Шәһри Казан

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлавы

1993 елның 12 декабрендә тарихи күтәрелеш чорында күпмилләтле Ватаныбыз Төп законга ия булды.

- Россия Федерациясе Конституциясе Кешене, аның хокукларын һәм ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте.

Реклама

Соңгы елларда илебез һәм республикабыз иҗтимагый-сәяси үсештә шактый уңышларга иреште. Мөһим икътисадый һәм социаль программаларны тормышка ашыра торган ышанычлы хокукый үзәк барлыкка килде. Җәмгыятьнең барлык өлкәләрендә инновацион технологияләр файдаланыла, гражданнарның интеллектуаль, фәнни һәм иҗади потенциалын гамәлгә ашыру, милләтара тынычлыкны һәм конфессияләр арасындагы татулыкны, халыклар дуслыгын ныгыту өчен шартлар тудырыла. Күпмилләтле илебезнең хәзергесе һәм киләчәге өчен шәхси җаваплылык тоеп, Россия Конституциясе нормаларын һәркем белергә, ихтирам итәргә һәм һичшиксез үтәргә тиеш. Хокукый культурабызны арттырып, хакимият структураларының һәм җәмәгать оешмаларының тырышлыкларын берләштереп, без илебезнең һәр гражданына лаеклы һәм имин тормыш тәэмин итә алабыз. Төп закон буенча яшәргә өйрәнеп, без Ватаныбыз алдында торган максатларга ирешүдә теләсә нинди сынауны да лаеклы җиңә алырбыз, - ди Фәрит Мөхәммәтшин котлавында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: