннән компенсация билгеләү өчен кирәкле документлар социаль яклау органнарына юлланган. Бу, билгеле, уртача күрсәткеч. Чүпрәле районында ул - 70, Апас һәм Теләче районнарында исә - 67 процент. Казанның мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә барлыгы 52 меңләп бала исәпләнсә, әлегә 18368 баланың (35 процентының) әти-әнисе генә компенсация алу өчен документларын тапшырган. Ата-аналарның теге яки бу төбәктә ни дәрәҗәдә активлык күрсәтүенә, билгеле инде, керем дәрәҗәсе дә йогынты ясый. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сүзләренчә, өстәмә компенсация юллап мөрәҗәгать итүчеләрнең 65 процентын җан башына керемнәре 10 мең сумнан азрак булган гаиләләр тәшкил итә. Документлар юллаган гаиләләрнең 24 процентының җан башына керемнәре 10 мең сумнан 15 мең сумга кадәр, 10 процентының 15 меңнән 20 мең сумга кадәр.
1 февральгә кадәр документларын рәсмиләштергән гаиләләр, балалар бакчасына түләүләргә өстәмә компенсацияне агымдагы елның 1 гыйнварыннан исәпләп алуга хокуклы. Министр урынбасары, татарстанлылар ярдәмне 15 февральдән соң ала башлаячак, дип ышандырды.
Ярдәмнең ни дәрәҗәдә дәвамлы булуы, беренче чиратта, гаилә кереме үзгәрүгә бәйле. Шуңа күрә, ата-аналар керемнәре турындагы белешмәне ярты елга бер тапкыр социаль яклау органнарына тәкъдим итәргә тиеш.
Сүз уңаеннан, Татарстанда 3 яшьтән өлкәнрәк балалар 2016 елга бакчада урыннар белән тәэмин ителеп бетәргә тиеш, дигән бурыч куела. Республика программасы нигезендә, 2013-2015 елларда безнең бакчаларда тагын 30 мең бала өчен урын булдырылачак. Шуның 10375е быелга планлаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading