16+

Студент булам дисәң... (БДИның уңай һәм тискәре яклары турында)

Көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренең бюджет урыннарына кабул итү кампаниясе тәмамланды, студентлар исемлеге язылган боерыклар уку йортларының сайтларына эленеп куелды, кичә генә үзенең рейтингын күзәтеп, борчылып утыручылар бүген инде җиңел сулый ала.

Студент булам дисәң... (БДИның уңай һәм тискәре яклары турында)

Көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренең бюджет урыннарына кабул итү кампаниясе тәмамланды, студентлар исемлеге язылган боерыклар уку йортларының сайтларына эленеп куелды, кичә генә үзенең рейтингын күзәтеп, борчылып утыручылар бүген инде җиңел сулый ала.

Алар белән бергә әти-әниләр дә шатланырга хаклы, алар да бу чор мәшәкатенең актив катнашучысы. «Күзләренә сөйкемле итеп күрсәт, аң-белем, зиһен бир», – дип дога кылган саен теләк теләгән әби-бабайны әйтеп тә торасы түгел! Бердәм дәүләт имтиханнарын бирә башлаганнан бирле, гел шул теләктә инде алар – әлеге сынаулар киләчәккә бер билет кебек бит, балларың нихәтле югары, укуыңны дәвам итү мөмкинлеге шулхәтле зуррак.

Бер сынауга – ике роль

БДИның тискәре яклары белән бергә, уңай ягы да юк түгел икән – укырга керү җиңелрәк. Безнең чордагы төсле мәктәптәге биш имтихан өстенә югары уку йортына килеп тагын өчне бирәсе һәм ябык ишекләр артында гына уза торган конкурс нәтиҗәсен көтеп аптырап йөрисе юк. Икенче яктан караганда, бер үк сынау үз өстенә ике җаваплы рольне алырга да тиеш түгел – мәктәпне дә тәмамлыйсың, шул ук вакытта югары уку йортына керү адымын да ясыйсың. Ә БДИ бирү өчен әзерләнгәннәрнең алга таба югары уку йортында укыйсы да бар әле, анда программа үзгәрмәгән. Хәер, кем әйтмешли, кызыл йомырканың көне кыйммәт, сүз бит әле укырга керү турында. Ә көн биргәнгә юнь бирер, ди, бөтен нәрсә теләктән тора, «аң-белем, зиһен» бир дип теләүчеләр исән-имин булсын. Шулай итеп, алда әйтелгәнчә, бөтен нәрсә БДИга бәйле. Әлеге сынауларны репетиторларсыз, махсус курсларсыз ерып чыгып булмый дигәннәре дөрес сүз түгел, берәү дә белемне ярып сала алмый. Видеодәресләр бар, үзлектән эшләү, күбрәк китаплар актаруның файдасы зур – югары уку йорты нәкъ шулай өйрәтә, анда репетиторлар юк, ә китаплар бар. Болай әзерләнгәндә, бары тик вакытны дөрес файдаланырга һәм нәтиҗәле эшләргә генә кирәк. Әлеге имтиханнарның тагын бер бөтенләй үк дөрес булмаган ягы – өченче мәҗбүри фән булып рус теле бара. Химик булырга телисеңме син, биологмы йә булмаса физик-математикмы, әмма рус телен барыбер бирергә кирәк. Югары уку йортына керергә теләүчеләрнең БДИ яки эчке имтихан баллары буенча рейтинг төзелә, билгеле ки, кемнеке күбрәк – шул югарырак баскычта. Ә менә конструктор булып, Марста йөри торган арба ясарга теләүче өчен иң кирәге нәрсә? Әлбәттә, физика белән математика. Ул һәр икесеннән бик югары баллар җыя алды ди, әмма Некрасов иҗатын бик үк белеп бетермәү нәтиҗәсендә йә булмаса грамматик хата җибәрүе аркасында, рус теленнән баллы азрак булды ди. Аның белән бергә документларын шул ук белгечлеккә китереп тапшырган икенче бер абитуриент физика-математикада уртакул гына, ә иншаны бик яхшы язып, 15-20 баллга узып китәргә мөмкин. Нәтиҗәдә, Марс арбасы ясарга теләүче, үтү балларын уза алмыйча, башка тарафка юнәлә. Ә бәлки ул татар телен бик яхшы беләдер йә булмаса чуваш, мари, мукшы, хакас, башкорт телләрен? Үзе бик яхшы белгән тел буенча БДИ бирү мөмкинлеге булганда, югары баллны җыя алачак бит ул, ә формула-тигезләмәләр бөтен телдә дә бер. Гомумән, гуманитар юнәлеш сайламаганда, ни өчен тел буенча имтихан төп рольне уйнарга тиеш? Мисал өчен, математикадан ике төр имтихан бар – база һәм профиль. Базаны бөтенесе бирә, әмма аның өчен баллар куелмый һәм керү конкурсына катышы юк. Техник юнәлешне сайлыйсың икән, анда профильне бирергә кирәк. Телләр буенча да шулай эшләп булмыймы? Бу – БДИның эшләнеп бетмәвенә мисал.

Уку йортын сайлау

Быелгы керү чоры инде тәмамланды, әмма мәктәп укучысы булганнарга алдан ук кайбер нәрсәләрне белеп, хәстәрен күрә тору комачау итмәс. Бик тиздән уку елы башлана, әлеге дә баягы БДИга әзерлек тотына, килеп терәлгәч кенә тегендә-монда ыргылмас өчен, ел башыннан ук юнәлешне сайлап алу һәм әзерләнә башлау мөһим. Кайберәүләр инде моны ике-өч ел элек башлый. Хәзер югары уку йортлары үзләре укучыларны җәлеп итәргә тырыша, мәктәпләрдә очрашулар уздырыла, максатчыл керергә теләүчеләр һәм мәшәкатьләрне бераз киметү өчен бу бик җайлы. Андый урыннар һәр уку йортында бар, әмма аларның саны чикле булу сәбәпле, аерым конкурс булырга мөмкин.
Ярый, имтиханнар бирелде, баллар җыелды, алга таба нишләргә? Һәр елны минималь балларның күләме билгеләнә. Быел ул рус теленнән – 36, математика (профиль) – 27, физика – 27, химия 36 иде. Әлеге минимумны узган һәркем югары уку йортына барып, документларын тапшыра ала, әмма кайбер уку йортлары аларны үзе билгели һәм ул гадәттә югарырак була. Һәрбер уку йортының сайты бар, шуны өйрәнеп чыгу кирәк.

Биредә нинди белгечлекләр, план буенча күпме урын һәм шуларның нихәтлесе бюджет өлешенә туры килгәнен күреп була. Боларны БДИ бирәсе фәннәрне сайлаганчы ук эшләү яхшы, төрле белгечлеккә төрле имтихан бирәсе. Сайтлардан узган ел үтү балларының күпме булганын да күрергә мөмкин. Әйтик, бер белгечлеккә 25 урын һәм исемлекнең иң соңгысында 150 балл икән – менә шул үтү баллы дип атала. Баллар тигез булган очракта, белгечлеккә карап аерым фәннән БДИ нәтиҗәләренең югарысына өстенлек бирелә. Мәсәлән, техник юнәлештә математика нәтиҗәләре беренче килә. Һәр икесенең баллары 150шәр, беренчесенең математика буенча баллы югары икән, өстенлек аңарда була. Ләкин үтү баллары киләсе елга да шулай булыр дип уйларга кирәкми, ул күрсәткеч ел саен үзгәрә. Аны, кабул итү кампаниясе тәмамланмыйча, берәү дә әйтә алмый.

Югары уку йортын сайлаганда, иң әүвәл аның дәүләт үрнәгендәге диплом бирүенә инанырга кирәк. Белгәннәр әйтүенчә, университет яхшы шәраб кебек – яше арткан саен, абруе зуррак. Шулай ук укытучылар составы белән танышу, практика узу оештырылуы, ир-егетләр өчен хәрби кафедраның булуы яки хәрби хезмәткә баруны кичектерү мөмкинлеге каралганын ачыклау, башка шәһәр-районнардан килүчеләргә тулай торак турында белешү мөһим. Сайтлардан тыш уку йортларының социаль челтәрләрдә төркемнәре бар, күп мәгълүматны шуннан да белеп була. Ләкин бу сайлану әлеге дә баягы БДИ балларына бәйле. 280-300 балл булганда, бер шикләнмичә илнең иң абруйлы югары уку йортына документларны юлларга була; 200-250 – популяр югары уку йортлары; 150-200 – уртача уку йортлары яки регионнардагы әйдәп баручылары; 150 баллдан азрак – популяр булмаган уку йортлары һәм киң таралмаган белгечлекләр.
Әмма бу кагыйдә кәгазьгә язылмаган, кайбер очракта бик югары балл белән дә абруйлы уку йортына керә алмаучылар бар, ә бик түбәнлеләргә бәхет елмаеп эләгеп китә алганнар да юк түгел. Кыскасы, бәхет эше. Шөкер, уку йортлары җитәрлек бездә, быел кабул итү кампаниясендә дәүләтнеке булган 483 һәм дәүләтнеке булмаган 116 югары уку йорты катнашкан. Бюджет урыннары инженер һәм педагог белгечлекләренә арткан, ә икътисад белән юристлар өчен кимегән. Әлеге белгечлекләр буенча укып чыгучыларның яртысы диярлек әлеге юнәлештә эшләми икән.

Керү хикмәтләре

БДИ баллары буенча югары уку йортына керү – комарлы уен кебек, рейтингны күзәтеп, вакытында мөмкинлекне чамалый белү һәм өлгерү кирәк. Кагыйдә буенча, биш югары уку йортына гариза бирергә һәм һәркайсында өчәр юнәлеш күрсәтергә мөмкин. Димәк, укырга керү мөмкинлеге 15 тапкыр арта. Ләкин аттестат бер генә, калган дүрт гариза белән аның күчермәсе генә бирелә. Ә күчермәләр конкурста катнашып, рейтинг исемлегендә күренсә дә, тәкъдим ителүчеләр арасына керми. Мисал өчен: гариза бирүче баллар буенча планда каралган 25 урынга эләгә, әмма аттестатның оригиналын китерми торып, аның кандидаты каралмый. Икенче төрле әйткәндә – бу автобуста урын броньлаган кебек, билет алмый торып, сезгә урын бирмиләр. Кемдер шулай икеләнеп йә булмаса озаграк уйланып йөргәндә, рейтинг буенча арттарак баручы кереп китәргә мөмкин, чөнки ул иртәрәк уянган һәм оригиналны илтеп тапшырган. Оригинал белән бергә тагын бер гариза языла, бусы – керергә рөхсәт бирү. Аттестатның оригиналы бирелгән булып, әлеге рөхсәт гаризасы язылмаса, ул кандидат шулай ук керә алмый кала.

Кабул итү ике өлештән тора – беренчесендә 80 процент кабул ителә, ягъни 25 урынның 20се тула. Калган биш урынга конкурс дәвам итә, берничә көн дәвамында (әлеге сроклар төрле уку йортында төрлечә булырга мөмкин) аларга рөхсәт гаризалары кабул ителә. Беренче дулкында кемдер 20нче урынга 160 балл белән керү бәхетенә ирешә, ә икенче дулкын белән керүчеләрнең баллары 200 яки аннан да күбрәк булырга мөмкин. Әмма кем өлгерми – шул соңга кала, һәркем үз көчен бәяли белергә тиеш. Читтән торып уку бүлегенә керүчеләр өчен документлар тапшыру бераз соңрак тәмамлана, ә тәртибе анда да нәкъ шулай.

Кабул ителергә тиешле урыннарга караганда гариза язучылар күп булган очракта, төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Рейтинг буенча сезгә хәтле 100дән артык кеше булырга мөмкин, әмма алда әйтелгәнчә, бары тик оригинал һәм рөхсәт бирүчеләр генә керү бәхетенә ирешә. Бер генә җиргә документлар тапшыручылар сирәк, нәкъ менә сез сайлаган белгечлекне алар бәлки запас вариант итеп кенә караганнардыр. Билгеләнгән срокларга хәтле баллар буенча 25 арасына эләккән очракта, шикләнмичә рөхсәт бирә аласыз, әгәр исемлектә сезгә хәтле гариза язучылар 25тән артып китсә – оригиналны башка уку йортына яки рөхсәтне бүтән белгечлеккә биреп өлгерергә кирәк. Шулай иткән очракта, студент булу бәхете һичшиксез елмаячак. Ә аннан соң инде «Күзләренә сөйкемле итеп күрсәт, аң-белем, зиһен бир» дип телисе генә кала.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading