16+

Тагын карабодай «кайгысы»: бәясе артачак

Карабодай кыйммәтләнә, ди. Кайбер кибетләрдә, имеш, киштәләр инде бушап калган. Кайберләрендә бу ярма күптән юк ди, чөнки килеп җитә алмый.

Тагын карабодай «кайгысы»: бәясе артачак

Карабодай кыйммәтләнә, ди. Кайбер кибетләрдә, имеш, киштәләр инде бушап калган. Кайберләрендә бу ярма күптән юк ди, чөнки килеп җитә алмый.

Россиядә карабодай белән тәэмин итүчеләр аның бәясен 20-50 процентка кадәр арттырырга ниятли, дип яза Газета ру. Бәя күтәрүнең төп сәбәбе – быел карабодай уңышы начар булуда. Икенче сәбәп – аны игү мәйданнары кимүдә. Быел карабодайны 807 мең гектар мәйданда үстергәннәр. Аннан алдагы ел белән чагыштырганда, мәйданы 238 мең гектарга азрак. 2017 елда 1,7 млн гектар җирдә карабодай игелгән, 2018 елда мәйдан 1 млн гектардан аз гына күбрәк булган. Аграр базар конъюнктурасы институты мәгълүматларына караганда, 2003 елдан бирле карабодайны быелгы кебек шулай аз үстергән булмаганнар.

Росстат мәгълүматларына караганда, ел башыннан карабодайга бәя 7,6 процентка арткан. Әле тагын да күтәреләчәк. Моны «Руспродсоюз» сату товарлары җитештерүчеләр һәм тәүмин итүчеләр ассоциациясендә дә раслаганнар.

Моннан берничә ел элек карабодайның килограммы ике тапкырга ким булган. 2017 елда бер килограммы 24 сум торган. Ә быелның октябрендә карабодай белән тәэмин итүчеләр 1 килограммын 45 сумга тәкъдим итә.
Бәяләр чынлап та күтәрелерме? Бу сорауны без Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына юлладык. Ведомствоның матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, карабодай быел 28,6 мең тонна җыеп алынган. Бу узган ел тирәсендә. Татарстанда халык елына 15 мең тонна карабодай куллана. 2020 елда бу культураны игү мәйданнарын киметергә уйламыйлар. “Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә ярмага ажиотаж күзәтелмәгән. Алты ярминкәдә барысы 33 тонна карабодай сатылган. Аны килограммын 30 сумнан саталар. Алдагы ярминкәләрдә бәясен арттырырга җыенмыйлар. Булган запас бәяне шул ук күләмдә калдырырга мөмкинлек бирә”, – диелгән иде министрлыктан алынган мәгълүматта.

Язманы әзерләү барышында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы да карабодай базарында бәяләр торышы тотрыклы хәлдә дигән белдерү ясады.
Әлеге культура илнең 49 субъектында игелә. Быел аның уңышы 750 мең тонна булыр дип көтелә. Бу башка еллар белән чагыштырганда уртача күрсәткеч санала, ди. 2017 елда карабодай уңышы рекордлы санга җиткән. Аны авыл эшчәннәре 1,5 млн тонна күләмендә җыеп алган. Шуңа да 2018 елда уртача бәясе дүрт тапкырга кимегән булган. 2017 елның гыйнварында бер килограмм карабодайның максималь бәясе 25,9 сумга җиткән. Быелның сентябрендә исә күпләп сату бәясе азрак кына үсеп алган. Росстат мәгълүматларына караганда, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре куйган уртача бәясе 13,6 сум. Бу алдагы еллардагы бәя дәрәҗәсенә җиткән дигән сүз. Бу исә карабодай базарында бәяләр торышы тотрыклы хәлдә дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

Экспертлар да тынычландырырга ашыга, дип яза kp.ru. Карабодай уңышы соңгы биш елның күрсәткече күләмендә һәм ул ил өчен җитәргә тиеш. Карабодай икмәгән мәйданнар да буш калмаган, аларга дөге белән тары чәчкәннәр. Димәк, ач калмаячакбыз. Тары сәламәтлек өчен файдалы тагын бер ярма бит ул.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading