16+

Су басуда кем гаепле: табигатьме, әллә МЧСмы?

Казанда 11 апрель иртәсендә шомлы хәбәр таралды. Салмачы бистәсен су баскан! Үз күзләребез белән күрер өчен табигый һәлакәт урынына ашыктык.

Су басуда кем гаепле: табигатьме, әллә МЧСмы?

Казанда 11 апрель иртәсендә шомлы хәбәр таралды. Салмачы бистәсен су баскан! Үз күзләребез белән күрер өчен табигый һәлакәт урынына ашыктык.

Салмачы башкаланың көнчыгыш тарафында урнашкан кечерәк бер авыл инде заманында. Кирпеч йортлар еллап түгел, айлап үрчи биредә. Тау башларында төзелгән коттеджлар "без кем дә, син кем" дигән сыман кукраеп утыра. Нокса елгасы үзәнлегенә салынган йортларның һәм корылмаларның гына эш яман- алар су басу ихтималы зонасында.

Апрель аеның беренче декадасы ахырында һава температурасының кинәт 17-18 градуска җылытуы Салмачы бистәсендә яшәүчеләрнең яки төзелеш эшләре алып баручыларның төн йокысын качырды. Тау битләрендәге һәм кырлардагы кар эреп, унберенче апрельгә каршы төндә Салмачы бистәсенең Камышлы урамын су баса.

- Унга якын йортның беренче катында су, подвалларында да су. Яңа төзелгән коттеджлар әле болар, кешеләр яшәми. Камышлы урамы белән Лиственная урамы чатындагы газбүлгеч корылманы күзәтчелеккә алдык, корылмага һәвеф янамый, шунлыктан газ бирү туктатылмады,- диде "Марс-газ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять вәкиле.

Камышлы урамының көньяк тарафындагы, ягъни су баскан өлешендәге коттеджларга керерлек түгел. Урамда очраган халыктан туктап-туктап хәл белештек.
- Салмачыны су баскан икән, дигән хәбәрне ишеткәч, монда ашыктым. Сигез ел элек көчле ташкын дамба өстеннән үк агып, Лиственная урамындагы йортларны да баскан иде. Абыйның өен дә басты ул елны. Борчылган идем, шөкер, куркыныч юк,-ди Айрат.
Нокса елгасы күпере янына җыелышкан ир-атлар әйтүенә караганда, шул сигез ел элеккеге су басу вакытында ташкын ярлардан чыгып, 300-400 метрга җәелгән, үзәнлектәге күп йортларны баскан.

- Камышлы урамы белән Лиственная урамы кисешкән чатта төзелгән җир күпернең торбасы кечкенә, суны үткәреп бетерә алмый. Камышлы урамының үзәнлек өлешендәге су биеклеге төнлә 60-70 сантиметр иде. Хәзер су кимеде, 30-40 сантиметр тирәсе. Безенең йорт Камышлы урамының төньяк ягында, андагы йортларның эченә су кермәде, ишегалдына гына җәелде,- ди Ренат.

Кешеләр үзләренең исемнәрен һәм фамилияләрен әйтергә теләмиләр. Аңлашыла инде, кемнең үзләрен су басканын белгертәсе килсен. Ренатның күршесендәге йорттагы хатын-кызга мөрәҗәгать иттек.
- Исемемне дә әйтмим, фикер дә әйтмим. "УАЗ" машиналары артына көймә тагып, арлы-бирле МЧС йөргән була әле монда, җитмәсә,- дип, бармагында джип ачкычын әйләндерә-әйләндерә фырт кына китеп барды ул ханым.

МЧС хезмәткәрләрен ялкаулыкта гаепләп булмый. Салмачы белән Вишневка бистәләре арасындагы күпер авызын, Камышлы урамы очындагы тагын бер күпер торбаларын чүп-чардан арындырганнар. Нокса елгасы ярларындагы куаклыклар тулысынча кырып чыгылмаган, бу кимчелекне яшереп калып булмый, әлбәттә. Йортны белә торып, су басу ихтималы зонасына төзү шулай ук ахмак гамәл инде. Кайберәүләр йортын яр буена балчык түшәп төзегән яки төзергә әзерләнә. Нәтиҗәдә, күрше кишәрлекләрдәге йортларга су басу куркынычы туа. Салмачы бистәсе "Генераль план" дигән документның нәрсә икәнлеген, гомүмән дә, белми ахырысы, дигән тәэсир калды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading