16+

«Татарстан авария хәлендәге торакларның нәрсә икәнлеген онытырга тиеш»

«Татарстан авария хәлендәге торакларның нәрсә икәнлеген онытырга тиеш»

Чистайда авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр яңа торакларга күченделәр. Бу чарада Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондының күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт Торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин да катнашты. Сергей Степашин авария хәлендәге тораклардан күчерү прораммасын уникаль дип атады.
- Мондый программа Советлар Союзында, Россиядә дә беркайчан да булмады. Дәүләтнең моңа алынуы бик мөһим. Яңа фатир ачкычларын бүген алучылар, аңа кадәр торакларга күченүчеләр дә моңа лаеклы. Бараклардагы яшәү шартлары турында ишетеп кенә түгел, үзем күргәннәрдән чыгып та беләм, - диде чыгышында Сергей Степашин.

Чистайда Федераль программа буенча төзелгән йорттан 244 кешегә фатир ачкычлары тапшырылды. Июль аена бараклар урыны төзекләндерелеп бетәргә тиеш. Әгәр эш кирәгенчә башкарылмаса, Сергей Степашин үзенә шалтыратырга кушты. Бу мәсьәләне тикшереп барачагын да искәртте.

Аның әйтүенчә, 5 май көнне Федерация Советы утырышында авария хәлендәге тораклардан күчерү программасын озайтырлар, мөгаен. Чөнки, җимерек йортлар саны кимеми. Сентябрьгә 1 миллион кеше бараклардан күченер дип фаразлана. Ә менә Татарстанда программаны көзгә үк төгәлләргә ниятлиләр. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та искәрткән иде. 11 мартта Министрлар Кабинетында узган утырышта ул:

Программаны тагын ике елга озайту берни бирми. Безнең графиклар билгеләнгән. Барлык юридик процедураны узарга кирәк. Ходай өчен, әйдәгез бу эшне ахырына җиткерик. Барлык карарларны кабул итеп, бу теманы ябыйк, - дигән иде.

Сергей Степашин да Татарстан авария хәлендәге торакларның нәрсә икәнен онытырга тиеш, дип белдерә.

Татарстанда төзелеш буенча 36 дәүләт программасы эшләп килә. Тиздән тузган сырхауханәләрне ремонтларга тотыначаклар.

Татарстанда 2017 елның 1 сентябренә 749 кешене җимерек йортлардан күчерергә җыеналар. Бу максатларда республикада 65 йорт төзелеп килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading