Шәһри Казан

Супер әни

Бәлки пафослы да яңгырар, әмма ныклы гаиләләр – дәүләтнең, җәмгыятьнең ныклы таянычы, терәге. Баланың әйләнә-тирәне танып белүе, нинди кеше булып үсүе дә гаиләдәге тәрбиядән башлана. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дип юкка гына әйтмәгәннәрдер.

Шундый үрнәк гаиләләрнең берсе – Яшел Үзән районы Норлат авылында яши. Миңнуллина-Латыйповлар гаиләсе бүген 16 бала тәрбияли. Рәйсә апа, Наил абый ятим балаларга да әти-әни назы, елмаю бүләк иткән. 

– Эшемнән бала ташыйм, – ди уенын чынын бергә кушып Рәйсә апа. Ул балалар йортында эшли. Аны анда барысы да яратып «большая мамочка», «супер әни» дип йөртәләр. Күп балалы булганга гына түгел, олы йөрәкле, киң күңелле булганга, барысы да ярата, хөрмәт итә аны. 

– Балалар йортындагы бар баланы да өемә алып кайтыр идем дә, булмый. Кайбер балалар белән якыннан аралаша башлагач, алар ялларга, бәйрәмнәргә безнең өйгә кайта башладылар. Кунып та калалар иде. Кыскасы, ирем Наил: «Бу балаларны ник болай азаплап йөртәбез соң, әйдә, гаиләбезгә алабыз», – дигәч, тәвәкәлләдек, – ди әңгәмәдәшем. 

Реклама

Рәйсә апаның сөйләгәннәрен тыңласаң, һәр вакыйга үзе бер китап язарлык. Әнисе Гөлчирә апаның балачагы турындагы истәлекләре генә дә ни тора. «Әни бик яшьли ятим калган, дәү әни вафат булганнан соң, ул үги әнисе белән үскән. Ә үги әни бик кырыс буган. Әни гел искә алып сөйли иде, берсендә, мәктәптән кайткач, 7 яшьлек Гөлчирәне өйгә кертмәгән ул. Шуннан әни, өйдән өйгә йөреп, хәер сораша башлый. Теләнче кыз кемгәдер булышчы, бала караучы булып яллана. Казанга кадәр барып җитә. Анда аны бер гаилә җиденче бала итеп үзенә сыендыра. Паспорт алгач, Гөлчирә торф чыгаручылар бригадасында ашарга пешерүче булып эшкә урнаша. Шунда көчле янгын чыгып, тәне пешә. Яшәмәс инде дип, аны туган авылына озаталар. Шөкер, әнием исән-сау, кияүгә дә чыккан, биш бала тәрбияләп үстергән. Үги әнисен дә тәрбияләгән әле, кадерләп, соңгы юлга да озаткан», – дип сөйли Рәйсә апа. Ике кызы – Миләүшәсе белән Миленасы янына ятимнәр йортыннан сабый алырга теләвен белдергәч тә, әнисе беренче булып ризалыгын бирә. Үзе дә ятимлектә үскәнгә, гомер буе балалар йортында тәрбияләнүчеләрне кызгана торган булган Гөлчирә апа. «Ятим балаларны тәрбияләү – зур савап», – ди.

Миңнулинна-Латыйповлар гаиләсе һәрчак бергә, табигать кочагына, сәяхәткә дә күмәкләшеп чыгалар алар. Авырлыкларны да бергә күтәрәләр. Шатлыкларны да бергә бүлешәләр. Балаларны үстергәндә төрле хәлләр була. Үсмерлек чоры белән дә очрашырга туры килә. Рәйсә апа проблемалар хакында сөйләргә яратмый. «Бер балам озак елмая алмады. Өч ай елмаерга өйрәттек аны. Балалар йортында һәр баланың язмышы үзенчәлекле, аянычлы. Балаларны хезмәт, уен белән тәрбиялибез, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса уртага салып сөйләшәбез, каршылыклар килеп чыкканда, сүзне мәзәккә борабыз», – ди Рәйсә апа. Гаилә бакча тулы җиләк,борчак үстерә, тавык-чебеш асрый. Егермеләп велосипедлары гына бар. 

Рәйсә апаны авылда да бик яраталар. Гади, ихлас, ярдәчел ул. Бик талантлы.Төрле конкурсларда катнашып җиңүләр яулый. Аны районда гына түгел, республикада да беләләр. Тиздән чит илгә дә танылачаклар әле алар. 

Шушы көннәрдә Бельгиядән килгән журналистлар төркеме бу гаилә турында кино төшерә башлаган. Режиссер Пьер Пирард төрле милләт кешеләренең бер авылда тату яшәүләре турында мәгълүмат җыя, бу хакта документаль фильм әзерли икән. Аларны Миңнулинна-Латыйповлар гаиләсе кызыксындырган. Атна дәвамында алар күршедәге Татар Исламы авылында урнашкан Касыйм чишмәсенә барганнар, Норлаттагы мараллар фермасын караганнар, Зөя утрау-шәһәрчегендә булганнар. Гаилә көндәлек шөгыльләрен күрсәткән. «Ак калфак» оешмасының авылдагы бүлеге җитәкчесе Роза Яһудина чит ил кунакларын авылның истәлекле урыннары белән таныштырган.Бу олы йөрәкле гаилә аша авылны таныту мөмкинлегенә Норлат халкы тагын бер кат сөенде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: