16+

Татар космонавты әлегә билгесезлектә

Татарстаннан 2010 елдан башлап, Россия Президенты полкында 261 егет хәрби хезмәт узган инде. Нарат кебек төз, имән кебек нык баһадирлар болар.

Татар космонавты әлегә билгесезлектә

Татарстаннан 2010 елдан башлап, Россия Президенты полкында 261 егет хәрби хезмәт узган инде. Нарат кебек төз, имән кебек нык баһадирлар болар.

Гаҗәп, шундый лаеклы егетләр үстереп тә, татарлар арасыннан, һич булмаса, татарстанлылар арасыннан космонавтлар отрядында бер кеше юк. 
– Космонавт булыр өчен бала чактан ук хыялланырга, моңа омтылырга кирәк. Краснодар авиация училищесына укырга керәсең, аны тәмамлагач, очучы булып эшлисең. Очучы осталыгына ирешсәң, белмәссең, космонавтлар отрядына да эләгү ихтималы бар, –диде Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин.
Министрлар Кабинетында узган брифингта төп тема, әлбәттә, армиягә язгы чакырылыш турында иде. Татарстанда 1 апрельдән 15 июльгә кадәр 18 мең ир-егет медицина комиссиясе уза, шулардан 3300 кеше хәрби частьларга җибәрелә.

Чакырылыштагы хәрби хезмәт срогы – 1 ел.

– Якташларыбызның күбесе һава-десант гаскәрләренә барырга омтыла. Флот һәм диңгез пехотасы да популяр, – диде генерал-майор Сергей Погодин.
Армиягә беренче чиратта югары уку йортларын тәмамлаган, урта һөнәри белем алган ир-егетләр озатыла. Хәрби-хисап белгечлекләренә уку да файдалы, мәсәлән, язгы яктагы чакырылыштан 700 егет шофер булып хезмәт итәргә китә.

Хәрби частьларга озату хәбәре алынгач, егетләр Казандагы «Патриот» җыелу үзәгендә үк гаскәр төрләре киемнәренә киендерелә. Һәркайсына банк картасы бирелә, әлеге картага ай саен 2 мең сум (ятимнәргә 3 мең сум) акча салына. Сергей Погодин әйткәнчә, солдат яки матросның банк картасына ата-анасы һәм туганнары да акча күчерә ала. Армиягә чакырылыштагы хәрби хезмәткә китүчеләргә шулай ук шәхси гигиена тупланмасы һәм ташламалы SIM-карта бүләк ителә.
– Муниципаль берәмлекләр 53 хәрби часть белән шефлык элемтәләрендә тора. Республикадан делегация хәрби частьларга бара. Анда «Татар ашлары көне» бәйрәме оештырыла, концерт куела. Бәйрәмдә төрле милләтләрне берләштергән бөтен часть катнаша, бик тәэсирле һәм күңелле чара була ул, – дип әйтеп үтте хәрби комиссар Сергей Погодин.

Татарстаннан ел саен 800-1000 кеше, үзе теләп, армиягә контракт хезмәтенә языла икән.

– Россия Кораллы Көчләренең 60 процентын контракт буенча хәрби хезмәт узучылар тәшкил итә, чөнки күп яктан отышлы, – диде генерал-майор Сергей Погодин. – Торак ярдәме, пенсия, отпуск, сәламәтлекне һәм гомерне иминиятләштерү каралган. Контракт башта 3 елга төзелә. Контракт буенча хезмәтне 3 елдан соң да дәвам итсәң, хәрби ипотека бирелә, 6 елда шәхси фатирыңа ия буласың. Хәрби хезмәтне контракт буенча узучылар 20-75 мең сум хезмәт хакы ала.
– Татарстаннан армиядә хәрби хезмәт узучыларның хәлләрен белешеп торабыз. Берәр күңелсез факт теркәлсә, шунда ук хәбәр бирелсен, – дип искәртте Казан гарнизоны хәрби прокуроры Андрей Сысолятин.

Куен дәфтәренә
Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының «кайнар элемтә» телефоны: 8 (843) 221-60-06.
Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасының «кайнар элемтә» телефоны: 8 (843) 264-23-51.
Әлеге телефоннар аша атнаның эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә хәбәрләшергә була.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading