16+

ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараны Рөстәм Миңнеханов ача

Бүген 16.00 сәгатьтә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә бүген ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара ачыла.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараны Рөстәм Миңнеханов ача

Бүген 16.00 сәгатьтә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә бүген ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара ачыла.

Ул әзлеге үзәктәге Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узачак.

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан Дәүләт симфоник оркестры, Татарстан Дәүләт камера хоры  бәйрәмне бизәячәк. Әлеге коллективлар белән бергә Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Марсель Вәгыйзов, Чулпан Йосыпова, Артур Исламов, Айдар Сөләйманов,  Эльмира Кәлимуллина һәм башка танылган йолдызлар чыгш ясар дип көтелә. Тантанада «Мизгел» бию театры, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләредә катнашачак.

Бәйрәм булгач, кунакларсыз да булмый. Танылган йолдызлар - Алсу Сафина, Зөлфия Камалова, Альбина Шаһиморатова, Әхмәд Агади, Альберт Әсәдуллин, Ренат Ибраһимов чыгыш ясаячак. Кичәне театр һәм кино актеры, телевизион тапшырулар алып баручы Сергей Шәкүров алып бара.

Фото: Татар-информ/Рамиль Гали

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading