Карлы, буранлы, чын матур кыш быел. Элек бил тиңентен карга да гаҗәпләнми идек, хәзер гадәттәгедән азрак күбрәк яуса, аномаль булып тоела.
Скопировать ссылку
Карлы, буранлы, чын матур кыш быел. Элек бил тиңентен карга да гаҗәпләнми идек, хәзер гадәттәгедән азрак күбрәк яуса, аномаль булып тоела.
Ә бу юлы чынлап та гаҗәпләнерлек, республика тарихында беренче тапкыр шундый күп явым-төшем күзәтелгән, ди синоптиклар. Бер тәүлектә айлык норма кар яуган.
Бозлы яңгыр, көчле җил аркасында республикада 50 авылда ут чыбыкларына зыян килгән иде, нәтиҗәдә сигез меңнән артык кеше вакытлыча утсыз торды. Шәһәрара автобус маршрутлары хәрәкәтенә дә чикләүләр кертелде, ике боз кичүе ябылды, аэропортларда рейслар тоткарланды. Трассада бөкеләр, юлда машиналар батып калды. Метро тукталышларында су буе чират иде. Кайбер районнарда мәктәпләрдә укулар булмады, Казанда да шәһәр Мәгариф идарәсе балаларга мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына бармаска рөхсәт итте.
Татарстан Президенты карары белән инде якшәмбе көнне үк барлык идарә органнары югары дәрәҗәдә әзерлек режимына күчерелделәр. Юлларда ярдәм күрсәтү өчен махсус штаб булдырылды. Имгәнү очракларын булдырмас өчен коммуналь хуҗалык эшчеләре бина түбәләрендәге карларны төшерәләр, боз сөңгеләрен алалар, ул-бу була калса 144 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы, 33 ЮХИДИ экипажы әзер. Ягулык белән тәэмин итә торган күчмә бензин салу пунктлары да бар. Олы юл трассаларында гадәттәгедән тыш хәл килеп туганда 12698 кеше сыйдырышлы 163 стационар җылыну пункты оешкан.
Казан шәһәре мэриясенең эшлекле дүшәмбесендә Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия карары белән “Буран” планы игълан ителде. Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, шәһәрнең тышкы төзелеше комитеты рәисе Игорь Куляжев әйтүенчә, подрядчы оешмаларның булган бар кар көрәү техникасы төнлә эшкә чыккан. Төп максат – юлларны кар көртләреннән арындыру һәм бозлавык булдырмау. Төп автомагистральләрне бик тиз чистарталар, федераль, төбәкара юлларда 700дән артык кар чистарту техникасы эшли. Ишегаллары, бистәләрдәге карны көрәү өчен өстәмә техника җәлеп итәчәкләр. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да Мәскәүдән соң безгә килеп җиткән буран аркасында гадәттән тыш хәл туса да, шәһәр урамнарын кичке сәгать тугызка кадәр рәткә китерергә, “кар белән чын көрәш башларга” кушкан.
Феликс Гоголь, Татарстан гидрометеорология үзәгенең җитәкчесе:
Комментарийлар