16+

«Татар рухы һәм каләм» конкурсына йомгак ясалды: «Шәһри Казан» газетасы – җиңүче!

Бүген "Татар рухы һәм каләм" VI Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең йомгаклау тантанасы булды.

«Татар рухы һәм каләм» конкурсына йомгак ясалды: «Шәһри Казан» газетасы – җиңүче!

Бүген "Татар рухы һәм каләм" VI Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең йомгаклау тантанасы булды.

Иң яхшы эшләрне Казан шәһәренең "Дворяннар оясы" ресторанында игълан иттеләр. Җиңүчеләр арасында "Шәһри Казан" газетасы журналисты Алисә Сабирова да бар.

"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Бөтенроссия татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылган бәйгегә быел Россиянең төрле төбәкләреннән 83 иҗат эше тәкъдим ителгән.

- Милли рухсыз халыкны күз алдына да китереп, ә каләмнән башка милли рухны дөньяга, кешеләр күңеленә иңдереп булмый. Бәйгедә республика журналистлары гына түгел, ә Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче каләм ияләренең катнашуы да куандыра. Бу инде татар халкының зур, аның бөтенроссиягә таралып үзенең киләчәк тарихы турында кайгыртуын күрсәтә, - диде Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, язучы Рәзил Вәлиев.

Конкурсантларның эшләре Бөтенроссия татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров рәислегендәге жюри - Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев, "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, "Безнең гәҗит" газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, "ТНВ-Планета" каналының "Татарлар" тапшыруы мөхәрире Ләйсәнә Садретдинова, "Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, Бөтенроссия татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи тарафыннан бәяләнде.

- Журналист шактый катлаулы һөнәр. Нинди генә чара узмасын, нинди генә сәясәт уздырылмасын, журналистларның каләмендә ул үзенчә яңгырый. Кемдер аны тарих күзлегеннән, кемдер бүгенге сәясәт белән бәйләп карый. Проблемага төрле яктан карый алу журналистның төп осталыгы, өлгергәнлеге турында сөйли. Каләм ияләренең төп миссиясе ул - иленең, үз халкының чынбарлыгын яктырту, - диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.

"Татар рухы һәм каләм" бәйгесе җиңүчеләре

"Милли яшәеш" номинациясе
Линар Закиров, "Татарстан" журналы, Казан шәһәре;
Рүзәл Мөхәммәтшин, «Безнең мирас" журналы, Казан шәһәре;
Алисә Сабирова, "Шәһри Казан" газетасы, Казан шәһәре;
Римма Өметбаева, "Тобольское время" телерадиокомпаниясе, Төмән өлкәсе, Тубыл шәһәре.


"Туган як ядкарләре" номинациясе
Рәүф Ваһапов, "Нижгар татарлары" журналы, Түбән Новгород шәһәре;
Рамис Сафин, Ульяновск шәһәре.


"Балачак мизгелләре" номинациясе
"Салават күпере" журналы, Казан шәһәре;
Ләйсән Газизова, "Актаныш авазы" телевидениесе, Актаныш районы.


"Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктырту" номинациясе
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, Казан шәһәре;
«Ватаным Татарстан» газетасы, Казан шәһәре.


Махсус бүләкләр
"Нурлы Казан" номинациясендә - Искәндәр Садретдинов, "ТНВ" телерадиокомпаниясе, Казан шәһәре;
"Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы эшчәнлеген иң яхшы яктыртучы - Шәмсия Хәлимова, "Дуслык" газетасы, Киров өлкәсе;
Татар авыллары тормышын, көнкүрешен, яшәешен иң яхшы яктыртучы - Фәридә Филатова, "Әтнә таңы" газетасы, Әтнә районы;


Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре
Айдар Гыймадиев, «Сабантуй» журналы, Казан шәһәре;
Фәнзилә Салихова, "Моя Удмуртия" телеканалы, Удмуртия Республикасы, Ижау шәһәре;
Наил Таһиров, Казан шәһәре;
Мөслимә Шәфыйк, Казан шәһәре;
«Гаилә һәм мәктәп» журналы, Казан шәһәре;
«Татарстан» радиосы, Казан шәһәре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading